Татар фольклор коллективлары Казанга «Түгәрәк уен»га җыелды
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Алдан Самара өлкәсендә булыр дип планлаштырылса да, эпидемиологик вазгыять бу мөмкинлекне бирмәү сәбәпле, «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивален Татарстанда үткәрергә карар кылынган. Казанның «Чулпан» мәдәният сараенда «Түгәрәк уен» бөтенроссия фольклор фестивале башланып китте. «Фестиваль татарлар яшәгән төбәкләрдә күчеп йөрер дип уйланылган иде. Әмма катнашучылар аның Казанда булуына сөенә генә, барысы да Казанга килергә ашкынып тора»... Читать дальше...