Главные новости Санкт-Петербурга
Санкт-Петербург
Декабрь
2025

«Әтисе баланы кабул итмәгән»: Әни кеше яңа туган баласын батырып үтергән

0

Санкт-Петербургта 36 яшьлек хатын-кыз яңа туган улын суда батырып үтергән. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Рен-ТВ».

Фаҗига 8 декабрьдә көндез булган. Хатын-кыз яңа туган улын сулы тазга салган һәм батырып үтергән.

Сабыйга 16 көн булган. Баланы үтергәннән соң, хатын-кыз үзе полициягә шалтыратып хәбәр иткән. Баланы әтисе кабул итмәгән булган.

Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург шәһәре буенча тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. Район прокуратурасы җинаять эшен тикшерү барышын контрольгә алган.

Хатын-кызны кулга алганнар. Ул кечкенә баланы үтерүдә гаепләнә. Судта аңа карата чикләү чарасы сайлау мәсьәләсе хәл ителә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *