Эт караватта йоклап яткан сабыйны талап үтергән
Томск өлкәсенең Северск шәһәрендә 10 март төнендә такса токымлы эт яңа туган кызны талап үтергән. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә хәбәр итәләр, дип яза «ren.tv» сайты.
«Такса караватта йоклап яткан 2025 елгы кечкенә кызга ташланган. Соңыннан баланың үле гәүдәсен әнисе тапкан», – дип ачыклык кертәләр ведомствода.
«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаҗиганың барлык шартларын ачыклый.