«Күңелсез, берәрсен үтерәсе иде»: Үсмерләр кызык өчен дус кызларын вәхшиләрчә үтергән
Архангельск шәһәрендә 17 яшьлек ике кыз кеше үтерүдә шикләнелә. Алар «күңелсез булганга» бер яшьтәш кызларының гомерен өзә. Коточкыч җинаять 29 июньдә Партизан урамында тимер юллар янында була. 17 яшьлек Вераның (балигъ булмаганнарның барысын да исемнәре үзгәртелә) мәетен июнь азагында Архангельск читендә тимер юл янында табалар. Кызның бите пыяла кыйпылчыгы белән кискәләнгән, муенында буылган эзләр була. Шәһәр халкы маньяк барлыкка килгән дип куркуга кала. Берничә көннән Вераның элеккеге сыйныфташлары Кира белән Кристинаны тоткарлыйлар. Читать дальше...