Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева 1973 елның 27 ноябрендә Актаныш районы Качкын авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1990 елда урта мәктәп тәмамлагач, КДУның татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Хезмәт юлын студент елларында Казанның 10 нчы гимназиясендә укытучы, «Мәгърифәт» газетасында корректор булып башлап җибәрә. Гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күченгәч, «Нур» газетасында корреспондент, Чаллы дәүләт педагогия институтында укытучы булып эшли. 2001 елда яңа ачылган «Мәйдан» журналына эшкә күчә. Читать дальше...