Бүген төнлә 19 яшьлек Буа районы кызы кызы Казанда 15нче каттан төшеп үлгән
27 май төнендә Казанда Универсиада авылындагы күпкатлы йортның подъезд янында 19 яшьлек кыз баланың үле гәүдәсен табалар. Ул Буа районының Бикмураз авылыннан, КФУда беренче курста укыган. Хәзер Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты тикшерү үткәрә. Алдан фаразланганча кыз 15нче каттан сикергән. Балконда аның аяк киеме калган, балкон тәрәзәсенә тотынып менә торган җирдә аяк эзләре калган. Бүлмәсендә үләр алдыннан язу калдырган. Хәзерге вакытта суд-медицина экспетизасы үткәрелә. http://www.tatpressa.ru/news/26558.html