«Правда» газетасы данлап язган татар солдаты 80 ел узгач туган авылына кайтты
Трассадан Борындык авылына кереп китә торган борылыш янында ук зират, шунда казып куелган кабер күренде. Авыл эчендә юлга вак таш салынган. Авыллардагы төп юл гадәттә мәдәният йорты, сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориал янына илтә. Абыйлар, апалар, җитәкләшкән әбиләр шул якка атлый. Мин соңыннан ачыкладым — Әбрар абыйның исемен йөрткән урамга гына асфальт салынган икән. Без килеп җиткәндә, халык әле җыела гына башлаган иде. Хәрби формалы кешеләр, яшь армиячеләр күренде. «Әти, синең абыең кайтты бит! Читать дальше...