Татарстанда яшәүчеләрнең 78,2 проценты ковидтан вакцинация узган
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстанда яшәүчеләрнең 78,2 проценты коронавирус инфекциясеннән вакцинация узган. Республикада беренче компонентны барлыгы 2,3 миллионнан артык кеше алган, ә икенчесен 1,8 миллионнан артык кеше ясаткан. Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ»да матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, 60 яшьтән өлкәннәрнең 71 проценты вакцинация узган. Беренче компонентны 602 меңнән артык кеше, ә икенчесен 424 меңнән артык кеше ясаткан. Читать дальше...