Балаларына ул матур үрнәк
![Балаларына ул матур үрнәк](http://www.biektaw.ru//media/k2/items/cache/adf6907700dc2dc8d3d008b6e355bb67_S.jpg)
Сания Хәнәфия кызы Сибгатуллинаның көндәлегендә борынгы рим фәлсәфәчесе Марк Аврелийның: “Башкарган һәр эшең картлык көнеңдә горурланып искә алырлык булсын”, – дигән сүзләре язып куелган. Һәм ул гомере буена нәкъ менә шул девиз буенча яшәргә тырышкан.
Сания апа Сибгатуллина 13 сентябрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тормышындагы шундый мөһим көн белән аны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады.
– Сез әниләре турында гаҗәеп киң күңеллелек һәм тирән хөрмәт хисләре белән кайгырта торган балалар үстергәнсез. Гомерегез бер дә бушка узмаган, сез моның белән горурлана аласыз, Сез – бик бәхетле кеше, – диде ул, юбилярга чәчәк бәйләме, бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырганда.
Сания Хәнәфия кызы Чүпрәле районының Кече Чынлы дигән зур авылында туып үскән. Яшьлек еллары да, хезмәт чоры да шушында узган. Аның әнисе Гафия апа һәм әтисе Хәнәфия абый дүрт бала тәрбия-ләп үстергәннәр, Сания апа балалар арасында иң өлкәне була. Вак-төяк өй мәшәкатьләре, эне-сеңелләргә күз-колак булу гадәттә олы бала җилкәсенә төшә. Мондый вазифаларны ул җилдән җитез башкара һәм барлык эшләрдә әнисенең ышанычлы ярдәмчесе була. Хәнәфия абый үз заманы өчен укымышлы, зыялы кеше санала, ул авыл мәдрәсәсендә белем ала. Иҗади шәхес була, Сания апаның көндәлегендә “әтием көндәлегеннән” дигән язмалар да байтак. Аның хыялга бирелүчәнлеге, нечкә күңелле, шигъри җанлы булуы да әтисеннәндер, күрәсең. Хәнәфия абыйны 1942 елның маенда армиягә алалар. Ул Суслонгер газапларын да уза, шуннан Мәскәүгә җибәрелә. Волоколамск һәм Можайск янында көрәшә һәм шундагы сугышларның берсендә һәлак була. Ә Гафия апа иренә гомергә тугрылык саклап яшәп, 1981 елда бакыйлыкка күчә.
– 1941 елның 22 июнендә сугыш башланды. Бүгенгедәй хәтеремдә – ул көнне мин Буа педагогия училищесының икенче курсын тәмамладым. Җәй айларына зур планнар корып, кызлар белән бергә авылга җәяүләп кайтып киттек, – дип исенә төшерә Сания апа өлкән буын вәкилләренең тормышында берни белән дә юып төшерә алмаслык сагыш эзләре калдырган кара көнне. – Авыл Советы бинасы янында радиорепродуктор бар иде. Сугыш башлануы турында без нәкъ менә шуның аша белдек тә. Күп укытучыларны армиягә алдылар һәм уку елы башлангач, безне, педагогия училищесының ике курсын тәмамлаганнарны, мәктәпләргә эшкә җибәрделәр.
Сания Хәнәфия кызы туган авылына – 700 укучы белем ала торган урта мәктәпкә эшкә кайта. Ул 1979 елда пенсиягә киткәнче – гомере буена туган мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Яңалыкларга омтылып, актив, иҗади эшләгәне өчен бик күп бүләкләргә, Мактау грамоталарына лаек булган. Ул РСФСР-ның Мәгариф отличнигы, Чүпрәле районыннан ТАССР укытучыларының икенче съездына делегат булып та барган.
Сугыш чорында укытучылар халык арасында бик зур массакүләм-агитация эше алып баралар, җирле партия оешмалары кушкан күп эшләрне башкаралар. Сания Хәнәфия кызы үз вакытында сугыш елларында тылдагы тормыш, фронтка ничек ярдәм итүләре турында кыйммәтле мәгълүмат-лар туплаган булган. Үзенең көндәлегеннән ул берничә сан һәм фактка тукталып үтте.
– Кече Чынлы авылыннан сугышка 836 кеше китте, шуларның 388е яу кырында ятып калды. Фронтка җибәрү өчен танк колоннасы төзүгә 184 мең сум акча җыйдык, самолетлар эскадрильясы төзергә – 104 мең сум, халыкка 217 мең сумлык заем өләштек. Фронттагы солдатларга һәм немец-фашист басып алучыларыннан азат ителгән территорияләрдәге халыкка 814 пар йон бияләй һәм оекбаш бәйләп җибәрдек, – дип укып чыкты ул язмаларының берсен.
Сугыш чорында Сания Хәнәфия кызы бер тапкыр үзе дә, көн герое буларак, район газетасы битенә эләгә: укучылары белән бергә ул 420 килограмм башак җыя.
Сугыш тәмамланганнан соң 1947 елда авылдашы Фаик Сибгатуллин өенә әйләнеп кайта. Ульяновск пехота училищесын тәмамлаган офицер сугышның башыннан азагына кадәр фашистларга каршы сугыша, полкташлары белән көрәшнең үзәгендә була, аларны атакага күтәрә.
Фаик белән Сания 1948 елда гаилә коралар. Алар биш балага: Гөл-синә, Гелнур, Әлфия, Илгиз, Илдуска гомер бүләк итәләр. Ни кызганыч, уллары Илдус бер яшьлек чагында каты авырудан үлеп китә.
– Картым Фаик белән 43 ел, 3 ай һәм 17 көн бик матур, тату, бәхетле яшәдек, – ди Сания апа. – Ул безне бик иртә ташлап китте, аңа әле нибары 67 яшь кенә иде. Сугышка кадәрге кырыс армия тормышы, сугышта алган яралары алып китте инде аны. Картымны 1990 елның мартында җирләдек.
Еллар уза тора, балалар, үсеп, белемле һәм һөнәрле булып, туган ояларыннан таралышалар. Алар еш кайтып йөрсәләр дә, мәгълүм бер яшьтә өлкән кеше даими кайгыртучанлыкка мохтаҗ була башлый. Сания Хәнәфия кызы да 2001 елда Биектау авылына – кызы Гелнур янына күченеп кайтырга кирәк, дигән карарга килә. Башта туган авылын, дусларын, хезмәттәшләрен бик тә сагына. Хисләре шигырь юлларына салына. Шулай да акрынлап ияләнә, чөнки кызы Гелнур, кияве Мидхәт, оныклары Айрат белән Азат аңа биредә рәхәт һәм иркен, күңелле, тыныч булсын өчен булдыра алганның барысын да эшлиләр. Аннары кызы Әлфия дә Казанда гына яши, апасының кунакчыл йортына еш кайта. Ә Гөлсинә белән Илгиз Түбән Камада торалар, монысы да әллә ни ерак ара түгел.
– Без апам һәм сеңлем, энем белән бик дус яшибез, – дип сөйләде Гелнур Фаик кызы. – Безне әни дүрт бала – дүрт гаилә, бер телем ипине дә бүлешеп, бер гаилә булып яшәргә тиеш, дип өйрәтте һәм әле дә гел искәртеп тора. Ходайга шөкер, нәкъ менә шулай бер гаилә булып яшибез.
Сания Хәнәфия кызының 5 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Ул үзен әйбәт хис итә, урамга да чыгып йөри, өй эшләрендә дә булыша, оныкчыклары белән аралашырга ярата, бергәләп хәтта физкультура белән дә шөгыльләнәләр.
– Әнинең сәламәтлеген республиканың клиник хастаханәсендә эшләүче сеңлем Әлфия һәрдаим кайгыртып тора. Кирәкле даруларны алып кайта, аларның тиешле вакытында кабул ителүен контрольдә тота, – дип дәвам итте сүзен Гелнур Фаик кызы. – Әни минем ирем Мидхәтне ярата һәм хөрмәт итә, аларның үзара мөнәсәбәтләре бик яхшы. Алар бергәләп телевизордан ишеткән яңалыклар турында сөйләшәләр, газета мәкаләләре турындагы фикерләрен уртаклашалар. Мидхәт үзе дә – Ленин ордены кавалеры, укытучы Камил Сафин улы. Укытучы малаена минем әнием – халык мәгарифе отличнигы, бөтен гомерен балаларга аң-белем бирүгә багышлаган кеше белән уртак тел табу җиңел. Икесе бергә булсалар, сөйләшеп сүзләре бетми.
Сания апа – мәдрәсә тәмамлаган укымышлы кеше кызы буларак, һәрвакытта да ислам кануннары буенча яшәгән. Хәтта дин тоту тыелган 1951 елда да Сибгатуллиннар гаиләсендә, сарык суеп, Корбан бәй-рәмен билгеләп үткән-нәр. Дини йолаларны үтәү мәсьәләсендә 1982, 1986 елларны да тыныч еллар дип әйтеп булмый. Ә Сания апа белән Фаик абый барыбер ислам кануннарын үтәү, корбан чалу җаен табалар. Пенсиягә чыкканнан соң, Сания апа үзенең элекке укучысы белән бергә гарәп язуын өйрәнә һәм хәзер Коръәнне гарәп-чәдән укый. Тиешле вакытында намазын укырга тырыша, ураза тота һәм Ходай Тәгаләдән балаларына, оныкларына сәламәтлек, иминлек сорый. Иткән изгелекләре, йөз-ләгән балага аң-белем, ныклы тәрбия биргәне өчен Аллаһы Тәгалә аның үзен дә сәламәтлек, озын гомер белән сыйласын!
Сания апа Сибгатуллина шигырьләр язарга ярата. Шуларның икесен сайладык: берсендә – туган авылын сагынып язган, икенчесен – яшьләргә багышланганын, озакламый билгеләп үтеләчәк комсомолның туган көне уңаеннан бастырырга булдык.
САГЫНУ
Нигә киттем чит җирләргә,
Туган авылым, сине
калдырып?
Хәзер карап торам
юлларыма,
Күзләремне талдырып.
“Китмә, – диде туган
җирем. –
Китеп, мине буш итмә,
Анда китеп, бик сагынып,
Күз яшьләреңне түкмә!”
Түкмим, дисәм дә
яшьләрем,
Алар үзе түгелә.
Читтә торып, гел
сагынып,
Күңелкәем кителә.
Вакыт-вакыт сагыну хисе
белән
Тула минем күңелем.
Аңламый шул карт
башкаем
Башкача мөмкин түгелен.
Авылым минем бигрәк
матур,
Чынлы су буйларында.
Кайда гына яшәсәм дә,
Ул минем уйларымда.
КОМСОМОЛ КӨНЕНӘ
Яшьлек бит ул
шундый инде:
Яратмый ул туктап
калырга.
Хәзерлә син үз-үзеңне:
Кайда кыен, шунда
барырга.
Хезмәт ит син Ватаныңа,
Ит изгелек халкыңа.
Әгәр булдырсаң
шуларны,
Тап төшмәс намусыңа.
Һөнәр сайлау җиңел
түгел,
Дөрес сайла, яшь иптәш!
Ялгышмасаң һөнәр
сайлаганда,
Гомерең бушка үтмәс.
Теләгем шул сезгә,
яшь дусларым:
Саф һәм пакь булсын
күңелегез.
Киләчәкнең бөек
таңнарына
Зур уңышлар белән
килегез.