Питрәч районының Богородск авылында яңа парк булачак
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», « Алга», Ольга Ефремова). Питрәч районының Богородск авыл җирлегендә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча «Алмагач бакчасы» паркы төзелә. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Хәзерге вакытта паркта җир эшләре бара, тиздән җирне брусчатка, асфальт һәм резин өслек белән каплаячаклар. Шулай ук агачлар һәм стелла өчен яктырткычлар урнаштыру планлаштырыла. Аның территориясендә алмагач, чыршы, тополь һәм нарат утыртылачак. Паркның нинди булачагын Богородск авылы халкы үзләре сайлаган. Читать дальше...