Дуңгызчылык комплексында бер кеше һәлак булган, икенчесе авыр хәлдә
14 июль көнне, көндез «Кама Бекон» дуңгызчылык комплексы территориясендә ике эшче аммиак парлары белән агулана. Шуларның берсе, 1964 елда туган ир, шунда ук һәлак була. Аның хезмәттәше, 1957 елгы ир-ат авыр хәлдә больницага озатыла. Әлеге факт буенча ТР буенча РФ Тикшерү комитетының тикшерү органнары тарафыннан эш башланган инде.
Читать дальше...