Главные новости Уфы
Уфа
Апрель
2023

Итәкле егетләр: Илсөя Бәдретдинова төркемендәге бөтен ир-атка ерыклы итәк киерткән

0

Җырчы Илсөя Бәдретдинова төркеме Уфа тамашачысы каршына яңа образда чыкты. Илсөя Бәдретдинова – зур эшләпәдән, чалбар-кәчтүмнән, ә төркемендәге бөтен егет тә – итәкләрдән. Ир-атлардагы итәкләр балтырга кадәр озын, итәкләрнең ерыклары билгә тикле. Кырыйдан бу егетләр чегән бароннарына охшаган. 

Дөрес, итәкләрнең бер ягы ачык – ул ерыктан ир-атларның чалбар кигән булуы күренә. 

Бу образны төркемнең өр-яңа образы дип тә атап булмас иде, чөнки Илсөя Бәдретдинова бөтен ир-атка да итәк киертүгә акрынлап килде. Баштарак биюче егетләр чыккалады, эшләпәне дә бөтенесе берьюлы кимәде, ә бу «итәкле» образ бөтен төркем ир-атларына да кагылган булып чыга.

Илсөя Бәдретдинова төркемнең яңа образын әлегә Татарстан тамашачысы күрмәде. Әлеге сәхнә образлары беренче булып Уфа-Аренада Башкортстанның халык артисты Вилдан Яруллинның юбилей концертында тәкъдим ителде.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *