25 февральдә Арчада пенсия, гаилә, торак, мирас хокуклары һәм милек турында бәхәсле мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү оештырыла
25 февральдә сәгать 10нан 13кә кадәр район хакимияте бинасында (Совет мәйданы, 14 йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пен- сионерлар берлеге” Гомумроссия җәмәгать оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе белән берлектә пенсия, гаилә, торак, мирас хокуклары һәм милек турында бәхәсле мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: (843) 279–25–99, 279–25–02.