Добавить новость
smi24.net
World News
Март
2015

Әлмәтнең иң яхшы педагоглары кемнәр?

0

«Ел тәрбиячесе-2015» республика бәйгесенең муниципаль этабы төгәлләнде.

Өч көн дәвамында конкурсантлар төрле биремнәрдә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде:

I урын – Попова Раиса Георгиевна, 37 нче «Сказка» балалар бакчасы укытучы-логопеды; II урын – Батдалова Айгөл Әсхәт кызы – 22 нче «Алсу» балалар бакчасының музыка җитәкчесе; III урын – Гайнетдинова Гүзәл Фәрит кызы – 62 нче «Тирәк» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнде

«Милли традицияләрне саклаган өчен» - Хәбипова Лилия Әсгать кызы, Тайсуганның «Миләш» балалар бакчасы тәрбиячесе.

«Йөрәгемне балаларга бирәм» - Запускалова Жанна Викторовна, 57 нче «Соловушка» балалар бакчасы педагог-психологы; «Иҗатчыл педагог» - Логинова Наталья Николаевна, 1 нче «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячесе. 1 һәм 2 нче урын алучылар 2015 елның 11 мартында республика бәйгесенең Җәлил бистәсендә узачак зона этабында Әлмәт данын яклаячак. Аларга уңышлар телибез!















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *