Алабугада яшәүчеләрнең хезмәт хакы түләнмәү турындагы сорауларына җавап бирәләр
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 12 гыйнварда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Алабуга районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Евгений Викентьев хезмәт хакы түләнмәү буенча сораулары булган гражданнарны кабул итәчәк. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза. Очрашу Нефтяниклар урамы, 56 йорт адресы буенча узачак Алдан язылу өчен 8 (855) 577-18-15 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.