Главные новости Тулы
Тула
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Равил хәзрәт Зөфәров: «Хәмерле экскурсия мәсьәләсен күтәргән өчен «Интертат»ка рәхмәт»

0

«Интертат» электрон газетасында «Башта мәчет, аннары... Туристларга «татар кунакчыллыгын» аракылы экскурсиядә күрсәтәләр» дигән мәкалә чыккан иде. Экскурсияләр тәкъдим ителгән сайтларның берсендә Мәрҗани мәчете төшерелгән фото белән «Иске татар бистәсендә исерткеч эчемлекләр белән дегустация» экскурсиясенә тап булуыбыз турында язган идек.

  • Башта мәчет, аннары... Туристларга «татар кунакчыллыгын» аракылы экскурсиядә күрсәтәләр

«Ислам дине», «татар сәүдәгәрләре», «татар кунакчыллыгы» кебек төшенчәләр белән беррәттән экскурсиядә исерткеч эчемлекләрне дә татып карау тәкъдим ителә. Акка кара белән «татар алкоголь эчемлекләре» дип язылган иде.

Матбугатта язганнан соң, экскурсиянең исеме үзгәрде: «татар алкогольле эчемлекләре» – «Татарстан алкогольле эчемлекләре»нә үзгәрде. Әмма сайтта Мәрҗани мәчете фотосы белән беррәттән аракы фотолары калган, ягъни Иске татар бистәсендә экскурсия уздыргач, программада исерткеч эчемлекләр белән дегустация дә бар.

  • «Интертат» язганнан соң, Татар бистәсендәге хәмерле экскурсиянең исеме үзгәрде

Татар җәмәгатьчелеге мондый эчтәлектәге экскурсиягә ничек карый, исерткеч эчемлек белән «Иске татар бистәсе» төшенчәләрен бәйләп буламы? Мондый экскурсия тәкъдим итсәләр программаны үзгәртерләр идеме? Шушы сорауларны юллап, сораштыру үткәрдек.

«Туристларга милләтебезнең күркәм традицияләрен күрсәткәндә аларны исерткеч эчемлекләр белән сыйлау – урынсыз да, кызганыч та, оят та»

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров ислам динендә хәмер эчү һәм харам ашауның гөнаһ икәнлеген искә төшерде.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

– Сезнең редакциягә бу мәсьәләне күтәреп чыкканыгыз өчен, ихлас ниятләрегез өчен зур рәхмәт. Хәзрәт буларак, әлбәттә, мин хәмер эчүгә һәм эчертүгә каршы. Исламда хәмер эчү һәм харам ашауның гөнаһ икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Бу – ачыш түгел. Татар мәдәнияте ислам дине белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә, туристларга милләтебезнең күркәм традицияләрен күрсәткәндә аларны исерткеч эчемлекләр белән сыйлау – урынсыз да, кызганыч та, оят та. Киресенчә, Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстанны ислам үзәге итеп танытты һәм республикада хәләл яшәү рәвешен концепциясен үстерергә чакыра. Без Диния нәзарәтендә шуның өстендә эшлибез, – диде хәзрәт.

«Бүген татар халкында хәмергә тискәре караш өстенлек итә, һәм моны асылга кайту дип кабул итәргә кирәк»

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Татарстандагы җирле оешмалар буенча урынбасары Ирек Шәрипов әлеге экскурсияне башка төбәкләрдән килгән туристларны «кызыксындыру» максатыннан эшләнгән урынсыз гамәл дип саный.

Фото: © «Татар-информ»

– Төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре белән якыннан таныш булырга туры килде: 20 елдан артык Удмуртиядә яшәлде, дистә елдан артык «Дуслык йорты»нда хезмәт куелды. Чыннан да, күп кенә халыкларның милли эчемлекләре бар, ул эчемлекләр аларның тормыш-көнкүрешендә, мәдәниятендә аерым урын да алып тора.

Кавказ халыклары өстәлендә – шәраб, күршеләребез удмурт-марида көмешкә булуы – табигый хәл. Алар бу эчемлекләрне әзерли дә беләләр, аларда аның куллану тәртибе дә бар. Әмма татарда түгел. Әйе, совет чорында «җәмгыятьтә спиртлы эчемлекләр куллану – табигый хәл» дигән стереотип киң таралган иде. Соңыннан, илебездә дини һәм милли үзаң мәсьәләләрендә асылга кайту башлангач, хәлләр үзгәрде.

Бүген татар халкында хәмергә тискәре караш өстенлек итә, һәм моны асылга кайту дип кабул итәргә кирәк. Менә үткән шимбәдә Казанда «Итил» дип исемләнгән этномәдәни фестиваль булды. Горький паркында меңләгән кеше концерт карап, күңел ачып йөрде. Ник бер эчкән кеше булсын! 20 ел элек исә аның күпчелеге «салган» булыр иде. Без бу үзгәрешләрне күреп, шатланып кайттык.

Татар бистәсендә хәмерле экскурсия уздыруны рекламалауга килгәндә, бу, күрәсең, башка төбәкләрдән килгән туристларны «кызыксындыру» максатыннан эшләнгән урынсыз гамәл, дип кабул итәм. Әлеге дә баягы стереотип – имеш, хәмерсез ял итеп булмый. Безгә бу урында үзебезнең асыл гадәтләребезне алга чыгарырга кирәк – татарлар хәмерсез күңел ача. Сезнең бу сорауны киң җәмәгатьчелек алдында шулай күтәреп чыгуыгыз моңа тагын бер өлеш булыр, – диде ул.

«Татар мәдәнияте – аракы белән бәйләнгән мәдәният түгел»

Экскурсоводлар гильдиясе әгъзасы, 2012 елдан эшләүче экскурсовод Гүзәл Гыйматдинова мондый экскурсиянең программасын үзгәртергә кирәк дип саный.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

– Сез бик кирәкле теманы күтәргәнсез. Мондый экскурсияләргә штраф каралмаган. Штраф кертелә калса, аны кемдер тикшереп торырга, контрольдә тотарга тиеш була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, укымаган экскурсоводлар бар. Аларны «соры экскурсоводлар» дип атыйбыз. Тегеннән-моннан нидер укып, экскурсия турындагы сайтларга реклама биреп, шулай итеп экскурсия уздыручылар күп. Аларның тирәнтен мәгълүматлары юк. Алар белән көрәшү башланды.

Миңа шундый экскурсияне уздырырга тәкъдим итсәләр, мин баш тартыр идем. Чөнки мондый эчтәлектәге экскурсияләр минем тормыш позициям, вөҗданым белән берничек тә туры килми. Мин, гомумән, тышкы кыяфәтем белән дә мөселман дөньясын танытам. Исерткеч эчемлекләрне дегустацияләү экскурсиясендә катнашсам, үз дәрәҗәмне генә төшерәчәкмен.

Мондый экскурсия үткәрергә тәкъдим итсәләр – алынмас идем. Программаны үзгәртер идем. Татар мәдәнияте – аракы белән бәйләнгән мәдәният түгел. Монда сүз көрәштереп тә, фәлсәфиләнеп тә, бәхәс күтәреп тә була... Әйтик, Төркияне алыйк. Безгә ул мөселман – госманлы дәүләт дип күз алдына килеп баса. Әмма дә ләкин Төркиядә хәмер – исерткеч эчемлекләр дә сатыла. Төрекләрнең эчми торганнары һәм эчә торганнары бар. Соңгылары исә үзләрен «мөселман» дип атасалар да, анда мөселманлык юк.

Татарстанда «Татспиртпром» эшләп килә, чөнки республикада төрле дин һәм милләт вәкилләре яши. Әлеге завод «Ханская» аракысын чыгарганы билгеле. Бу – татар мәдәниятенә кызыллык китерә кебек, аның дәрәҗәсен төшерү кебек. Чыганаклардан карасаң, дин ягыннан кисәтүләр булса да, төрле милләт кешеләре хәмер эчемлекләрен кулланган. Мин бу күренешне уңай бәяләмим, әмма бу – тарихи факт. Ул бар. Шуңа күрә туристлар миннән: «Сезнең нинди милли исерткеч эчемлекләрегез бар?» – дип сорый. «Мин бу өлкәдә белгеч түгел, андый эчемлекләрне кулланмыйм, шуңа күрә сезгә берни киңәш итә алмыйм», – дип әйтә алам.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Әмма дә ләкин экскурсиянең фотосында Иске татар бистәсе – Мәрҗани мәчете, шуннан аракы фотолары калган, бу – бернинди кысаларга сыймый. Бу экскурсияне барлыкка китергән, аны эшләгән кеше, димәк, татар мәдәнияте, татар тарихы белән тирәнтен таныш кеше түгел. Шундый нәтиҗә ясый алабыз.

Мәсәлән, мин күптән түгел Төркиядә булып кайттым, күп гасырлык тарихи мәдәниятен төшереп таптый торган төрекләр барлыгына инандым. Ямьсез гамәлләре – исерткеч эчемлекләр эчү белән. Татарлар арасында да шундыйлар бар. Бу – гыйлемсезлектән, хөрмәтсезлектән килә торган әйбер, – диде Гүзәл ханым.

«Акча дигәндә күз йомыла», яки Кемнең нәрсә сөйләгәнен кем контрольдә тотсын?

Күп еллар экскурсияләр алып баручы Раушания Миңнуллина фикеренчә, һәр экскурсоводның нәрсә сөйләгәнен контрольдә тотып бетереп булмый.

Раушания Миңнуллинаның «ВКонтакте»дагы сәхифәсе, шәхси архивыннан

Фото: https://vk.com/raushania

– Минемчә, бу – пиар алым. «Татар халык ашлары йорты» бинасында шайтан оясы ясадылар бит, шуның кебек бу. Мин шулай кабул итәм. Мондый күренештән җан әрни. Акча дигәндә күз йомыла. Мин моны «акча артыннан куу» дияр идем. «Татар халык ашлары йорты» да бит махсус Юныс Әхмәтҗанов өчен ачылган бина иде. Шундый бинабызны саклап кала алмадык. «Болгар» номерларын да саклап кала алмадык...

Мисал өчен, булачак журналистларны дәүләт университетында укыталар. Барлык кешегә бертөрле белем бирелә. Ә аннан соң карыйсың – акча артыннан куучы, «сары» журналистлар барлыкка килә. Экскурсоводлар белән дә шулай. Экскурсоводларны укыталар, аларга бөтенроссия аккредитациясе бирелә. Ә менә укып чыккан кеше экскурсияләрендә нәрсә турында сөйли, нинди программа төзи? Барысын да барып, тыңлап йөрү мөмкин хәл түгел. Әйтик, Тула шәһәренә бардыгыз, ди. Экскурсовод сайлыйсыз. Әмма аның нәрсә сөйләве турында беркем дә белми. Экскурсиядә булган кеше генә аның нәрсә сөйләве турында белә ала. Экскурсовод әллә нәрсәләр сөйләргә мөмкин, ә без аңа ышанабыз. Безгә килгән туристларыбыз да нәрсә сөйлибез – шуңа ышаналар.

Экскурсоводларны тыюлык музейларында да (Зөя, Болгар, Казан), методистлар бөтенроссия күләмендәге курсларда укыталар. Әмма кайбер экскурсоводлар әллә нәрсәләр сөйли, нәрсә сөйләгәнен ишетә калсак, «көлке бит бу» дип куясың. Кайберләр: «Абау, коточкыч», – дип әйтә.

Кемнең нәрсә сөйләгәнен кем контрольдә тотсын инде? Аккредитация үткән экскурсоводларның саны гына да 600 бит. Аларның яртысы аккредитация үтмәгән, барлыгы 1200 кешене кем тикшереп торсын?

Журналистлар да төрле, ә бит кешелекле булырга укыталар. Кемдер мактый, ә кемдер, акчага алданып, хурлый. Ясалма фәһем белән әллә нәрсәләр эшләргә була. Шуңа күрә бу очракта экскурсоводның нәрсә сөйләгәнен күзәтеп торучы махсус кешеләр юк, – диде Раушания ханым.

«Интертат» әлеге теманы күзәтүне дәвам итә. Бу темага КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинованың да фикерен тәкъдим итәчәкбез.








Custom Clinic - это клиника в центре Санкт-Петербурга, где решают проблему выпадения волос комплексно и эффективно

Пятна и сетки. Врач Колсанова рассказала, как бороться с проблемами кожи

Рок-фестиваль «Окна Открой» в Петербурге: возвращение звезд и открытие новых талантов

Как хранили продукты до изобретения холодильника: 5 способов


AI talent comes at a 30% salary premium: ‘If you try to play catch up later, this is going to cost you even more’

3 Terrifying Horror Series To Watch Ahead Of HBO’s ‘It: Welcome to Derry’

Exclusive: Fintech giant Stripe building ‘Tempo’ blockchain with crypto VC Paradigm

Palestinian envoy urges action at UN: “History will judge us all”


В приложении BelkaCar появилась функция поиска авто по фото

Платформа «DатаРу Облако» аттестована для работы с государственными данными и информацией повышенной категории

Экстренная посадка.

Антиармянские публикации в российском научном журнале «Современная научная мысль»: расследование фонда «Гегард»


Открыты сервера MMORPG ROM: Golden Age

Steam for Chromebooks is getting axed in 2026 instead of exiting its 4-year beta

The US Air Force wants to test blowing up Cybertrucks because 'it is likely the type of vehicles used by the enemy may transition to Tesla Cyber trucks'

New study shows that Gen Z is spending way less money on videogames than older gamers


Овочі можусть стати розкішшю для українців


Турагент из Тулы обманула больше 200 желающих поехать на концерты Меладзе и Шуфутинского

Врач-терапевт из Тулы рассказала, какие симптомы чаще всего игнорируют больные

Защищённый планшет Saotron RT-W11J на базе ОС Windows10

Saotron RT-T40L : производительный терминал сбора данных промышленного класса


Орловская область планирует войти в число национальных туристических маршрутов с проектом «Бирюзовое кольцо России»

На овощах? Какое детское питание подешевело в России

«Зелёный сад» создаёт зоны охраны возле Богоявленского храма в Борках

Сколько стоят квартиры на вторичке в регионах ЦФО


На гастрофестивале "Вкусы России" представят кулинарные традиции Тульской области

Проклятье августа: почему дождь не прекращается и чего ждать дальше — прогноз погоды

Где в Туле не будет воды 13 августа

Врач-терапевт из Тулы рассказала, какие симптомы чаще всего игнорируют больные


Александрова пробилась в третий круг турнира в Цинциннати

Синнер пробился в четвертый раунд турнира "Мастерс" в Цинциннати

Теннисистка Калинская пробилась в третий круг турнира в Цинциннати

Потапова проиграла Свёнтек во втором круге турнира WTA в Цинциннати


В Тульской области пропал 39-летний мужчина

Из-за ухудшения погоды в Туле активизировали работу по прочистке ливневок

Стало известно, сколько оружия нашли у туляков за неделю

Сэкономили. Жертвы турагента-шизофреника плачут о потерянных деньгах


Музыкальные новости

Леонтьев прилетит на «Новую волну» по личному приглашению Крутого

Волочкова сообщила, что ее хотели похитить

Ровно 50 лет назад не стало великого композитора Дмитрия Шостаковича, выступавшего в Воронеже

Рыбачка из ЯНАО Иванова уехала за мечтой на Каму, а исполнила в Тюмени. Фото


Орловская область планирует войти в число национальных туристических маршрутов с проектом «Бирюзовое кольцо России»

От Чехова с мангустами до встречи “Варягов”: что скрывают стены Московского вокзала Тулы

Турагент из Тулы обманула больше 200 желающих поехать на концерты Меладзе и Шуфутинского

Сколько лифтов заменят в Тульской области до конца 2025 года


Роднина: «Жить люблю и хочу в Москве. Вы меня перепутали с другим поколением, которое всегда ищет, где лучше»

Ургант отпустил шутку про работу на Первом канале

Охранник из аэропорта Внуково стал моделью

Южной транспортной прокуратурой организована проверка по факту происшествия с парапланеристкой в Чегемском ущелье Кабардино-Балкарской Республики


Сколько ДТП произошло в Тульской области за сутки

Грузовик столкнулся с пассажирским поездом в Тульской области

От Иркутска до Тулы: путешественник объехал полстраны на мотоцикле

Грузовик столкнулся с пассажирским поездом на ж/д переезде в Тульской области


Почему Трамп захотел быстро встретиться с Путиным, объяснил Хазин

В России объяснили скорую организацию встречи Путина и Трампа

Почему Трамп сказал, что едет в Россию, если встреча назначена в Аляске

Bloomberg: встреча Путина и Трампа означает победу России




В Ефремовскую больницу поступили четыре новых рентген-аппарата

Врач-терапевт из Тулы рассказала, какие симптомы чаще всего игнорируют больные

Тульские пенсионеры могут поделиться вдохновляющими историями об активном долголетии

В Ефремовской больнице появились 4 новых рентген-аппарата


«Будет обмен землей»: Трамп поставил Зеленского на место, вызвав панику в Киеве

Политолог: Алиев пересек красную линию и столкнется с ответом Москвы


"Академия Михайлова" заняла второе место в Кубке Ильи Ковальчука в Туле

[LIVE] «Родина» — «Арсенал» Тула. Онлайн, прямая трансляция

Тульские студенты создали в гараже боевого робота за 200 тысяч рублей

Будущие звезды велоспорта рассказали, от чего отказываются ради победы


Лукашенко получил первую золотую монету из белорусского сырья


Собянин рассказал, как проект «Город героев» укрепляет связь времен и поколений

Сергей Собянин. Главное за день

Губернатор Тульской области подвел итоги уходящей недели

Собянин оценил вклад проектов "Город героев" и "Герой моего района


Орловская область планирует войти в число национальных туристических маршрутов с проектом «Бирюзовое кольцо России»

В Туле нашли беременную самку двухцветного кожана

Смуглый зубренок попался в фотоловушку заповедника на границе Тульской области

Озвучены новые результаты мониторинга воздуха в Новомосковске


Тульские спасатели четыре раза за сутки выезжали на ДТП, пожаров не произошло

В Тульской области пропал 39-летний мужчина

Кто из туляков 13 августа останется без света

В Тульской области запустили самый большой воздушный шар в России


Здание морского речного вокзала в Архангельске будет обновлено к концу 2026 года

Заместитель прокурора Архангельской области и Ненецкого автономного округа Павел Матанцев проверил ход ремонтных работ в школе № 1 г. Нарьян-Мара

Сотрудниками полиции и Росгвардии задержан гражданин, причастный к поджогу релейного шкафа в Архангельской области

Орловская область планирует войти в число национальных туристических маршрутов с проектом «Бирюзовое кольцо России»


Историко-краеведческая выставка «Древности земли крымской»

Прогноз погоды в Крыму на понедельник

Прогноз погоды в Крыму на 10 августа

Прогноз погоды в Крыму на 12 августа


В России установили новые минимальные стипендии для студентов вузов

Кто из туляков 13 августа останется без света

Улицы Тулы вновь затопило ливнями

Стало известно, сколько оружия нашли у туляков за неделю














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *