Главные новости Ульяновска
Ульяновск
Апрель
2024

Ринат Рахматуллин колониядә утыруы турында: «Анда булып кайтуыма бер тамчы да үкенмим»

0

Ринат Рахматуллин исерек килеш автомобиль йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнеп, 6 айга колония-поселениегә хөкем ителгән иде. Җырчы кичә иреккә чыкты һәм үзенең беренче интервьюсын «Интертат»ка бирде. Анда вакытта җырчы нинди нәтиҗәләр ясаган? Нәрсәләр белән шөгыльләнгән? Алга таба планнары нинди? Бу хакта әңгәмәдә.

«Анда булып кайтканыма бер тамчы да үкенмим»

Ринат абый, хәлләрегез ничек? Үзегезне ничек хис итәсез?

Хәлләр Аллаһга шөкер, Гөлназ. Әле менә Казанга китеп барыш. Кәефләрем дә әйбәт, ирек - ирек инде ул. Монда иркен, биредә мин үземә-үзем хуҗа, өстән «командовать» итеп торучы юк. Үз планнарың, үз графигың белән яшисең.

Сез «колониягә эләгү, бәлки, миңа кирәк тә булгандыр» дип әйткән идегез. Ниндидер нәтиҗәләр ясадыгызмы?

Күп уйландым. Узган гомер юлым турында да, киләчәк турында да уйландым… Анда утыргач та, мине тәнкыйтьләп комментарий калдыручылар күп булды. Ләкин мин кеше үтереп утырмаган бит төрмәгә, авариягә эләккән. Ялгышулар теләсә кайсы кешенең тормышында була ала. Бүген булмаса, иртәгә, иртәгә булмаса, бер елдан булырга мөмкин. Кешене моның өчен беркайчан да гаепләргә ярамый.

  • Ринат Рахматуллин ирегеннән мәхрүм ителгән: «Әнкәй догалары саклап йөртте. Хәзер ул юк»

Бу вакыйга кешене кешедән аерырга өйрәтте. Чын дусларым барлыгына инандым. Якын-тирәмдә «дус» булып кыланып кына йөргән кешеләр дә булган икән. Мин анда эләккәч, алар югалышып бетте. Кемдер акча өчен, кемдер популярлык өчен дус булып йөргән. Авыр хәлгә калгач, ташлап киткән кешеләрне үземнең исемлегемнән сызып аттым.

Дөньга башкача карый башладым. Үземнең сүземне өздереп әйтергә өйрәндем. Минем «яхшы түгел» дип яши торган гадәтем бар иде. Алай яшәргә ярамый икән ул, әйтәсе килгән сүзеңне кешенең күзенә карап әйтергә кирәк икән.

Нәрсә әйтәсем килә, мин анда булып кайтканыма бер тамчы да үкенмим. Миңа бик зур сабак булды ул. Бу алты ай минем тормышымны нык үзгәртте. Яшәешемә анализ ясадым. Аракы эчеп, беркайчан да руль артына утырырга кирәкми... Менә эчеп җибәрәбез дә, үзебезне күрсәтәсе килә, уйламыйча эш итә башлыйбыз. Барлык кешеләргә әйтәсе килгән сүзем шул - беркайчан да эчкән килеш руль артына утырмагыз...

Аллаһка шөкер, ахыры шулай гына төгәлләнде дим. Әгәр дә шунда берәр кешене бәрдергән булсам? Җанымны кая куярга белмичә, үз-үземне күрә алмыйча яшәр идем гомер буе. Ярый мин алты ай гына утырдым. Анда бишәр, сигезәр елга хөкем ителгәннәр бар. Кайсының өстендә бер, кайсының өчәр мәет… Ике баланы таптатып үтергән берсе… Язмыш инде, аннан берничек тә узып булмый, Аллаһ сакласын.

Ә үзем берәр торбага бәрелеп, инвалид калган булсам? Кемгә кирәк син аннары? Беркемгә кирәкмисең. Гомер буе түбәгә карап ятарга кала. Сакланып йөрергә кирәк, әле сакланып йөргәндә дә, «Аллаһы тәгәлә сакласын» дип әйтергә кирәк.

Колония территориясендә мәчет бар, мәчеткә йөрдем. Һәр атна ял көнне безнең янга Мамадыштан хәзрәт килеп, вәгазьләр сөйләп, дингә өнди иде. Намаз уку, догалар, тәхәрәт алу кагыйдәләре - барысына да өйрәтте. Бик бирелеп тыңлый идем, анда вакытта дин белән җитди кызыксынып киттем.

Минем Буадагы дус малай, шунда утырып чыкканнан соң, дингә бирелде, соңыннан, хәтта, мәчет салдырды. Минем яныма хәл белешергә килгәч, үзе дә шул турыда сөйләп утырды, мине дә намазга басарга өндәде.

Андагы шартлар турында да сөйләгез әле? Нәрсәләр белән шөгыльләндегез?

Дөресен әйтәм, Гөлназ, мине анда барысы да таный иде. Җитәкчелек тә, хөкем ителгәннәр дә, барысы да хөрмәт белән карадылар. Без иртәнге сәгать 6да торып, зарядка ясый идек. Поселениенең үз ашханәсе бар. Анда 3 тапкыр ашаталар. «Дегетле»дә ир-атлар гына түгел, 35ләп хатын-кыз да утыра. Ашарга алар пешерә иде.

Поселениенең үз терлекләр фермасы бар. Анда ит һәм сөт өчен мал-туар тоталар. Бакчада бәрәңге, помидор, кыяр, кәбестә, кишер, чөгендер, борчак кебек барлык төр яшелчәләрне дә үстерәләр. Ашханәдә барлык ризык та үз территорияләрендә үстерелгән продуктлардан әзерләнә. Ипигә кадәр үзләре пешерәләр. Анда беркем дә эшсез утырмый, барысына да эш җитәрлек.

Ул эшләрдә сез дә катнаштыгызмы?

Мин кешеләргә инструментлар биреп торучы булып эшләдем. Иртән аларны хөкем ителгәннәргә биреп җибәрәсең, кич белән, кул куеп, кире тапшыралар. Мине артык авыр эшләргә куймадылар.

Күбесе фермада, көрпә складында эшли. Поселениенең басу-кырлары бар. Хәзер менә чәчүлек эшләре башланачак.

Көнгә 4 тапкыр тикшерү уза идек. Отбой сәгать 10да. Безнең секциядә 14 кеше иде, ике яруслы караватларда йокладык.

Анда конвой белән дә, строй белән дә йөрмисең. Тик колония, барыбер колония инде, режим буенча яшәргә туры килә. Мәсәлән, ярамаган җирдә тарткан яки бейджиклы бушлатыңны кимәгән өчен дә җәза бирергә мөмкиннәр. Тикшерү вакытына, эшкә чыкмаган өчен җәзага тарта алалар.

Сезгә эләккәне булдымы соң?

Юк, миңа юк. Әле киткән көнне дә бер колония хезмәткәре: «Ринат абый, сез стройда гел беренче рәттә басып тора идегез. Тикшергән вакытта сезнең фамилияне әйтүе миңа шулхәтле кыен иде. Яраткан җырчыбызның биредә басып торуы авыр иде, фамилиягезне атыйсым килмәде. Бу- сезнең дөнья, сезнең урын түгел, сезнең урын - сәхнә түрендә», – дип озатып калды.

Бер почмакта телевизор карап була иде. Үзенең буфеты бар, анда чәйләр кайнатып эчеп була. «Передача» аша китерткән азык-төлекне сакларга суыткыч бар. Нәрсә дип әйтим, андый ук кырыс шартлар түгел иде. Мин, хәтта, үземнең синтезаторымны китерттем. Миңа кечкенә генә аерым бүлмә бирделәр. Иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә булды.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Төрмәдән хат» дигән җыр яздым»

Иҗат турында сөйләшик, алайса. Нинди җырлар иҗат иттегез? Алар кайчан дөнья күрәчәк?

Анда вакытта 7 җыр язылды. Баштарак, борчылгангадыр, илһам килмәде, торгынлык чоры булып алды. Аннан инде әкренләп язасым килә башлады. Иң беренче итеп «Төрмәдән хат» дип аталган җыр яздым. Аның сүзләре дә, көе дә үземнеке. Калганнары мәхәббәт турында, үземнең хис-кичерешләремне җырларыма салдым. Дуэт белән башкару өчен дә бер җыр язылды. Микрофон белән колонкамны алып килергә дә рөхсәт иттеләр. Бөтен бәйрәмнәрдә дә колониядә концертлар куя идем.

Иҗат юнәлешегезгә ниндидер яңалык кертергә уйламыйсызмы? Яңа стильдәге җырлар, мәсәлән?

Минем үземнең шансон кебегрәк бер стилем бар бит инде. Шул стильдән артык еракка китәсем килми. Идеяләрем бар, әлбәттә. Концерт эшчәнлеген тулыландырырга иде. Хәзер Марсель Мәхмүтов белән яңа программа әзерлибез. Көз көне тамашачым алдына өр-яңа сценарий, яңа экраннар, сәнгати сюжетлар белән чыгу ниятем бар. «Төрмәдән хат» дигән җырга клип төшерәчәкбез. Аннан махсус операциягә багышланган җырым бар. Аңа клип төшерергә торабыз. Концертлар, Сабантуйларда чыгыш ясарга исәп. Якын арага шундыйрак планнар.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Инде гастрольләр графигын да язып элгәнсез. Сез анда вакытта мондагы эшләрегезне кем алып барды?

Администраторым, якын кешем минем мондагы барлык эшләремне алып барды. Концертлар, чыгышлар буенча килешүләр төзеде. Минем телефоным анда иде. Ул барлык шалтыратуларны кабул итеп барды. Кайчан чыгачагым алдан билгеле иде. Май аенда, Аллаһ теләсә, Түбән Новгород өлкәсенә, Нижгар якларына китәбез. Май ахырында Пенза яклары көтә.

Сезнең иҗаттан тыш башка керем чыганагыгыз бармы?

Юк, мин иҗат белән генә шөгыльләнәм. Заказга җырлар да язам. Җырлар сорап, бик күп чыгалар. Анда вакытта да эшләдем. 29 апрельдә Ульян өлкәсе Кулатка районында классташлар очрашуы булачак. Махсус алар өчен колониядә бер җыр яздым. 29 апрель көнне барып, шул җыр белән чыгыш ясаячакмын.

«Сөйгәнем атна саен килеп йөрде»

Сез анда утырганда яраткан кешегез, балаларыгыз килеп йөрдеме?

Минем якын кешем атна саен кыска, озын очрашуларга килеп йөрде. Гел телефонда булды. Кызларым да, дусларым да килеп йөрде. Кырыс режим булмаса да, колония колония инде ул, чикләүләр зур. Аларның ярдәме белән мин ярты елның ничек узып киткәнен сизмәдем дә.

Машинагыз кызыгыз исемендә булган икән. Кызыгызның проблемалары булмадымы? Сезгә үпкәләп йөрмәдеме?

Ярый әле кыз исемендә булган, югыйсә, машинаны «конфисковать» итәләр иде. Статьяның карары шундый булды. Машинаны алып кала алдык.

Кызым белән мөнәсәбәтләр яхшы, үпкәләмәде.

Фото: © Ринат Рахматуллин архивыннан

Сез анда вакытта аралашуны яраткан кешегез аша алып бардык. Аның белән яшь арагыз зур булуы хакында да сөйләгән идегез. Сез анда, ул – иректә, аны көнләмәдегезме?

  • Ринат Рахматуллин: «Римма Никитина – минем өчен карт, сөйгәнем аннан күпкә яшьрәк»

Сөйгәнем - минем иң зур терәгем. Мин аңа үземә ышанган кебек ышанам.

Көнләшү азмы-күпме бар инде ул. Нормаль ир-ат көнләшергә тиеш, тик көнләшүнең дә төрлесе була. Рамкалардан чыкмаска кирәк. Сөйгәнем гел минем белән элемтәдә булды. Без аның белән көне буе диярлек телефоннан сөйләшә идек. Андагы җирле телефон аша элемтәгә чыга идем, телефонга көненә бер мең сум акчам китеп барды. Яраткан кешем (ред.: Ринат абый әлегә аның исемен әйтергә теләми) миңа әйтмичә беркая бармады. Мин монда чакта, кайтып, әниләре янында торды.

Гаилә кору ниятегез булу турында да әйткәнегез булды.

Без сөйгәнем белән күптән бергә инде. Гаилә кору… тиздән, быел дип уйлыйм.

  • Ринат Рахматуллин: «Җәйгә өйләнү ниятем бар»

«Аш белән атканга, таш белән атты»

Сезгә тамашачыгыз теләктәшлек белдердеме? Нәрсәләр яздылар?

Анда эләккәч, төрле сүзләр ишетергә туры килде. Минем турыда «качкан» дип тә сөйләгәннәр. Комментарийлар шуның өчен бит инде алар, фикер алышу өчен азык. Кемдер яклап яза, кемдер тискәре фикерен калдыра. Идеаль кеше юк бит җир йөзендә, мине дә барысы да яратып бетерми. Бөтен дөнья белән ярата алмыйлар бит.

Концерт директорыгыз дип таныштырып, сезнең турыда шактый кискен фикерләр әйткән кешегә дә үпкәләдегез бугай.

Ул – мин 3 тапкыр куып, 3 тапкыр кире кабул иткән кеше… Күңелем нечкә булгач, кешене кызгандым. Әнисе дә: «Ринат, булышыгыз инде, алыгыз инде улымны эшкә», - дип чыккан иде миңа.

Ул минем концерт директорым түгел, минем төркемдә андый вазифа, гомумән, юк. Үзен-үзе шулай игълан иткән, чынлыкта, минем концертта алып баручы булып эшләгән иде.

Шактый шук, урлап тотылып, утырып чыкканы да бар. Мәрхүмә Эльмира Сөләйманованың да шактый әйберләрен урлаганы булган. Әле мин тегендә утырганда да «мин Ринат Рахматуллинның концерт директоры» дип, минем исемнән сөйләшеп, үзенең проблемаларын хәл итеп йөргән.Чистай ГАИлары да, Ульяновск малайлары да эзли аны. Банкетка барам дип әйтә дә, «предоплата» ала да, килми икән.

Минем ул кеше белән башка аралашасым да, аны үземә якын китерәсем дә килми. Бөтен Россиягә әҗәткә баткан кеше.

Берьюлы: «Син урлыйсың бит», – дип үзенә дә әйттем. Кире какмады. «Әйе, мин карак. Кечкенәдән шулай урлап үскән бала, берни эшләтә алмыйм», - диде. Ул килгәч минем төркемдә дә әйберләр югалганы булгалады.

Минем турыда теләсә-нәрсә сөйләп, интервью бирүе күңелемә тиде. Рәхмәтсез кеше. Төркемемдәгеләр дә: «Нигә аласыз сез аны кире?» – дип әйтә торганнар иде. Мин кешене кызганам шул, язмыш дулкыннарына ташлыйсым килми. Менә нәтиҗәсе: аш белән атканга, таш белән атты.

Фото: © социаль челтәрдән

«Мин шул авариядән соң грамм да капкан кеше түгел»

Бу хәлгә юлыгуыгыз иҗатыгызны тагын да күтәреп, сезне популярлаштырып җибәрмәсме икән? Ничек уйлыйсыз?

Көтәбез инде. Әле колониядән кайтып, сәхнәгә чыккан кешеләр турында ишеткәнем юк минем (көлә). Яңадан тамашачы күңелен яуларга җыенучы Ринат Рахматуллин әле беренче генә. Минем үземнең яраткан тамашачым бар, нәрсә генә булмасын, алар барыбер миңа тугры дип уйлыйм.

Утырып чыккан кешеләр бар инде ул, алар аны белгертмиләр генә. Минеке бөтенләй резонанс булды, бөтен Россиягә чыкты…

Мин, кайберәүләр кебек акчалар түләп, судьяларны сатып алып йөрмәдем. Мин «заслужил» дип, суд карары белән килештем. Беренче көненнән алып, соңгы көненәчә утырып чыктым. Димәк, шулай тиеш булган.

Сезнең үзегезне яхшы күңелле кеше дип сөйлиләр. Ни өчен гел-гел бәлаләргә юлыгып торасыз икән? Кеше рәнҗеткәнегез булмагандыр бит?

Бу кешене рәнҗетүдән дә тормый. Бу - карма дип атала. Әле ул нәселдән үк килергә мөмкин. Бәлки, минем әллә кайчангы бабаларымның кырын эшләре булгандыр, мин шулар өчен түлимдер. Болай мин үзем кеше рәнҗетеп йөргән кеше түгел. Киресенчә, минем яхшы күңелле булымны белеп, аны көчсез ягым дип санап, кулланучылар да күп булды. Тик мин хәзер кем белән ничек сөйләшергә кирәклеген беләм инде. Эстрада да, гади тормышта да. Мин хәзер дә шул ук ачык, киң күңелле Ринат, ләкин кайбер кайбер якларымны үзгәртергә туры киләчәк.

Эчүне ташларга уйламыйсызмы, Ринат абый? Дусларыгыз да «Ринатны бары тик шул эчүе генә харап итә» дип әйтәләр..

Эчү беркайчан да, беркемне дә яхшылыкка алып бармады. Аракы, эчү аркасында мин күп әйберләр югалттым. Әле ярар, 30 тапкыр авариягә очрап, бу хәлләр 6 ай колониядә утыру белән генә төгәлләнде дип шатланып туя алмыйм. Аллаһ тәгалә саклаган мине.

Шул авариядән соң мин грамм да капкан кеше түгел. Үзеңә бер максат куйсаң, аның турында уйламыйсың да ул. Кайвакытта кеше эшсезлектән дә эчеп җибәрә. Эш белән мавыккан кеше эчми. Алга таба, Аллаһ теләсә, аек тормыш рәвеше алып барырга исәбем.

Ринат абый, рәхмәт, сезгә уңышлар телибез!







Азербайджанцев оправдали за убийство спортсмена Евгения Кушнира в Самарской области. Делом заинтересовался глава Следкома РФ А. Бастрыкин

Лукашенко лоббирует интересы Алиева по изоляции Армении

МОСКОВСКИЙ ФЕСТИВАЛЬ ПОД ФЛАГОМ РУССКИХ СУПЕРГЕРОЕВ.

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)


Выставки индустрии моды в Москве

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)

Выездной Фотограф для всех желающих, ну и конечно Артистов и Музыкантов.

«585*ЗОЛОТОЙ» назвала топ-10 самых популярных драгоценных камней в России


$90,000 settlement approved in teen’s bullying lawsuit against LAUSD

Ballroom culture coming to the Long Beach Pride Festival

Gunmen open fire and kill 4 people, including 3 foreigners, in Afghanistan's central Bamyan province

AML check crypto


Бастрыкин затребовал доклад о насильственном отношении к детям из Москвы

Сотрудник Дубненского отдела вневедомственной охраны Главного управления Росгвардии по Московской области встретился с учащимися МОУ СОШ №1

Чесменская церковь.Санкт-Петербург

Аул Куруш в Дагестане


Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)

Sea War: Raid 1.131.0

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)

Five new Steam games you probably missed (May 20, 2024)



В Ульяновске обучают управлению БПЛА учителей

Ульяновские росгвардейцы приняли участие в полумарафоне «ЗаБег.РФ»

Хотела «ширкнуть». В Ульяновске женщина убила мужа одним ударом

Строители разошлись во взглядах на будущее // Артем Чайка консолидирует бизнес 3S Group


В Ульяновске 3 июня стартует проект «Лето во дворах»

При поддержке ПСБ в Ульяновске прошел Международный полумарафон «ЗаБег.РФ»

«Дачный сезон». Севастопольцы в числе тех, кто больше всего готовы заплатить за дачу

Синоптики предрекли новые заморозки в мае более чем в 20 регионах России


В Ульяновской области жильём требуется обеспечить 416 тысяч семей

По Волге в Африку. Ульяновцы презентовали торгово-логистический канал на международном форуме в Казани

В ЦТК концерт, посвященный юбилею Алсу Альметовой

В Ленинском и Засвияжском районах отключили ГВС до субботы


Российский теннисист Медведев опустится на строчку в рейтинге ATP

Рыбакина узнала свое место в новом мировом рейтинге

Соболенко проиграла Свентек в финале турнира WTA-1000 в Риме

Путинцева вернулась после 0:6 и одержала важную победу


В Ульяновской области жильём требуется обеспечить 416 тысяч семей

Дефицит 152 млн рублей: на рекультивацию полигона в Красном Яре ищут деньги

Летом ульяновские подростки пойдут работать официантами, курьерами, аниматорами: список работодателей

25 мая в Ульяновской области не будут продавать алкоголь


Музыкальные новости

Цой жил: съемки звезды «Кино» и эксперименты Билли Айлиш

«Я заставила себя не испытывать чувство голода»: Анастасия Волочкова рассказала в шоу Анфисы Чеховой на ТВ-3 о своём детстве

SHOT: к организаторам шоу Егора Крида предъявили судебный иск на 320 тыс руб

Создание Сайтов. Создание веб сайта. Создание сайта html. Создание сайтов цена. Создание и продвижение сайтов. Создание сайта с нуля. Создание интернет сайта.


Сегодня в Ульяновской области отмечается День организаторов выборов

Хотела «ширкнуть». В Ульяновске женщина убила мужа одним ударом

Ульяновские росгвардейцы приняли участие в полумарафоне «ЗаБег.РФ»

В Ульяновске есть вакансии с зарплатами до 100 000. Успей трудоустроиться


Разгром в Москве и драма в Сочи: «Динамо» без труда сохранило лидерство, но «Краснодар» остался в гонке за золото РПЛ

Выездной Фотограф для всех желающих, ну и конечно Артистов и Музыкантов.

Бухалово и Париж: откуда появились необычные и смешные названия населенных пунктов в России

Азербайджанцев оправдали за убийство спортсмена Евгения Кушнира в Самарской области. Делом заинтересовался глава Следкома РФ А. Бастрыкин


Таксист весь в крови. В Димитровграде произошло жёсткое лобовое ДТП

Представители Ульяновской области и Калининграда нашли новые перспективы сотрудничества в сфере экономики, туризма, культуры и образования

Атаки беспилотников грозят скачком топливных цен

В Ульяновске начали ремонтировать проезд Инженерного


Владимир Путин попросил передать послание духовному лидеру Ирана

Владимир Путин наградил ульяновскую актрису Оксану Романову

Ульяновские власти рассматривают прямой авиарейс в Китай

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» помогает В.В. Путину улучшить либо вообще отменить налоги в обществе.


Новые компетенции ФБУ «Ульяновский ЦСМ»: специалисты центра теперь проводят поверку приборов для ПЦР-диагностики

112: актрису Немоляеву экстренно госпитализировали с подозрением на ковид

Светлану Немоляеву госпитализировали с COVID-19 в Москве

Светлану Немоляеву госпитализировали с COVID-19 в Москве



На санитарную пятницу в Ульяновске вышло более 3000 человек

День ранней диагностики меланомы продлился в Ульяновске трое суток

Актёр из «Слова пацана» Кологривый просит помочь девочке с онкологией из Ульяновска

Знали каждого в лицо. В Ульяновске поздравили фармацевтов - ветеранов отрасли



Парад кандидатов от «ЕР»: коммерсанты, кукловоды, спортсмены

В Ульяновске 3 июня стартует проект «Лето во дворах»

Спортсмены из Ульяновской области добились побед в чемпионате Мордовии

Экзамен по боксу. Юные ульяновские спортсмены сразились за призы и кубки


Президент Камеруна получил послание от Президента Лукашенко


Губернатор провел переговоры с президентом Татарстана

Алексей Русских встретился с главой администрации Радищевского района

Губернатор Русских провел переговоры с Раисом Татарстана

Губернатор Алексей Русских пригласил ульяновцев посмотреть на «Древний мир»


В гнезде солнечных орлов пропало одно из трех яиц

Железнодорожники провели в Ульяновске экологический рейд

Я - коллекционер. Почему Станислав Стрюков собирает значки с птицами и музеями

В четырёх районах Ульяновской области из-за холодов приостановили яровой сев


В Ленинском и Засвияжском районах отключили ГВС до субботы

25 мая в Ульяновской области не будут продавать алкоголь

По Волге в Африку. Ульяновцы презентовали торгово-логистический канал на международном форуме в Казани

Дефицит 152 млн рублей: на рекультивацию полигона в Красном Яре ищут деньги


В Архангельске назвали лучшие любительские творческие коллективы Северо-Запада

Байкеры Архангельска открыли мотосезон

Еженедельный вестник катастроф

Истории жителей Поморья представили в семейном мюзикле в Архангельске


В Улан-Улан-Удэ пройдет летний дэгэлфлешмоб, организованный театром Бурдрамомы: Россия, Театр и Культура, Дети

Литературный монолог «По праву памяти», к 105-й годовщине со дня рождения А.С. Крупнякова, советского и российского писателя.

Коллекция CD этномузыки экзотических стран представлена на открытии выставки в Симферополе

Выставка славянских истоков «В бессмертье уходит всеведенье литер простых»


Летом ульяновские подростки пойдут работать официантами, курьерами, аниматорами: список работодателей

Дефицит 152 млн рублей: на рекультивацию полигона в Красном Яре ищут деньги

Заморозки снова идут в Ульяновскую область: названа точная дата

В ЦТК концерт, посвященный юбилею Алсу Альметовой














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *