Главные новости Уфы
Уфа
Октябрь
2021

Батырша: гомерен корбан итеп, мәчет салу хокукын яулап алып биргән татар каһарманы

0
Батырша: гомерен корбан итеп, мәчет салу хокукын яулап алып биргән татар каһарманы

Батырша 1755-1756 елгы баш күтәрү идеологы, публицист. Бу баш күтәрүдән соң мөселман халыклары өчен зур үзгәрешләр килә. Чукынмаган мөселманнарны авылларыннан куу туктала, чукынганнар өчен армиягә бару, салым түләү туктала. Һәм иң билгеле вакыйгаларның берсе — Идел-Урал төбәгендә мәчетләр салырга рөхсәт бирелә. Көчләп чукындыру сәясәтен бик «тырышып» үткәргән Казан архиерее Лука Канашевич башка урынга күчерелә. Халыкны көчләп чукындыру сәясәте йомшара. Башкорт халкына патшага мөрәҗәгать итү хокукы бирелә, урман эшләренә җибәрү туктала, башкорт төбәкләренә почта станнарын төзү туктала. (Батыршаның тормыш юлы - мәкалә азагындагы белешмәдә). Батырша гомере буе киртәләргә юлыккан Россия империясе мөселманнарының дин хокукы өчен көрәшеп, Казан ханлыгы алынганнан соң мәчет салу мөмкинлеге булдырган, Идел-Урал төбәгендә яшәүче халыкларның тормыш хәлен яхшырткан — салымнардан, армия хезмәтләреннән азат итүгә, көчләп чукындыру сәясәтен йомшартуга үзеннән зур өлеш керткән Батырша хәзерге заманда иң танылган каһарманнар исемлегендә булырга тиеш кебек. Шушы юлда үзен корбан иткән кеше бит ул! Әмма кызганыч. Батырша исемен данлар өчен һәрвакыт ниндидер киртәләр булып торган. Империя вакытында Батыршаның исемен күтәреп чыкмаганнар, билгеле. Империягә каршы чыккан, хәтта зинданда вакытта да ислам дине өчен көрәшкән, шул юлда һәлак булган кешене ул вакытта күтәреп чыгу тыелган булган. Революциядән соң Пугачев, Степан Разин, Салават Юлаевларны күтәргәннәр, әмма Батырша исеме күләгәдә калган. Совет чорында аны дин әһеле, имам булган өчен күләгәдә калдырганнар. Совет чоры беткәч, Батыршаның исемен күтәрергә берни дә комачауламас та кебек… Дөрестән дә, аның исеме шул вакытта халыкка чыкты да инде. Әмма хәзер Батыршаның исемен данларга тагын киртәләр чыгып тора. Россия халык соборы дигән оешма аны «антироссийский» эшчәнлек алып бара дип гаепләде, «дини фанатик» дип атап, Батыршаны террорчылар белән тиңләргә маташты. Хәзер без чиктән тыш толерант булырга өйрәнгән — поездның алдына ук чыгып йөгерәбез, килештек. Батыршаның исемен сызып атарга тырышучыларга карата зур протестлар белдерелмәде. Батыршаны күтәреп чыгуга тагын бер әйбер комачаулый… Ул — татар кешесе, «төньяк-көнбатыш» төбәктә туган. Монысы инде хәзерге заманда үзе үк зур сәбәп була ала. Барлык мөселманнарның дин иреге өчен көрәшкән кеше — бүлгәләргә бернинди сәбәп тә юк тоелса да, күрше республикада аны һаман-һаман «мишәр» дип аерып чыгарга теләүчеләр бар. Бер сорау туа — нигә Казанда Батырша истәлеген мәңгеләштермәскә? Нигә безнең дин әһелләре аның исемен мәңгеләштерү турында уйламый икән? Ни дисәң дә, безнең борынгы таш мәчетләребез нәкъ менә Батырша баш күтәрүеннән соң төзелгән бит. Батыршаның чын исеме Габдулла Галиев. Аның милләте шик тудырмый — ул татар авылы Карышбашта туган, татар мулласында, татар мәдрәсәләрендә укыган. Ә Батыршаһ — аңа халык тарафыннан бирелгән тәхәллүс. Ул гомеренең соңгы мизгелләренә кадәр үзенә бирелгән шундый данлы исемне аклап кала. Музейга кергәнче урамнардагы халык белән дә сөйләшеп алдым. Мәйтәм, кемнәр яши Балтач районында? Халыкның җавабын нинди буласын да беләм инде, белсәм дә сорадым. «Татарлар» диләр бар да бер булып. Бөтен «төньяк-көнбатыштагыча» инде, елмаеп кына «безне башкортлар дип язалар инде» дип көлеп телгә алалар. Бу яклардагы татарларның канына «монда мишәрләр яши» дип кат-кат сеңдерергә теләсәләр дә, сорамасаң, үзләренең мишәр икәнлекләрен дә әйтмиләр.

Мәчеттә халык аз… Балтач район үзәгендәге ике катлы кызыл мәчет «Батырша» исемен йөртә. Имам Рәфис Шәйхәйдаров үзе дә Батырша нәселеннән. Батыршаның үз нәселе калмаган — улы төрмәдә үлә, кызлары, хатыны монастырьда эзсез югала. Әмма әтисенең туганнарыннан киткән нәселе бар. Рәфис хәзрәт янына килгәндә җомга вакыты иде. Хәзрәт бик ачык чырай белән каршы алды. Мәчеткә үттек. Киштәдә китапларның күплегенә игътибар иттем. Дини әдәбият кына түгел, Батырша, татар халкына кагылышлылары да байтак. «Батырша эзләреннән», «Татары Уфимского уезда»…

Кызганыч, җомга намазына килүчеләр унлап кына иде. Алар да өлкәннәр, урта яшьләрдәге бер агай гына бар иде. Шул Батыршалар тырышлыгы белән дә бит инде ислам дине бүгенге көннәргә килеп җиткән. Шундый бөек дин әһеле исемен йөрткән мәчеткә җомга намазына да кеше килмәве күңелгә ятып бетмәде… Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, районда эш юк, күп халык Себергә китеп эшләп көн күрә.

Батырша музее зур кишәрлектә утырган бик матур агач бина. Бу төбәктәге кебек бинасы — дүрт яклы. Ишегендәге элмә такталар башкорт һәм рус телләрендә. Аның кадәр бай, эчтәлекле музейларны күргән дә юк әле дисәм дә, ялгышмам. Музейларда еш кына бер үк әйберләр була, булган әйберне карап булмаслык итеп пыяла эченә яшерә башлыйлар. Ә монда бөтен музейлардагы кебек бөтен иске әйберне китереп тутырмаганнар. Барысы да музейның идеясенә туры килерлек итеп тупланган. Бөтен нәрсәне карап та була. Һәм бик чиста, бер бөртек тузан әсәре дә күрмәссең. Ягып, җылытып торалар икән. Экспонатлар татар, рус, башкорт телләрендә. Батыршаның өндәмәсе, баш күтәрү карталары башкорт телендә. Биографиясе, шәҗәрәсе — русча, татарча. Зур бер киштәдә — Батырша турында китаплар. Җәмит Рәхимов, Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Шәйхәйдәров китаплары… Утыз дистәгә якын китап санадым. Батыршаның шәҗәрәсе төзелгән. Аның әтисеннән киткән буыннарның берсеннән Рәфис Шәйхәйдәровка да килеп чыгасың. Музейда — Батыршаның Гарызнамәсе — императрицага язган хаты. Түрдә — Батырша сыны. «Ул баһадир булган», ди Рәфис хәзрәт. «Мин басып карасам, бөтенләй кечкенә күренәм», ди. Басып та күрсәтте — чыннан да, Рәфис хәзрәт кечкенә буйлы булмаса да, җилкәсеннән генә. Музейның иң зур байлыгы — Батыршаның шәхси китапханәсе. Нинди генә китаплары булмаган Батыршаның! Бу китапханә аерым өйрәнелергә тиештер дип уйлыйм. Батырша музеен караганда күңелне горурлык һәм чиктән тыш сагыш хисе басып алды. Шундый кешеләр булган дигән горурлык. Үз гомерен башкаларның якты киләчәге өчен корбан иткән кешеләр булган. Шул ук вакытта үзе дә, якыннары да бик кызганыч. Алар исән булсалар, күпме эшләрләр иде. Язмышлары да бик үкенечле бит. Хатыны, кызлары, бер-берсеннән аерылып, Мәскәү янындагы өч монастырьга ябылуга дучар ителгән бит. Бу бит инде физик кына түгел, рухи коллык та. Мулла хатыны, мулла кызлары бит алар! Улының, Уфа төрмәсенә ябылу сәбәпле, ничек вафат булганы билгеле — салкын тиеп үлгән. Ә кызлары, хатыны бөтенләй билгесез югалган. Ни генә кичермәгәндер алар!

«Батыршаның татар икәнлеген беркем инкяр итми» Татарстанның һәм Башкорстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Батырша музее җитәкчесе һәм «Батырша» мәчетенең имам-хатыйбы Рафис Шәйхәйдәров белән әңгәмә. — Музей 2003 елның 30 сентябрендә ачылды. Ачылышта Башкортстан Республикасының беренче Президенты Мортаза Рәхимов та катнашты. Төзелешкә бер тиен дә бюджет акчасы тотылмады. Туганнары тарафыннан финансланды, экспонатларны туганнары китерде. Зәбир, Камил, Гали бирде акчаларны. (Алар барысы да Батыршаның ерак буыны — ИТ) Гали Кәрамович ул вакытта районның мәдәният бүлеген, Зәбир Кәрамович — «Сельэнерго»ны җитәкли иде. Хәзер икесе дә лаеклы ялда. — Батырша дигәч, иң беренче кайсы сыйфатларын атар идегез? — Галим булуын ассызыклап үтәсе килә. Үзеннән соң 3 зур байлык калдырган: Патшага язган Гарызнама һәм мөселман халкына күтәрелешкә өндәмә. Батырша хәзрәтттән калган өченче әйбер — аның китапханәсе. Бер өлеше музейда саклана. Батырша хәзрәт яшәгән вакытта әле китап басу булмый, шуңа кулъязма китаплар гына. Аларның кайберләре меңәр битле. Үзенчәлеге шунда — автор төп мәгънәне текстта биргән. Китап башка галимгә күчә барган, тема буенча өстәмәләрне поляларга язганнар. Урын беткәч, махсус битләр дә куйганнар. Шуңа күрә төрле почерк белән язган җирләре күп.

— Бу китапларны галимнәр өйрәндеме? — Бу — галимнәр генә укый торган китаплар. Китапларның соңгы хуҗасы — Шакирҗан хәзрәт. Ул, үлем куркынычы янау сәбәпле, 1918 елда туган авылы Карышбашны ташлап чыгып китәргә мәҗбүр була. Малларын, балаларын, туганнарын алып, олаулар белән бер төркем Урта Азиягә юнәләләр. Китапларны алу мөмкинлеге булмый, шуңа күрә аларны авылда 3 кешегә бүлеп калдыра. Сәмәйгә (Семипалатинск) барып җитеп, шунда яшиләр. Шакирҗан хәзрәт тә, җәмәгате дә, берничә баласы да шунда мәрхүм була. 1901 елгы Латыйфа исемле кызы һәм 1906 елгы Әхмәтнәби исемле улы 30 нчы елларда кире кайта. Чыгып киткәннәренә 20 еллап вакыт узган була. 20 ел эчендә халык укый ала торган китаплар таралып бетә. «Һәфтияк шәриф», «Коръән», «Кисекбаш», «Мөхәммәдия», «Пәйгамбәрләр тарихы» һәм башка шундый китапларны мәдрәсә бетергән кешеләр алып бетергән була. Галимнәр укый ала торганнары гына сакланып кала. Монда күпчелек фараиз китаплары. Батырша хәзрәт мирас малын бүлү — фараиз белән нык шөгыльләнә. Гадәти таза ир кешедә кимендә 4 хатын, 4 хатыннан унар бала кала. Байлыкны гадел иттереп бүлеп бирергә кирәк. Бу мәсьәләдә һәрвакыт низаг чыга торган була — миңа әз булды, миңа әз булды дип тарткалашалар. Батырша хәзрәт бүлгән очракта гына низаг чыкмый, чөнки ул тумыштан көчле гипноз сәләтенә дә ия була. Уфа провинция җитәкчелеге дә, Оренбург губерна җитәкчелеге дә мирас малын бүләргә аны үзләре тәкъдим итә. Шуңа да аның Оренбург губернасы буенча гына түгел, Рәсәйнең калган өлкәләрендә дә бернинди чикләүсез, паспортсыз-нисез йөрү мөмкинлеге була. Аны хакимият тә йөзгә таный торган була. — Батырша үзе язган китаплар сакланганмы? — Үткән гасырның 80нче, 90 нчы елларыннан соң аның турында бик күп китаплар чыкты. Авторларының берсе - Мәсгут абый Гайнетдин, инде мәрхүм. «Нәсыйхәт» китабы Батыршаныкы дип язып чыкты. Ул аның тоткынлыкта язылган «Гарызнамә»сенә стиль ягыннан якын дигән. Бу китапны галим — динне һәм дөньялыкны белгән кеше язуында шик юк. Китапларны Татарстан Фәннәр академиясеннән дә, Санкт-Петербургтан да килеп өйрәнделәр. — Батыршаның батырлыгы турында легендалар да йөри. Алар ни дәрәҗәдә дөрес икән? — Җәмит Рәхимов китабында аюны бер сугуда һуштан яздырган дигән урын бар, бәлки, хаклык та булгандыр. Үзенең исеме Габдулла булса да, халык кушаматы Баһадиршаһ, димәк, баһадир гәүдәле булган инде. Урыс галимнәренең язганнарына таянып, сынын эшләдек. Аның янына бассак, без бала гына булып күренәбез. — Аның хакында соңгы елларда нәрсәләр ачыкланды? — Соңгы елларда Батырша хәзрәткә багышланган бик күп фәнни-гамәли конференцияләр үтте. Иң куанычлысы — 2017 елны Санкт-Петербугта үткәне. Аны Ломоносов университеты белән берлектә Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия мөселманнары Диния нәзарәте үткәрде. Конференция барышында читтән күп каршылыклар булса да, бик күп галимнәр катнашты, чыгышлар искитәрлек дәрәҗәдә уңай гына булды. Бер тискәре фикер дә булмады. Батырша турында иң күп хезмәтләр эшләгән кешеләр — Фәүзия Бәйрәмова, Фәйзелхак Ислаев. — Батыршаның төп батырлыгы дип нәрсәне саныйсыз? Шушы мөрәҗәгатьне язып халыкны күтәрүме, әллә инде төрмәдәге шәхси батырлыгымы? — Икесе дә. Программа ике ният белән төзелә. Беренче максаты — мөселман дәүләте төзү. Әгәр инде дәүләт төзү мөмкинлеге булмаса, халыкка җиңеллек тудыру. — Батырша халыкка бу фикерләрен ничек ишеттергән? — Ул һәрвакыт халык арасында булган, моңын-зарын тыңлап яшәгән. Халыкның авыр яшәвен, указларның бер-бер артлы чыгуын, салымнарның күбәюен йөрәгеннән кичергән. Ул вакытта Рәсәй чит илләр белән сугыш алып барган, казнага акча кирәк булган. Ә чыгымнар халык өстенә салынган. Халык яшәү ифрат авыр булган. Указ нигезендә тоз кальгаларга, урыс гаскәрләре торган җирләргә китерелә башлый, шуннан гына алырга рөхсәт булган. Баш күтәрүгә кадәр мөселман халыклары гына түгел, Урал буенда яшәгән бөтен халыклар да тозны Иләк күленнән ала торган булалар. Соль-Илецк шул «иләк» дигән сүз инде ул, чөнки тозны иләк белән сөзеп алганнар. Арзанга гына сатып йөри торган булганнар. —  Рәфис хәзрәт, Батырша кайсы халык вәкиле? — Татар булган. Мин китапларымда татар халкыныкы дип язам. Батыршага багышланган ике китап чыгардым. Берсе «Батырша эзләреннән» дип атала, берсе «Югары Карыш авылы тарихы» дип атала. Икесендә дә татар дип язылган. Аның татар икәнлеген беркем инкяр итми. Ул Карышбаш авылыннан, хәзер Югары Карыш, Верхнекарышево дип атала. Ул авылда, авыл нигезләнгәннән башлап, башка халык яшәмәгән. Катнаш авыл түгел. Кайбер авылларның бер очында бер халык, икенче очында икенче халык, өченче очында өченче халык яши. Бу авылда татар халкы яшәгән, башка халык яшәмәгән, бары тик татарлар гына яшәгән, әле дә шулай.  Материал нинди телдә табылган, шул телдә бирелә. Менә автобиография, резюме саф татар телендә язылган, милли музей әзерләгән стенд рус телендә. Габдрахман Бикчурин шәҗәрәсе татар телендә. Гомумән бездә төрек телендә дә, татар телендә дә, башкорт телендә дә, рус телендә дә, иске славян телендә дә мәгълүматлар бар. Нинди материал кайдан тапканбыз, үзгәртмичә бирергә тырыштык, бернәрсәне дә үзгәртмәдек.  — Авылда Батыршаның йорт урыны бармы? — Йорт урыны бар, ләкин ул билгеләп куелмады. Мәктәпкә истәлек билгесе куелды, балалар күрсен дигән максат белән эшләнгәндер дип уйлыйм инде. — Батыршаның исемен мәңгеләштерү өчен алга таба нинди ниятләр бар? — Республикадагы музейларның ярышы бара. Батырша хәзрәткә багышланган музейны күрсәтү, аның эшләрен, тормыш юлын күрсәтеп, программада катнашабыз. Урыннары әле ел азагында гына билгеле булачак. Эшләгән эшебезгә нәтиҗә ясарга әйбәт булыр иде. — Батыршаның ничек вафат булуы хакында да сөйләсәгез иде… — Шлиссельбургта тоткынлыкта булганда ул «әгәр дә христиан диненең ислам диненнән өстенлеген исбат итсәгез, христиан диненә мәхәббәт уятыр идем күңелемдә» дип әйтә. Һәм инде шушы мөрәҗәгать нигезендә аның янына берничә христиан дине әһеле килә. Аның дәгъвате шуның кадәрле көчле була — озак әңгәмәдән соң урыс дине әһелләренең үзләрендә исламга мәхәббәт уяна дип әйтәләр. Батыршаның тереләй телен кисәләр. 24 июльдә ул балтаны эләктереп алып, берничә төрмә сакчысын чабып үтереп, үзенең йөрәге ярылып үлә. «Истории российских тюрем» китабында шулай язылган. Батыршага тиң шәхесләр бармы бездә? Рәфис хәзрәт белән хушлашып, музейдан чыгып киттем. Шундый шәхесләребез булган бит безнең! Ниндидер авыр тойгылар да уяна күңелдә. Хәзер инде үз фикереңне белдерүгә, түрәләргә «ярамаган» сүз әйтү хакында телгә алынса, бөтенебез дә «яшисе бар бит, гаиләбез бар, дөньяда яшәве куркыныч, мин курыкмыйм да, балалар бар бит…» дибез. Батырша ниләр хис итте дә, гаиләсе аның бу адымын ничек кабул итте икән? Ул үзе, хатыннары, кызлары, улы ниләр кичергәндер? Ул бит шушы адымга барырга курыкмаган. Һәм инде — аны саткан кеше дә шулай ук безнең милләт вәкиле бит. Патша биргән 1000 тәңкәгә кызыгып, ул шундый шәхесне юк иткән. Ул да үзен «дәүләт өчен, милләтебез өчен эшлим» дип аклагандыр инде… Шул заманнан бирле кешеләр берничек тә үзгәрмәгән кебек тә тоелып китә… Кемнәрдер дине, халкы өчен үзен дә корбан итә. Ә кемнәрдер бер мең сумга шундый шәхесләрнең башына җитә. Батырша турында язганнарыбыз аның үзенә, күп газаплар күргән хатыннары, кызлары, улы рухына дога булып барсын иде. Урыннары җәннәттә булсын!







Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие

Врач дерматолог-косметолог Мадина Байрамукова: что делать, если вас ужалила медуза

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие


Подвески, шармы и браслеты за покупку брендовой оптики: «585*ЗОЛОТОЙ» анонсировала новую акцию

"Интеррос", "Атомайз", Эрмитаж и Т-Банк готовят второй этап проекта «Цифровое искусство»

На Дети Азии приехали директора крупнейших цирков и продюсеры, профессиональные артисты - Театр и Цирк, Культура и Концерт - Россия и Дети

СЛД «Москва-Сортировочная» филиала «Московский» компании «ЛокоТех-Сервис» оказывает содействие студентам Высшей инженерной школы


Commentator’s curse strikes immediately as LIV golf hothead Tyrrell Hatton swears live on TV after losing it at the WIND

Mets survive late barrage to beat Yankees in Subway Series opener

Chelsea enter Conference League despite speculation they could snub Uefa competition after facing tough financial rules

Cubs Suffer Another Devastating Injury to Starting Rotation


Два водителя погибли в массовом ДТП на обходе Красноярска

Ума палата: в Красноярском крае педофил пожаловался на вымогательство в полицию - и сам попал под проверку

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

Ингушетия. Цей-Лоамский перевал.


All Destiny 2 Prismatic fragment locations

Прохождение элитного подземелья «Лесной алтарь» в Tarisland

'I absolutely suck at video games': Hidetaka Miyazaki discusses how he prepped for Elden Ring: Shadow of the Erdtree

Для Dark and Darker Mobile проходит короткий бета-тест на iOS и Android


Робота водієм у Таксі 571 (Київ)


Bluetooth-сканер штрих-кодов SAOTRON P04 на базе CMOS-матрицы

Экс-замруководителя УДХ Башкирии обвиняется в получении взяток на 3 млн рублей

ТСД промышленного класса Saotron RT-Т510

"Шухер новый министр навёл": Два слова Белоусова совершили "чудо". Жительница Уфы рассказала о внезапных переменах


Московским молодоженам рассказали, во сколько обойдется организация свадьбы в разных регионах

Подожди, я еще не сфоткала: «Русские завтраки» и местный туризм

Чему научились участники Всероссийского проекта «Языковая Арт-резиденция» в Республике Башкортостан, расскажут в Национальной библиотеке имени Ахмет-Заки Валиди

Российские разработчики представили проекты с использованием ИИ на акселераторе «В8» в Якутске


Штраф за курение на территории школ и детсадов увеличат до 3 тысяч рублей

Туляк победил на Всероссийских соревнованиях по авиамодельному спорту

В Башкирии пройдет Национальный финал чемпионата по стратегии и управлению бизнесом GMC 2024

Проект ГТРК "Башкортостан" отмечен на всероссийском конкурсе "Мир права"


Теннисистка Калинская не примет участие в Олимпиаде, несмотря на допуск от МОК, сообщил Тарпищев

Россиянка Эрика Андреева вышла в финал квалификации Уимблдона

В Беларуси отреагировали на неожиданное решение Арины Соболенко

WTA удивила решением по Елене Рыбакиной перед стартом Уимблдона


В Башкирии пройдет Национальный финал чемпионата по стратегии и управлению бизнесом GMC 2024

Штраф за курение на территории школ и детсадов увеличат до 3 тысяч рублей

Инструкция, которая спасет вам жизнь: что делать при появлении в небе беспилотника

Российские разработчики представили проекты с использованием ИИ на акселераторе «В8» в Якутске


Музыкальные новости

Игорь Джабраилов закрутил роман с «Мисс Екатеринбург», которая боролась за сердце Тимати в «Холостяке»

«Ему плевать»: пентхаус Киркорова в Москве сочли незаконным из-за надстройки

«Я хотела, чтобы все ужаснулись»: Певица MARGO рассказала о пластических операциях в «УТРО.ТНТ»

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends


В Уфе врачи спасли девушку, которая проглотила слишком большие куски мяса

В Бузулуке возбудили уголовное дело по ДТП с погибшим ребёнком

ТСД промышленного класса Saotron RT-Т510

Уфимские врачи спасли девушку, которая проглотила слишком большие куски мяса


Бизнес с зубами: Росздравнадзор одобрил томский материал для коронок

Аромат романса и романтика слова – звезды оперной сцены представили I Международный фестиваль «Мир классического романса»

Молодежное первенство. "Локомотив" проиграл в дерби, а "Зенит" уступил в Грозном.

Чемпионат города Мурманска по спортивно-прикладному собаководству


В Оренбуржье сегодня начнётся первый фестиваль «Симфония Бузулукского бора»

Телеведущая из Челябинской области с семьёй попала в аварию в Башкирии

В Бузулуке возбудили уголовное дело по ДТП с погибшим ребёнком

В Бузулукском районе в ДТП погиб 15-летний пассажир автомобиля Субару


Путин указал на важность науки и образования для развития России

Выпускные вечера пройдут в России 28 и 29 июня

Путин обсуждает с Совбезом РФ ситуацию вокруг ДРСМД

Путин: Внедрение новых технологий необходимо для суверенитета России и Белоруссии




В Чебоксарах стартовал ежегодный семинар для ведущих офтальмохирургов со всей России

В Уфе женщина-инвалид после урагана осталась без средств передвижения - репортаж «Вестей»

Уфимские врачи спасли девушку, которая проглотила слишком большие куски мяса

В Башкирии женщина стала инвалидом после плановой операции на позвоночнике


Зеленский признал, что Киев не хочет затягивания конфликта из-за больших потерь


В Шадринске прошла Спартакиада промышленных предприятий

Ростелеком: Объявлены итоги XIII конкурса «Вместе в цифровое будущее»

Объявлены итоги XIII конкурса «Вместе в цифровое будущее»: лидируют темы ИИ, кибербезопасности граждан и цифровизации отраслей народного хозяйства

Осенью Дворец борьбы в Уфе примет Международный форум «Россия – спортивная держава»


Посол Беларуси: Визит Лукашенко придал дополнительный импульс развитию двустороннего сотрудничества

Лукашенко рассказал о совместном развитии России и Беларуси


Глава Башкирии Радий Хабиров показал главкому ЦВО Дмитрию Глушенкову парк «Патриот»

Радий Хабиров встретился с главами Гродненского и Гомельского облисполкомов

Радий Хабиров с рабочим визитом посетил стройплощадку Центра спортивной борьбы в Уфе

Радий Хабиров возглавил делегацию Башкирии в Республику Беларусь


В Уфе зафиксирован выброс вредных веществ в воздух

В Уфе зафиксировано почти восьмикратное превышение ПДК вредного вещества в воздухе

В Оренбуржье сегодня начнётся первый фестиваль «Симфония Бузулукского бора»

Расплодились: Башкирия подняла лимиты охоты на пять животных региона


Туляк победил на Всероссийских соревнованиях по авиамодельному спорту

Штраф за курение на территории школ и детсадов увеличат до 3 тысяч рублей

В Уфе из горящей квартиры в 15-этажке на улице Менделеева спасли мужчину

Почему капитан «Флориды» Александр Барков играет за Финляндию, а не за Россию


Архангельская область войдет в федеральный историко-культурный туристический проект «Императорский маршрут»

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

АО «Транснефть - Север» выпустило молодь атлантического лосося в реку в Архангельской области

В Димитровграде проводят чемпионат России по парусному спорту в классе «микро»


Водитель так торопился к морю, что вдребезги разбил о дерево свою жизнь

На участке западного обхода Симферополя ограничено движение до ноября

Удивительно, но факт: в Симферополе снять квартиру дороже, чем в Севастополе

Выставка-предупреждение «Лицо беды»


Новостройки в I полугодия подорожали на 6%

Инструкция, которая спасет вам жизнь: что делать при появлении в небе беспилотника

В Уфе из горящей квартиры в 15-этажке на улице Менделеева спасли мужчину

В Башкирии пройдет Национальный финал чемпионата по стратегии и управлению бизнесом GMC 2024














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *