Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Сургута
Сургут
Март
2024

«Крокус»та фаҗига сәбәпле ярыш булмагач, өйгә кайтып киткән әни белән кыз авариядә үлгән

0
«Крокус»та фаҗига сәбәпле ярыш булмагач, өйгә кайтып киткән әни белән кыз авариядә үлгән

26 мартта Когалым шәһәрендә 9 яшьлек Сафи белән аның матур әнисе Эльвина Юсупованы соңгы юлга озатканнар. Алар Сургут-Когалым юлында авариядә үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Эльвина кызы белән чирлидинг буенча ярышка Петербургка 21 мартта килә, ярыш 23 мартта булырга тиеш. Ләкин «Крокус»та теракт сәбәпле, аларның ярышы булмый. Спортчылар өйләренә кайтып китә. Сургутка очып кайткач, гаилә автомобильгә утырып китә, тик өйләренә кайтып җитә алмыйлар.

Бу гаилә белгән бар кеше дә аларны яхшы яктан гына искә ала. Кыз талантлы спортчы, йолдызчык була. Әнисе аны бик ярата, бөтен гомерен аңа багышлый.

Сафи шөгыльләнә торган төркемдә гаиләгә ярдәм җыялар. Туганнары әни белән кызны туган якка – Уфага алып кайтып җирләргә җыена.

«Эльвина бик яхшы әниләрнең берсе иде, Сафиның бәйрәмнәрен калдырмады. Эльвина Сафи белән сулый иде. Хәзер алар мәңге бергә булачак, гүзәл әни белән кыз», – ди танышлары Гөлназ.

ХМАО-ЮГРА буенча Эчке эшләр министрлыгы видеосы

Юл һәлакәте иртәнге алтылар тирәсендә була. «Нива Шевроле» йөртүчесе руль артында йокыга китә һәм каршы як полосага чыга. Машина рейс автобусына бәрелә. Җиңел машинадагы кешеләр барысы да һәлак була. «Нива» белән гаиләнең 53 яшьлек танышы Александр идарә иткән.

«Авариядә «Нива» йөртүчесе – 1971 елда туган ир-ат, 1993 елда туган пассажир хатын-кыз, 2015 елда туган бала урында ук үлде», – дигәннәр Югра ЮХИДИда.

Автобус йөртүчесе, аның 9 пассажиры да зыян күрә. Аларны Сургут хастаханәсенә илтәләр. «Газель» йөртүче 51 яшьлек ир-ат та авыр хәлдә.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *