Язгы ташу: үзе килә, үзе китә...
Кояш кыздыра бара, көннәр җылына, карлар эри, бозлар китә, су баса. Язгы ташу галәмәтләре дәвам итә. Интернетка кергән саен шул хактагы хәбәрләрнең артуы күренеп тора. Быел Казан яны бистәләрендә су басу очраклары турында да яңалыклар өзелеп тормады. Хәлләр аеруча Лаеш районының Столбище бистәсендә, шулай ук Салмачи якларында катлаулы булды. «10 минут эчендә су басты» Альбина Хаматҗанова Столбище бистәсендә яши. Шушы көннәрдә булган су басу турында сөйләде ул: «Без әле монда күчкәнгә бер ел гына була. Читать дальше...