Агачтан мәчет сувенирлары ясаучы кул остасы: «Бисмилланы әйтмичә, эшкә тотынмыйм»
Буа районы Норлат авылыннан Илгиз Гыйниятуллин – алтын куллы кеше. Ул ел дәверендә агачтан мәчет, тегермән, кое сувенирлары ясый. Яраткан шөгыле – аңа акча эшләү чыганагы да. Героебыз гадәти кеше генә түгел, фәлсәфәче дә булып чыкты. Авыл агаеның бу дөньяга фәлсәфи карашлары – «Интертат» сайтында.