Добавить новость
smi24.net
World News
Март
2015

Новости за 04.03.2015

Килеп кердең тормышыма, бәхетле бул язмышыңда

«Авыл офыклары» 

Бер җылы хис йөрттем  йөрәгемдә,

Ачылмаган иде әле . әле дә.

Беләсеңме, сине  бер күрүдән,

Калдым менә Тахир хәлендә.

Бер назлы сүз йөрттем күңелемдә.

Йөрәгемнең иң- иң түрендә.

Мин саклаган икән бу хисемне,

Бары синең, синең күңелгә.

Бер җылылык йөрттем учларымда.

Сиңа насыйп булган  бу  ялкын.

Язмышларны узып , сиңа килдем,

Син бик якын миңа, бик якын!

Вазыйх Фатыйхов.

Кояш күрде сине, ә мин алданрак өлгердем шул

«Авыл офыклары» 

Тоясыңдыр , бар да кинәт булды,

Үзгәрдем шул, кинәт үзгәрдем.

Күрми калдым,  гүя, йөзеңне дә,

Эзли китте сине күзләрем.

Кояш күрде , Ай урлады сине,

Карашымда серле югалдың.

Белә торып киртәләрнең барын,

Сине эзләп китте хыялым.

Уйларымда эзләп барам сине,

Очрашырмы юллар, белмимен.

Син урадың сөю назларыңа,

Инде башкаларны күрмим мин.

Тойсаң иде язлы карашымны,

Сиңа булган җылы хисемне. Читать дальше...

Miriam Pressler: "Keiner hat das Tagebuch gewollt"

«Deutsche Welle» 

1933 flüchtete die jüdische Familie Frank vor den Nazis. 1945 starb Anne Frank im KZ. Das "Tagebuch der Anne Frank" ist weltbekannt. Das war nicht immer so, sagt Schriftstellerin Mirjam Pressler, die es übersetzt hat.

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә авырлык күтәрү буенча өч төр ярышны үз эченә алган ачык турнир булды

«Әлки хәбәрләре» 

Бүген Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап күпме чаралар, шул исәптән спорт ярышлары үткәрелә. Үткән атнада миңа шундый ярышларның берсендә булырга туры килде. Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең иркен якты залында авырлык күтәрү буенча өч төр ярышны үз эченә алган ачык турнир булды.

Читать дальше...



Lucette Destouches: la "féerie" de Louis-Ferdinand Céline

La Croix 

Lucette Destouches, décédée dans la nuit de jeudi à vendredi à 107 ans, a sacrifié sa vie à Louis-Ferdinand Céline, plaidant sans relâche pour que la postérité soit indulgente avec son mari qui ne lui a pourtant pas rendu l'existence facile."C'était ma féerie", écrivait à propos de sa femme l'auteur du "Voyage au bout de la nuit" (1932) et de "Mort à crédit" (36), mais aussi de pamphlets violemment antisémites.Elle s'était longtemps opposée à leur reparution pour y consentir en 2017. Mais le pro…

Райондашларыбызга мактаулы исемнәр бирелде

«Әлки хәбәрләре» 

 ugrainform.ru 

Күпьеелык нәтиҗәле хезмәте, республиканың дәүләт һәм муниципаль  мөлкәтеннән файдалану нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш кертүе өчен районыбызның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Владимир Михайлович Петровка “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелде.

Һөнәри эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм яшьләргә  хәрби-патроиотик тәрбия бирүгә  зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының... Читать дальше...

Гомер юлы кебек ак күңеле

«Авыл офыклары» 

Бүген ул гомер үренең 80 нче баскычына аяк басты. Йөзләгән, меңләгән укучыларының рәхмәтен, авылдашларының мәртәбәле хөрмәтен тоеп килде бу көнгә.

Читать дальше...

Әлмәттә яңа урамнарга исемнәр сайланды

«Әлмәт таңнары» 

Бүген предприятие, урам, сквер-мәйданнарга исем бирү буенча комиссия утырышы булып узды. Комиссия әгъзалары Түбән Мактама бистәсеннән көнчыгыштарак алып барылган шәхси торак төзелеше районы турында фикер алышты.

Читать дальше...

Әтисе белән кызы "спайс" саткан

«Заман сулышы» 

Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәткәрләре Чистайда күпләп "спайс" сату белән шөгыльләнүче 53 яшьлек ир-ат һәм аның 29 яшьлек кызын тоткарлаган. Оператив мәгълүматлар буенча, моңа кадәр геротн сату буенча хөкем ителгән әти кеше кызын да канунсыз бизнеска тартырга булган. Ир-ат үзе дә стажлы наркотик кулланучы. Беренчел фаразлар буенча, җинаять юлы белән кергән табышны алар йорт салу һәм кыйммәтле чит ил машиналары сатып алу өчен тоткан.

Читать дальше...

16 яшьлек үсмернең гомере ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында өзелә

«Әлмәт таңнары» 

Хәзер бу уңайдан тикшерү бара.

16 яшьлек укучы әти-әнисе белән Актаныш районының Байсар авылында яшәгән.21 февральдә аның хәле начарланып китә, температурасы күтәрелә. Өч көннән соң үсмер Актаныш үзәк шифаханәсенә югары температурасы һәм аягы авыртуы белән мөрәҗәгать итә. Табиблар аны дәваланырга дип өенә кайтарып җибәрә. 27 февральдә малайның хәле начарлана. Әти-әнисе аны кабат шифаханәгә алып китә. Авыр хәлдә биредә бер тәүлек булганнан соң аны Яр Чаллыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы белән озаталар. Читать дальше...

Балык бистә район башлыгы Олы Елга ветераннарына юбилей медальләре тапшырды (ФОТО)

«Авыл офыклары» 

Бүген район башлыгы Илһам Валеев Олы Елга урта мәктәбендә сугыш һәм тыл ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Бу авыл җирлегендә барлыгы 47 сугыш һәм тыл ветераны бар икән. Шуларның унбише генә әлеге тантанага килә алганнар. Район башлыгы Сабакаево авылында яшәүче сугыш ветераны Мөхәммәт Гайнетдиновка медален йортына барып тапшырды.

Читать дальше...

Уттан ничек исән-имин котылырга?

«Әлки хәбәрләре» 

 konibodom.ru 

Соңгы елларда сирәгәйсәләр дә, көнкүрештә янгыннар чыгып тора. Әгәр шундый бәлага юлыксагыз, өегез янып китсә, нишләргә? Уттан ничек исән-имин котылырга?

Өй эчендә ут чыкса, тәрәзәне ачарга ярамый, чөнки кислород янгынга көч-куәт өсти. Тизрәк балаларны, әби-бабайларны куркынычсыз урынга озатыгыз һәм янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз (телефон 01, 2-23-91). Электрны, газны өзегез. Ә ут чыккан җиргә су сибегез. Төтенле бинада үрмәләп я иелеп, авыз-борынны  юеш чүпрәк белән каплап йөрергә кирәк. Читать дальше...

Иске Тәкмәктә клуб җәйгә төзелеп бетәр

«Зәй офыклары» 

 Соңгы өч елда “Авыл клублары” республика программасы кысаларында Бохарай, Югары Пәнәче, Сармашбаш авылларында күпфункцияле клуб төзелеп, уңышлы гына эшли. Агымдагы елда әлеге программа кысаларында Иске Тәкмәктә шундый клуб сафка басып килә. Биредә төзелеш эшенә узган ел ахырында керешелде. Агымдагы елда стенасы күтәрелеп, түбәсе ябылды, тәрәзәләр куелды. Бүгенге көндә биредә эчке эшләр бара. Төзелеш эшен “Эверес” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте башкара. Биредә төзелеш эше 9, 5 миллион сумга төшәчәк – балалар волейбол мәйданчыклары булачак. Читать дальше...

Зәйдә балалар театрлары конкурсы узачак

«Зәй офыклары» 

 12-14 мартта Зәй “Энергетик” Мәдәният сараенда балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр һәм курчак театрлары коллективларының «Иделкәем» республика смотр-конкурсының төбәк туры үткәрелә. Анда Зәй, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама үзешчәннәренең килүе көтелә.

Караклар авыл почта бүлеген баскан

«Заман сулышы» 

Әлки районы  Кошки авылында караклар төнлә ишектәге йозакны ватып, почта бүлеге бинасына кергәннәр һәм сатуга куелган товарларны урлап чыкканнар. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кайнар эздән ачыклый алмаган. Тикшерү-эзләү эшләре дәвам итә, дип яза җирле басмасы.

Overdiagnosis in breast cancer - 45 years to become a mainstream idea

BMJ.com 

In this podcast Alexandra Barratt, professor of public health at the University of Sydney, discusses how questions about overdiagnosis in breast cancer screening programmes were first raised 45 years ago, and why it has taken so long for the concept to become mainstream. Read her full analysis: http://www.bmj.com/content/350/bmj.h867

Әлмәттә премия тапшырылды

«Заман сулышы» 

Әлмәттә бирелә торган Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары арасында безгә таныш кешеләр дә бар.  Әлеге  мәртәбәле бүләккә язучы  Альберт Хәсәнов, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Роза Сәлманова да  лаек булды. Рафаил Төхфәтуллин премиясе Әлмәт шәһәр советы депутатлары карары белән 1994 елдан бирелә.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *