Туроператор оештырган Мөселман кинофестивале ни күрсәтте?
Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә туксанынчы елларны күрсәткән һәм авыз тутырып урысча сүгенгән казах фильмы җиңеп чыкты: гран-прины Фәрхәт Шәриповның «18 килогерц» фильмы алды. Фильмның уңышлары арасында Варшава кинофестивалендә җиңү бар икән инде. Германиянең Коттбус шәһәре яшьләр фестивалендә дә иң яхшы фильм дип табылган ул. Аларда җиңсә дә ярый, алар мөселман киносы фестивале түгел. Ә без чисталык, матурлык, мәрхәмәтлелекне алга сөргән мөселман киносы фестивале ясыйбыз түгелме? Әллә инде ясамыйбыз дамы? Читать дальше...