Главные новости Якутска
Якутск
Июнь
2023

Буа Сабантуеннан репортаж: «Бу Татарстанда беренче чын Сабантуй»

0
Буа Сабантуеннан репортаж: «Бу Татарстанда беренче чын Сабантуй»

Татарстаныбызда район Сабантуйлары гөрли. Быел Буа Сабантуеның төп үзенчәлеге – ул Сабантуйга милли киемнәрдән килү. «Интертат» Буа Сабантуеннан репортаж тәкъдим итә.

Буага Казаннан көндезге 12дә килеп җиттек. Үч иткәндәй, һава торышы салкын, җиләс һәм күк йөзе болытлы иде. Аннары бөтенләй яңгыр ява башлады. Яңгырга эләкмәсәң, Сабантуйда булган төсле булмый инде ул! 

Сабантуй башланырга бер сәгать. Халык аз. Шулай да Сабантуй кибетләрендә бала-чагаларны күрергә була иде. Һавада поп-корн, баллы мамык исләре борынга килеп терәләр. Тәмле. Нәкъ балачак исе. Асфальт яңгырдан юеш. Ап-ак аяк киемнәр пычранып беткәч, чирәмнән атлап бардым. Кабат чип-чиста булды. 

Милли киемнәрдән атлап баручы ир-атлар, ханымнар байтак иде. Гадәти булмаган күренеш. Күз ияләнмәгән. Басма башында түбәтәй киеп фотога төшүче апаны күрдем. Түбәтәй татарныкы түгел бугай. Бизәге үзгә. Ханым мине күрү белән, елмаеп куйды. Кәефе күтәренке, Сабантуйга шат. 

Мин үзем Буаныкы түгел, Апастан килдем. Исемем – Ләйсән Акберова. Ирем Буа театрында эшли, ул бирегә эшкә килде. Әлеге түбәтәйне иптәшем Үзбәкстан алып кайтты. Минем өстемдә татар костюмы иде, әмма яңгыр яугач, салырга туры килде. Машинада калдырдым.

Буага Сабантуена ел саен киләбез. Ирем 2007 елдан бирле театр өлкәсендә кайный һәм ел саен чыгыш ясый. Мин – «группа поддержки». Балаларыбыз да биредә. Ике кызым бар. Берсе тормышта. Оныгым да бар минем. Мин инде дәү әни, – дип елмайды Ләйсән ханым.

Яңгыр булуга карамастан кәефләр шәп. Күңелле, матур-матур күргәзмәләр ясаганнар бит инде. Быел күп кеше татар халык киемен киеп килгән. Ир-егетләр дә түбәтәй ала. Бу барыбер бит инде – прогресс! Милли киемнәрне мин бик хуплыйм. Карагыз сез, милли киемнәрдәге әбиләргә! Шул кадәр килешә! Һава торышы әйбәт булса, күлмәкләр өстеннән курткалар киелгән булмаса, бик матур булган булыр иде инде, әлбәттә.

Ләйсән ханымның кызы Риана да килеп җитте. Кыз Сабантуйларга ел саен йөргәне шаурма ашарга яратканы турында сөйләде. Мамыкны яратмавын әйтте. Моңа да гаҗәпләндем. Балалар арасында мамыкны яратмаучылар да бар икән, минәйтәм.

Шулай сөйләшеп торганда, Ләйсән апаның каяндыр кодалары, туганнары, дәү-әниләре, иптәше пәйда булды. Сабантуй чынлап та туганнар белән очрашу урыны инде ул! Кая борылсаң да, туганнар, дуслар, танышлар. Барысы белән исәнләшеп бетәргә дә кирәк бит! Берсенә сәлам бирмичә калма.

Ринат Акберов Буа театрында эшли. Аның сүзләренчә, алар театрлаштырылган тамаша куячаклар. «Без Сабантуйны ачып җибәрәчәкбез. Элек бит инде йолалар булган. Без шул күренешләрне күрсәтеп алабыз», – диде ул.

Фото: © Ралинә Сәлимова

Фото: © Ралинә Сәлимова

Асфальттан чын милли киемнән киенгән бер апа килә. Ай-яй матур иде образы! Ул Буа районыннан Гөлия Садыйкова булып чыкты. Ул мәктәптә химия белән биология укытучысы булып эшли икән. 

Кәефләр күтәренке, әле кереп кенә барыш. Яңгыр комачауламаса, ахырга кадәр калырга ниятлим. Татар эстрадасын тыңлыйсым килә. Мин эстрададан, үзем җырлый белмәгәч, барысын да яратып тыңлыйм. Барысы белән дә сокланам, горурланам. «Алар молодцы!» – дип карыйм, - диде ул.

Фото: © Ралинә Сәлимова

Каршыга милли киемнән тагын ике апа очрады. Алсу Кәримова белән Гөлнара Сафиуллина биредә кунакларны каршы алачак икән.

Без милли ризыклар пешердек. Өчпочмак, кыстыбый, кабартма, чәк-чәк. Кәефләр шәп, чарада ел саен катнашабыз. Алла теләсә, яңгыры да туктаячак. Кич белән татар эстрадасын тыңлаячакбыз. Без үзебезнең Рафаэль һәм Динә Латыйповларны яратабыз, - дип сөйләде Алсу апа.

Фото: © Ралинә Сәлимова

Җитәкчеләр килгәнче, аларны каршы алырга әзерләнеп торучылар янына, ишегалдына үттем. Анда тимер сугучыга күзем төште. Ул мичтә тимерне яндырып, шунардан самовар өчен кыстыргычлар ясый иде. Исеме – Сергей. Тимерче фәлсәфи карашлы, тарих белән кызыксынучы кеше булып чыкты.

Фото: © Ралинә Сәлимова

 Ә тимерне кемнәр шулай итеп суккан? Татарларымы, руслармы?

Бу сорау мине генә борчымый икән. Мәсәлән, Казан ханлыгында атлар булганмы?

Булган әлбәттә.

Атларга кемдә булса дага ясарга тиеш булган бит инде. Димәк, тимерчесе дә булган. Татарлар гомумән күчмә халык булган. Алар башта Болгарда, аннары Казан ханлыгында тукталган. Әгәр Татарстан тарихын укысак, татарлар авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән. Терлек асраган. Сату белән шөгыльләнгән. Кыскасы, тимерче – ул бөтен җирдә дә тимерче. Алар Африкада да, Америкада да, Кытайда да бар.

Тимерче хәзерге яшьләргә дә зарланып алды.

Яшьләр хәзер бөтен нәрсәне дә онытты. Тукайны да, Пушкинны да. Минем балачакта олы томнар бар иде. Мин аны башыннан ахырына кадәр укып чыктым. Батырлар турында күп укыдым. Китап уку тирән фикерләргә өйрәтте. «ТикТок» нәрсә ул? Берәү таныласы килү максатыннан кыска видео төшерә дә, шуның белән шул. Ә, мәсәлән, тарих турында сораша башлыйсың – кеше югалып кала.

Безне сөйләшүне милли киемнән бер абый тыңлап торды. Һәм вакыты белән «әйе шул», «оныттылар-оныттылар» диде. «Абый, сез кем буласыз?» – дим. Буа районы Адав-Тулымбай авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтҗанов булып чыкты.

Балалар әдәбиятны укымый дисез инде алайса?

Юк, укымый.

Сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?

Әнә шул интернет, телефон, уеннар, көнбатыш пропагандасы...Үзегез беләсез, интернетта нәрсә генә юк. Шуның белән балаларны «пичкают». Пушкинны – забыли! Тукайны – забыли! Все забыли! Килде-кирәкмәгән белән башларын катыралар. Ленин кем дип сорасаң, белмиләр алар аны. Бер егеттән Ленин турында сорагач: «А кто он такой?» – ди. Минәйтәм, син мәктәптә укымадыңмы әллә? Хәзергеләрендә бөтенләй юк. 15 ел элек мәктәп бетергәннәр дә Ленинны белми. Мин гаҗәпләндем.

Гаеп кемдә булып чыга? Ата-аналардамы?

Барысында да. Ата-анада да, укытучылар да. Гомумән мәгариф система үзгәрде. Без институтны үзебез укып тәмамладык. Беркаян күчермичә. Аннары шул ук институтны минем малай бетерде. Безнең уку белән аларның укуын чагыштырсаң, нык аерыла. Укымыйлар, кыскасы. 

Азат абый, менә сез милли киемнәрдән килгәнсез. Үз теләгегез белән киеп килдегезме яки кирәк булгангамы?

Район башлыгы шундый тәкъдим белән чыкты. Безнең татар халкы милли киемнәрне тагын - забыли. Бүгенге көндә милли киемнәрдән килүчеләргә карыйбыз. Беренчедән, кызыклы, икенчедән, матур. Милләтебез белән горурланабыз без. Ә милли киемнәрне без кеше җирләгәндә киябез, каядыр ашка баргач киябез.

Узган ел белән чагыштырганда Сабантуйны оештыру буенча үзгәрешләр бармы?

Бар. Ел саен үзгәреп бара. Сабантуйның төзелешләре, мәйдан, ишегаллары әйбәтләнә. Камилләшергә тиеш инде ул. Бу фәлсәфә законы. Камилләшмәсә, бетә ул аннары. Быел милли киемнәрдән килү үзенә бер матур әйбер.

Сабантуйда ниләр карарга яратасыз?

Ат чабышы, көрәш. Ат чабышында атның да йөрәге сикерәдер, карап торганда үзеңнеке дә сикерә. Ат белән бергә йөгерәсең. Бу кешегә шундый дәрт бирә. Көрәштә дә шул ул хәл.

Көрәшкә килгәндә, ничек уйлыйсыз, гадел үтәме ул?

Заманнарда да гадел булган. Булмаса, төзәткәннәр. Андый күренешләрне үземнең дә күргән бар. Бер 30-40 еллар элек булгандыр. Бер көрәшче күз алдында җиңеп бара, юк, зурда утырган кешеләр үзенекен калдырмакчы булалар. Аннары халык түзмәде. Хәзер дә шул күз алдында тора. Халык мәйданга бәреп керде дә, чын батыр кала торган егетне күтәреп алып, трибунага алып менеп, бастырып куйдылар. Бетте.

Хәзер көрәшне сөйләшеп көрәшәләр, диләр бит.

Белмим анысын. Спорт – ул хәзерге заманда бизнес. Хоккей да, футбол да. Анда нәрсә барганын без белмибез. Без гади караучылар гына.

Татар эстрадасына мөнәсәбәтегез нинди?

Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловалар алар легенда. Элеккеге җырлар алар мәгънәле, күңелгә үтеп керә торган, җыры да, көе дә. Хәзерге җырларны тыңлыйсың да, шарманка кебек кенә. Яшьләргә ошый, чөнки биергә, сикерергә була. Анысы да кирәктер инде аның. Фәлсәфә законы – үзгәрергә тиеш бар да.

Фото: © Ралинә Сәлимова

Сәгать бердә җитәкчеләр дә килеп җитте. Программа буенча Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килергә тиеш иде. Аның урынына ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева килде. 

"Буа-Алан" территориясенә кергәндә гармунчылар, фольклор ансамбльләре һәм «Татар матрешкалары» прологы белән «Гольфстрим» үрнәк-хореография коллективы Сабантуй кунакларын каршы алды. Милли киемнәрдәге кызлар кунакларга милли ризыклар, ягъни чәк-чәк, ипи-тоз тәкъдим итте. Сабантуй территориясенең башында Авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе тора иде.

Сабантуйда татар, рус, чуваш ишегаллары гөрләде. Җитәкчеләр ишегалларына кереп, һәр ноктада булып чыкты. Алар һәр халыкның гореф-гадәтләре, йолалары белән танышты, милли ризыкларыннан авыз итте.

Татар ишегалдында Буа дәүләт драма театры артистлары каршы алды. Биредә йоннан җеп ясау буенча мастер-класс, «Бүләкләр җыю» йоласын, казны майлау өчен каз канатларын ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр.

Биредә мәчет сувенирлары ясаучы Буа районы Норлат авылыннан Илгиз Гыйниятуллинны да күрдем. Мин күптән түгел генә анардан интервью алган идем. 

  • Агачтан мәчет сувенирлары ясаучы кул остасы: «Бисмилланы әйтмичә, эшкә тотынмыйм»

Ул мине ачык йөз белән каршы алды.

Менә күргәзмәгә чыктык Сабантуйга. Кешегә матурлыкны күрсәтмәкче булам. Бераз кеше шатлансын дим.

Кәефләр ничек соң?

Бәйрәмчә, Аллага шөкер. Яңгыр яумыйча тора иде, Сөбһаналлаһ, яңгыр да булды.

Быел Буада Сабантуй үзенчәлекле үтә. Милли кимнәрдән килүгә ничек карыйсыз?

Бу безнең милли бәйрәм бит инде. Шулай булырга тиештер ул.

Илгиз абый үзе ясаган мәчет сувенирлары фонында фотога төшерергә сорады. Мишәрчә әйткәндә, фотога «суктык». 

Биредә Марат Җәббаровка мәчет манарасына ай ябыштырырга тәкъдим иттеләр. Ул аны төз итеп беркетеп тә куйды.

Аннары чуваш һәм рус ишегалларында чигелгән сөлгене баганага бәйләделәр, яңа сауган сыер сөтеннән авыз иттеләр, тәңкә суктылар. 

Саха Республикасы (Якутия) Югары Вилюй районы башлыгы Владимир Поскачин Сабантуй белән бик канәгать иде. Аның йөзеннән елмаю төшмәде.

Атмосфера биредә бик әйбәт, бәйрәмчә. Безгә монда бик ошый. Без монда өчәү. Бәйрәм шундый милли, җанлы! Мин биредәге гореф-гадәтләрнең саклануына бик шат. Барыгызга да яхшы, мул гомер телим. Бөтен кешенең дә эше, һәр бизнесның үсеше булсын. Россиядә дус халык булып яшик, - дип сөйләде ул.

Аның киеменә, образына игътибар итегез. Матур бит?

Фото: © Ралинә Сәлимова

Алга таба килгән кунакларны, җитәкчеләрне «Унике кыз» риваяте белән таныштырдылар. Бәетләрдәге каһарманнар белән бер рәттә, хатын-кызларының затлылыгын, корбанлыгын, тугрылыгын һәм матурлыгын данлаучы күп кенә риваятьләр сакланган. Бу риваятьләрдә сугышчы кызлар туган илләрен кол итәргә омтылган чит ил илбасарларына каршы көрәшкән. Буа төбәге тарихында да шундый хатын-кызлар булган. 

Аннары җитәкчеләр трибуналарга узды. Алар чыгыш ясаганчы татар халкының гореф-гадәтләрен күрсәтә торган, «Чал гасырларда безне эзләр» дип аталган театрлаштырылган тамаша куйдылар. Татар халкының чын йолаларын күрсәттеләр. 

Беренче булып Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов чыгыш ясады. Нәкъ менә аның тәкъдиме буенча, быел Буа Сабантуе милли киемнәрдән уза. 

Бәйрәмнең масштабы ел саен киңәя. Бу татар милләтенең гореф-гадәтләре көчле булуын аңлата. Шуңа күрә быел без бәйрәмне башка ракурста күрсәтергә булдык. Милли костюмнар киеп, без үз халкыбыз өчен горурлык белдерәбез. Бу Татарстан Республикасында беренче чын Сабантуй! Бүген безнең идеябезне хуплап милли киемнәрдә килгән һәркемгә бик зур рәхмәт, – диде ул.

Марат Җәббәров Буа районы халкын һәм килгән кунакларны Сабантуй бәйрәме белән котлады.

Хөрмәтле буалылар, Сабантуй кунаклары, кадерле дуслар, сезне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исемемнән халкыбызның борынгы һәм күркәм бәйрәме белән котлыйм. Биредә төрле милләт вәкилләре һәм дин әһелләре очраша. Татулык, бердәмлек, дустанә мөнәсәбәт хакимлек итә, – диде ул.

Аннары Агросәнәгать комплексы алдынгыларын бүләкләү тантанасы булды. Шуннан соң, Сабантуй тантанасы ачык дип игълан ителде.

Буада спорт ярышлары башланды. Аркан тарту, гер күтәрү, штанга күтәрү, җиңел атлетика, армрестлинг, шашка һәм шахмат буенча турнир һәм милли уеннар. Халык ат чабышы һәм көрәш карады. Көрәшне ярата халык! Бер генә әйбер күңелне төшерде – ул да булса кеше утыра торган эскәмияләргә аяк киеме белән менеп басып карау. Яңгыр яуды, җир пычрак бит. Тузанны кагып булса да төшереп, утырып була иде.

Аннары теләсә-кайсы Сабантуйга хас булганча, кеше ашый торган җирдә чүп иде. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми дә бәлки. Анысы да гореф-гадәткә әйләнеп бара бит инде. Пычратмыйча булмый.

Сабантуйда квадроцикллар, арбалы атлар, мөгезле алар (единорог) костюмын кигән атлар да бар иде. Кыскасы, бар да матур, күңелле, төсле, бәйрәмчә. Кичкә таба халык та күбәя башлады. Бөтен эшләрне бетереп килгәннәр булса кирәк. 

Кызганыч, концерт кичке 8дә генә башлана иде. Салаватның концертын һәм салютны күреп булмады. Шулай да Сабантуй бик матур узды, дип әйтә алам. Милли җанлы татарларны күреп, горурлык хисе биләп ала. Бердәм булыйк! Бәйрәм белән! 

  • Буа сабантуеннан фоторепортаж 






"Возрождение интереса к народному искусству и ремеслам в современном мире"

В РМАТ ПРОШЕЛ I БИЗНЕС-ФОРУМ ВЫПУСКНИКОВ РМАТ 1999-2023 ГОДА ВЫПУСКА, ПОСВЯЩЕННЫЙ 55-ЛЕТНЕМУ ЮБИЛЕЮ АКАДЕМИИ

Lipatov Sound заявил о выходе нового трека “Red City”

Новые вызовы и обеспечение технологического суверенитета квалифицированными кадрами обсудили в Москве


Пациенты больницы принял участие в фестивале

Модернизация контейнерных площадок продолжается в Реутове

Дорожные ирригаторы Revyline RL 660 New Black скоро появятся в представительстве бренда в Улан-Удэ

Светлые оттенки весенней моды: стильные идеи для женщин в возрасте


LIV Golf’s Sergio Garcia misses out on U.S. Open spot, but still has chance to play

Boeing passenger ‘DIES in horror turbulence’ on flight from London sparking emergency landing in latest airline tragedy

UFC plans to be ‘flexible’ in next broadcast rights deal, including potential end to traditional PPV

Move over Harry Kane and Jude Bellingham the real England champ is a 15 yr old SUBBUTEO star


Настольный сканер штрих-кодов Heroje H719N

Apple настояла на «отмене» антимонопольного иска в США

Камыши на озере Дон ты

Под Орлом водитель «Hyundai» насмерть сбил 65-летнего мужчину


Helldivers 2 studio wants to slow down the pace of updates: 'We feel a slightly lower cadence overall will benefit both us, you, and the game'

Five new Steam games you probably missed (May 20, 2024)

В App Store и Google Play появилась игра The Seven Deadly Sins: IDLE от Netmarble

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)


Estischool - Школа за британською програмою

Виставку «Світ Велетнів» в парку Боздош (м.Ужгород) продовжено до 30.06.2024 року


Евгений Григорьев провел заседание оргкомитета международных спортивных Игр «Дети Азии»

Временные отключения электроснабжения проведут в Якутске и ряде районов с 22 мая по 4 июня

Команда якутских онкологов вышла в суперфинал соревнований специалистов по опухолям печени

В Якутске состоится фестиваль классического балета


Что произошло в Якутии 23 мая: обзор событий за день

В аэропорту «Якутск» прошли пожарно-тактические учения

V Общероссийская конференция «Устойчивое развитие этнокультурного сектора» представит калейдоскоп успешных практик в сфере социального проектирования

Прогноз погоды на 24 мая: В Якутске без осадков


В Якутске столкнулись два грузовика, пострадал водитель иномарки

Утверждены тарифы на паромные перевозки по маршруту Якутск – Нижний Бестях

Тройное ДТП произошло на проспекте Николаева в Якутске

В Якутске бывший подполковник полиции предстал перед судом за превышение полномочий и получение взятки


Определилась первая соперница Рыбакиной на Ролан Гаррос

Немец Зверев выбил россиянина Медведева из топ-4 ATP

Теннисист Медведев потеряет место в рейтинге ATP

Российский теннисист Медведев опустится на строчку в рейтинге ATP


В Пензе для наблюдения за ходом государственной итоговой аттестации установлено 800 видеокамер

Глава МЧС России Александр Куренков провел из Тюменской области заседание Правительственной комиссии по предупреждению и ликвидации последствий паводка

Названы самые востребованные профессии для выпускников школ Якутии

Завтра с утра начинает работать паромная переправа Якутск-Нижний Бестях


Музыкальные новости

Среди петербургских музыкантов СМИ чаще всего упоминают Розенбаума и Шклярского

Любовь Аксенова, Олег Трофим, Сергей Шнуров и другие на премьере фильма «Майор Гром: Игра»

Ольга Бузова приехала в тульский пединститут

Депутат ЗСК Виктор Тепляков провёл комиссионный осмотр детского сада на улице Чебрикова


В Якутию прилетел глава МЧС. "Не для того, чтобы назначить виноватых, а для помощи", - уверяют власти

Якутянин возглавил кабмин Кузбасса. В якнете обсуждают кадровые решения глав Якутии

Срок для зарплаты: через сколько лет амурчане будут получать 100 тыс. рублей

Семья Габышевых из Якутии участвует в цирковом турнире на ВДНХ в Москве


Кадыров заявил, что встретился с Путиным в Москве и пригласил его в Чечню

Король Бахрейна прибыл с миром // Он обсудит с Владимиром Путиным арабский план по Газе

АО "Желдорреммаш" проводит перезагрузку корпоративного проекта поддержки новаторских инициатив работников компании

ЦСКА и МФТИ заключил соглашение о сотрудничестве


300 килограммов китайского чая проверили в Амурской области

Новый знакомый угнал у жителя Якутска автомобиль «Nissan Terrano»

Реконструкция трассы Нам в Якутии выполнена на 53 %

Проезд легковых авто до села Маймага Намского района Якутии восстановят в ближайшее время


Четверо «умников» из Якутии достойно приняли «Большие вызовы»

«Мы – тянские эвенки, подошли к черте, когда дальнейшая добыча золота угрожает нашему существованию»

Дождевые паводки на Дальнем Востоке возможны в июле и августе

На встрече с Путиным сообщили о вскрытии рек в Якутии, но не озвучили информацию о количестве затопленных сел


Коронавирус FLiRT выявили в России

Шизофрения и болезнь Альцгеймера: симптомом какой болезни может стать потеря обоняния

Ученые отследили взаимосвязь COVID-19 и температуры воздуха

Шизофрения и болезнь Альцгеймера: симптомом какой болезни может стать потеря обоняния



Как сохранить здоровье: Советы врача эндокринолога

В Якутске презентовали книгу «Мечта нейрохирурга Семенова» памяти заслуженного врача

«Сплотились абсолютно все»: медики Якутии спасают пострадавших от паводка жителей Намского района

Врачи из Якутска спасли пострадавшую из-за паводка жительницу Намского района


Зеленский пожаловался, что западная помощь опаздывает


Команда HOTU: как живут профессиональные киберспортсмены из Якутии

Евгений Григорьев провел заседание оргкомитета международных спортивных Игр «Дети Азии»

Юные спортсмены Забайкалья в составе сборной ДФО поборются за медали Международных спортивных игр «Дети Азии»

Виолетта Иванова: Все гимнастки проявили настоящий спортивный характер


БелТА: Путин обсудит с Лукашенко связи Москвы и Минска, а также внешнюю политику

Песков рассказал о планируемой 23 мая в Минске встрече Путина с Лукашенко

Песков: Путин приедет с двухдневным визитом в Минск 23 мая

Путин сегодня вечером вылетит в Минск, где встретится с Лукашенко


Ситуация непростая, но контролируемая. Глава Якутии рассказал о паводках

Глава Якутии поручил наказать виновных в затоплении судов на реке Лене

Ограничил командировки и поручил провести служебную проверку. Айсен Николаев сообщил о мерах по ликвидации последствий паводка

Глава Якутии провел рабочую встречу с заместителем председателя правительства Татарстана


В День песни жители Якутска пришли на концерт-призыв в помощь пострадавшим от наводнения

Глава Жиганского района заявил, что в затонувших в Лене буксирах есть остатки топлива (в одном из них могут быть 60 тонн дизеля)

Якутия представила цветочную инсталляцию «Мост в будущее» на выставке «Россия» в Москве

Делегация Якутии в Харбине посетила ведущий университет в области наук о лесе


Названы самые востребованные профессии для выпускников школ Якутии

Завтра с утра начинает работать паромная переправа Якутск-Нижний Бестях

Опыт Якутии представили на всероссийском телемарафоне здоровья

Пьяный хозяин уснул, а новый знакомый угнал его Nissan Terrano


Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о решении жилищного вопроса архангелогородцев

АО «Транснефть - Север» провело плановое учение на НПС в Архангельской области

«Северная красота» пусков Плесецка

Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса


Выставка-обозрение "Из истории русского искусства"

Массовая драка произошла на одной из улиц Симферополя

«Дефицитный продукт». В Севастополе малогабаритки стали дороже, Симферополь продемонстировал падение стоимости квадрата

Музыкально-литературная гостиная «Щедрый талант Елены Гнесиной»


Что произошло в Якутии 23 мая: обзор событий за день

Более 600 видов рыбы разместят на площадках «Москва — на волне. Рыбная неделя»

Глава Якутии провел рабочую встречу с заместителем председателя правительства Татарстана

Летевшие в Казань рейсы перенаправили на запасные аэродромы в Самару, Москву, Ульяновск и Чебоксары














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *