Килен һәм каенана зираттагы бер кабергә юлны таптый: чардуганны берсе куя, икенчесе ала
Азнакай районыннан Нәфисә Гарипова редакциягә безгә мөрәҗәгать итте. «Нишләргә дә белмибез», – дип, үзләрендә булган хәлне сөйләде. Махсус хәрби операция зонасында вафат булган улының каберенә чардуган куя алмый. Киленнәре каршы килә, ди. Аны тыңлаганнан соң, мәрхүмнең тормыш иптәше белән сөйләштем.