«Төне буе бер төш курдем» - Инстаграм ябылу турында шигырьләр
Эшләремне бетердем дә, Килеп яттым диванга. Инстаграмга кергән идем, Әллә нишли, «дивана». Хушлашалар барысы да, Кая җыеналардыр?! Шушы кадәр юләр башлар Кайдан җыелганнардыр?! Бөтенесе блогер күк, «Бергә калыйк», дип сайрый. Без борчылып утырмыйбыз, Безгә кайсы да ярый. Бетә икән инстаграм дип, Кайгыга баткан халык. Бөтенесе номер язган, Утырам хәйран калып. Бетсә бетсен, еламыйбыз, Гел кунакка йөрербез. Инстаграмга алмаш итеп, Үз «…грамм» ны төзербез. Читать дальше...