Главные новости Уфы
Уфа
Февраль
2021

Рүзәл Юсупов: Милләтебезгә турылыклы булыйк! - «Мәдәи җомга»

0

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», «Мәдәи җомга» ). Өченче меңьеллыкның өченче дистәсенә аяк бастык. Бу ел төрле вакыйгалары белән үзенчәлекле булачак: Татарстан халкы өчен ул — Туган телләр елы, бөтен Россия өчен — Халык санын алу елы, галәм өчен олы афәт — пандемиядән котылу елы булсын иде. Тагын бер зур теләк: бу ел илдә, ниһаять, демократик үзгәрешләр башланырга тиеш. Шушы факторларны, бигрәк тә туган телебез һәм халык санын алу мәсьәләләрен исәпкә алганда, 2021 елны безнең татар халкы өчен зур сынаулар елы да булыр дип әйтергә мөмкин. 

Туган телләр елы һәм халык санын алу татар халкына, бер яктан, милләтебезне алга җибәрү өчен яңа мөмкинлекләр бирер дип фараз итсәк, икенче яктан, аның бу мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйча, уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен файдалана алу-алмавын тикшерү дә булачак.

Туган телләр елының асылы — татар теленең абруен күтәрү бурычларын гамәлгә ашыру, татар халкының җәмгыятьтәге ролен ныгыту өчен кулай чара. Шуның белән бергә хакимият структурасындагы тиешле органнар, гадәттәгечә, күңел ачу-бәйрәм чараларын үткәрү белән мавыгып, иң мөһим бурычны — туган тел укытуны оештыруда уңай үзгәрешләргә ирешергә, шулай ук тел проблемасын уңышлы хәл итүнең әһәмиятле нигезен тәшкил иткән милли рухны ныгытырга һәм милли горурлык сыйфатларын тәрбияләүне көчәйтергә тиеш. Бу гамәлләр милли мәдәниятне үстерү һәм татар халкының миллилек сыйфатын саклау ихтыяҗын күздә тотып кылына.

Без, 2021 ел Туган телләр елы дип игълан ителү уңаеннан, хөкүмәт махсус программа кабул итеп, туган телебезне саклау, өйрәнү һәм актив, нәтиҗәле куллану бурычларын гамәлгә ашыру белән җитди шөгыльләнә башлар дигән өмет баглаган идек. Әмма инде елның бер ае үтеп китсә дә, туган тел проб­лемаларын хәл итүнең махсус программасы да, җитди гамәлләре дә күренми. 

Алда торган халык санын алуга тукталсак, ул һәр кешенең үз милләтенә, тарихына, ата-анасына, әби-бабасына, кардәшләренә турылыклылыгына сынау булачак. Бу уңайдан милләттәшләребезне шул турыда кисәтеп куюны гражданлык бурычыбыз дип саныйбыз: моннан элек үткәрелгән халык санын алу тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бу процедурада, анкета тутыручы кайсы милләт кешесе икәнлегенә һәм туган теленең кайсы тел булуына караган сорауларга җавап биргәндә, кыенлыклар, аңлашылмаучылык һәм ялгышлар килеп чыгарга мөмкин. Бу хәл ике нәрсә белән бәйле.

Беренчесе: татарлар, телләре ягыннан бер-берсенә бик якын, әмма географик яктан төрле җирләрдә яшәүче этносларның (болгарлар, кыпчакларның һ.б.) кушылуы нәтиҗәсендә оешкан халык буларак, телләренең диалект үзенчәлекләре булган этник төркемнәрдән тора. Аларның тезмә исемнәренең бер компоненты ул татарларның яшәү урыны исеменнән гыйбарәт: Әстерхан татарлары, Касыйм татарлары, Нижний Новгород (Нижгар) татарлары, Себер татарлары һ.б. Телләренең диалект үзенчәлекләре зур булмаганлык­тан, аларның телләрен аерым телләр дип, ә үзләрен аерым халыклар, дип атап булмый. Алар һәрвакытта да бердәм татар әдәби теленнән файдалана. Мәдәниятләре, гореф-гадәтләре һ.б. миллилек сыйфатлары да гомуми. Мондый күренеш рус халкына да хас.

Узган халык санын алуда бу эшне оештыручыларның анкетадагы сорауларга җавап бирүчеләрне милләтләрен татар дип түгел, бәлки яшәгән урыннарының исемнәре кушып ясалган яки башка төрле этнонимнары белән атала торган ниндидер башка милләтләр, мәсәлән, мишәрләр дип яздыртулар булган. Хәлбуки, мишәр дигән милләт һәм мишәр теле дигән әдәби тел юк, бәлки татар халкының төрле җирләрдә яшәгән зур этник төркемнәре һәм алар көнкүрештә, гаиләләрендә аралаша торган татар теленең мишәр (көнбатыш) диалекты гына бар.

Себер татарларының миллилеге мәсьәләсендә проблемалар чыгып тора. Себер татарлары гомер-гомергә татар халкының бер өлеше булып исәпләнеп килде, дөрес, аларның телләрендә диалект үзенчәлекләре бар. Алар һәрвакыт үзләрен татар халкы дип санады, татар әдәби теленнән иркен файдаланды, гадәти татар мәктәпләрендә укыды, Казанның югары уку йортларында белем алды, татар әдәби телендә язылган китапларын Татарстан нәшриятларында бастырды, кайберләре Казанда диссертацияләр яклады… Әмма 90 нчы еллар башында кайбер затлар Себер татарлары алар үз әдәби телләре булган аерым милләт, дип тәкрарлый һәм Казан татарларыннан аерым эш йөртә башлады. Хәер, демократия принциплары белән яшәүче һәр халык үзе теләгән аерым милләт (халык) булып яшәргә хаклы: көчләп тоту булырга тиеш түгел. Әмма моның җитди сәбәпләре, дәлилләре һәм бу гамәл өчен зур ихтыяҗ булырга тиеш. Себер кардәшләребез халык санын алуга кадәр үк, мәсьәләне һәрьяклап уйлап, үзләрен кайсы милләт халкы итеп танырга теләүләрен дөрес хәл итсен иде. Хәзерге шартларда татар халкына аерылып-бүленеп йөрүнең кирәге юк: моннан беркемгә дә файда булмас.

Кайсы милләт халкы икәнлекне хәл итүгә караган тагын бер җитди проблема ул — татар-башкорт халыклары нисбәте мәсьәләсе. Бу проблеманың тарихы инде шактый күптәнге, һәм ул кемнәрдер тарафыннан сакланып, яңартылып килә. Моның нигезендә «Разделяй и властвуй» принцибы тора.

Бу четерекле мәсьәләнең асылы диңгез төбендә ятмый. Татарларның шактый күбесе берничә гасыр буе хәзерге Башкортстан җирендә, элекке Уфа губернасы территориясендә яши. Бу губерна — гомумән алганда татарлар яши торган өлкә, ләкин ул Совет властеның беренче елларында хаксыз рәвештә Башкортстан Респуб­ликасына кертелгән. Мәгъ­лүм булганча, татарлар белән башкортлар арасында аерма бик кечкенә: телләре дә, мәдәниятләре дә бер-берсенә бик якын. Менә шушы охшашлык Башкортстан Республикасының кайбер хакимият ияләренә төрле юллар һәм чаралар белән, демократия принципларына каршы килеп, үз халкының санын татар халкы исәбенә арттыру турында хыялланырга сылтау була. Алар моннан элек булган халык санын алуда шактый күп татарларны башкортлар дип яздыруга иреште. Күренекле татар шәхесләрен (язучылар, галимнәрне һ.б.) башкортныкы дип игълан итте. Татарстанның көнчыгыш районнарында яшәүче татарларның телен башкорт теленең көнбатыш диалекты дип исбатларга тырышучылар да бар. Аяныч нәтиҗәләргә китерерлек мондый кыланмыш­ларга чик куярга вакыт. Бу мәсьәләдә Татарстан җитәкчелеге дә үз сүзен кистереп әйтергә тиеш.

Туган телләр елында милләт җанлы һәркем туган телен өйрәнү һәм өйрәтү, үз телендә дөрес сөйләү һәм язу, иркен аралашу һәм, димәк, телебезне саклау өчен кулыннан килерлек гамәл кылсын, тиздән булачак халык санын алуда һәр кеше үзен тәрбияле, нык фикерле һәм милләтенең сакчысы итеп күрсәтсен иде.







В Подмосковных Люберцах росгвардейцы задержали подозреваемых в совершении кражи

В Подмосковных Люберцах росгвардейцы задержали подозреваемых в совершении кражи

В Подмосковных Люберцах росгвардейцы задержали подозреваемых в совершении кражи

В Подмосковных Люберцах росгвардейцы задержали подозреваемых в совершении кражи


«Тамара Карсавина. Жар-птица на века»: гала-вечер с Relax FM в Кремле

Коллекция бренда /DAS/ на Московской неделе моды

10 городов, куда можно поехать на выходные из Москвы + бонус

Психоаналитик Марианна Абравитова: как взрослому человеку проработать детскую травму, не обращаясь к психологу


Lynx force Game 5 of WNBA Finals on Carleton’s free throws to beat Liberty 82-80

Survey: Afghan refugees in Germany choose to stay despite experiencing discrimination

Ring Ratings Update: King Artur rules light heavyweight, climbs P4P rankings (with Dmitry Bivol)

Gary Neville starts new job with Man Utd just days after club legend Sir Alex Ferguson was axed by Jim Ratcliffe


В Италии прошел первый этап проекта «Культурная миссия в Италии»

ТСД SAOTRON RT41 GUN: практичный, производительный, надёжный

В Италии прошел первый этап проекта «Культурная миссия в Италии»

Усадьба Фряново


How to unlock (and use) every archetype in Metaphor: ReFantazio

Diablo 4 player lands a 235 trillion damage hit with its new class and the pile of overpowered bugs keeping it at the top of the meta

How to defeat Sogne the Icebound in Metaphor: ReFantazio

You can try a taster of the Dead Cells dev's next roguelike Windblown ahead of its early access debut later this month, courtesy of Steam Next Fest



Чтобы сделать нацию здоровой, спорт должен стать нормой

Путин гордится паралимпийцами на международных соревнованиях в Уфе

Представители Подмосковья выступили на форуме «Россия — спортивная держава» в Уфе

ТАСС: Первый зимний Кубок защитников отечества для участников СВО пройдет в Ханты-Мансийске


Недорогой и практичный «кореец» посетил российский рынок: известны цены

Определены возможности семей сменить без доплат однушку на частный дом

Надвигается суровая зима: синоптики рассказали, когда в России установится полноценный снежный покров

ТАСС: Первый зимний Кубок защитников отечества для участников СВО пройдет в Ханты-Мансийске


Определены возможности семей сменить без доплат однушку на частный дом

Начало отопительного сезона в России, или Турне по всем инстанциям: Русским поставили задачу - пережить эту зиму

Глава города выслушал пожелания жителей центральной части Красноуфимска

"Академия Михайлова-Юниор" обыграла "Тайфун"


Доминик Тим: «В последние четыре года я уделял много времени теме ментального здоровья. Оказалось, что мне помогает медитация»

Даниил Медведев снялся с турнира категории ATP-500 в Вене

Аслан Карацев выпадет из топ-300 рейтинга ATP после поражения в Алма-Ате

Теннисистка Касаткина победила Андрееву в финале WTA


ПКР и Fonbet подписали соглашение о сотрудничестве

Новый поезд Уфа - Москва поедет через Ульяновск

Хакасия заключила соглашение с платформой «Мой спорт»

Определены возможности семей сменить без доплат однушку на частный дом


Музыкальные новости

В Китае стартовали масштабные гастроли Мариинки

Балерина Анастасия Волочкова представит благотворительное шоу в Коломне

Дочь Тимати пожаловалась на мешающий общению со сверстниками особый статус

Концерт «Разговор с папой» в честь Дня отца прошёл в Москве


Новый поезд Уфа - Москва поедет через Ульяновск

Делегация Архангельской области принимает участие в XII Международном форуме «Россия – спортивная держава»

В бархатный сезон жители Калмыкии стали чаще выбирать для отдыха Дальний Восток и Краснодарский край

Чтобы сделать нацию здоровой, спорт должен стать нормой


«В юности у меня были зубы, как у зайца, а потом я их съел». Митя Фомин в Comedy Club на ТНТ рассказал, зачем артисты меняют зубы

«Он был как разъяренная чихуахуа!» Егор Шип пригрозил блогеру Андрею Савочкину встречей в Москве в новом выпуске реалити «Первые на деревне» на ТНТ

Медаль от Путина и подозрения в коррупции: за что арестовали экс-замгубернатора Брянской области Петроченко

Песни на продажу. Продажа песен. Продажа песни. Продать песни. Хочу продать песню. Где продать песню. Продать собственную песню. Продам песню дорого.


В Башкирии друзья-дембеля попали в ДТП: один погиб, другой в реанимации

Уставший водитель фуры смял легковушку на трассе М-5 в Самарской области

В Уфе водитель Лады сбил ребенка на велосипеде

Водитель предотвратил пожар на АЗС в Уфе, потушив горящую цистерну с пропаном


Чтобы сделать нацию здоровой, спорт должен стать нормой

Путин вышел к жителям, завершая рабочую поездку в Уфу

Владимиру Путину презентовали новые спортобъекты, открытые в 2024 году в Башкирии и в других регионах

Путин гордится паралимпийцами на международных соревнованиях в Уфе


Марбург шагает по планете: может ли смертельный вирус распространиться в России

Марбург шагает по планете: может ли смертельный вирус распространиться в России


Лавров: никто никогда не узнает, какой диагноз немцы поставили Навальному

Лавров: никто никогда не узнает, какой диагноз немцы поставили Навальному


В Уфе Владимир Путин провёл заседание Совета при Президенте по развитию физкультуры и спорта

Тамбовская область будет сотрудничать с Национальным фитнес-сообществом

В Уфе прошло заседание Совета по развитию физкультуры и спорта при главе Башкирии

В Башкирии друзья-дембеля попали в ДТП: один погиб, другой в реанимации


МИД России предостерегает партнеров от поддержки "формулы мира" Зеленского

Премьер Словакии раскритиковал «план» Зеленского


Росгвардейцы Башкортостана приняли участие в турнире по шахматам

Представители Подмосковья выступили на форуме «Россия — спортивная держава» в Уфе

Путину представили новые спортивные объекты в Уфе, Перми и других городах России

Делегация Архангельской области принимает участие в XII Международном форуме «Россия – спортивная держава»



Путин провёл рабочую встречу с главой Башкирии Хабировым

Радий Хабиров поблагодарил Путина за поддержку в строительстве крупных спортобъектов в Башкирии

Глава Республики Башкортостан: «Центр гребного слалома в Уфе — очень долгожданный объект»

В Уфе Радий Хабиров встретился с министром туризма и спорта Казахстана Ерболом Мырзабосыновым


Площадь пожара на полигоне ТБО под Уфой составила 800 кв. м

В Уфе ПДК хлорида водорода в воздухе была превышена в 9,4 раза

Жители Башкортостана меньше всех в стране генерируют бытовой мусор

Оренбургский завод запустил серийное производство автомобильных электрозарядных станций


ПКР и Fonbet подписали соглашение о сотрудничестве

"Академия Михайлова-Юниор" обыграла "Тайфун"

Хоккеистки нижегородского «Торпедо» дважды обыграли «Агидель» из Уфы

Гол Окладникова на 95-й минуте принес «Енисею» победу над «Уфой» в Первой лиге


Архангельская теннисистка Алина Хезина победила на турнире в Санкт-Петербурге

Граждане трезвенники...

Делегация Архангельской области принимает участие в XII Международном форуме «Россия – спортивная держава»

Теннисистка из Архангельска стала лидером турнира в Санкт-Петербурге


"Мамаша развела в купе сущий дурдом": Мужчина рассказал о путешествии на поезде, которое запомнится на всю жизнь

Дополнительный поезд в Крым запустят через Воронеж на новогодние праздники

Какой сегодня праздник: 20 октября

Встреча с поэтом «Садится солнце желтой хризантемой…», в рамках фестиваля «Золотая осень-2024»


Ольга Торубарова: Ночь была спортивной!. Прекрасный лёд в спортивной школе по зимним видам спорта «Салавата Юлаева» подарил поистине спортивное удовольствие! Встретилась с замечательным молодым трене

Свыше 1,1 миллиона ночей провели отдыхающие в санаториях Самарской области за первые 8 месяцев 2024 года

Глава города выслушал пожелания жителей центральной части Красноуфимска

В Уфе разыскивают водителя, который сбил 13-летнего велосипедиста и скрылся с места ДТП














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *