Добавить новость
smi24.net
World News
Март
2015

Зәйдә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча киңәштеләр

0

Зәйдә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясе утырышында район территориясенә чит шәһәрләрдән керүче наркотиклар, спайсларның арта баруына басым ясалды. Табиб-нарколог Илфат Салихов фаразлавынча, районда наркотик кулланучыларның ел ахырына ике мәртәбә арту куркынычы бар. Шуңа күрә, хәзер төп игътибарны аны таратучыларга бирү күздә тотыла. Прокурор урынбасары Ленар Рәхмәтуллин белдерүенчә, инде интернетта спайслар тәкъдим итүчеләрнең битләре юкка чыгартылган. Әмма алар гөмбәләр кебек, бүген юк, иртәгә хасил булалар. Шуңа да безгә киң җәмәгатьчелек белән берлектә мондый хәбәр таратучыларга каршы эшләү кирәк, ди ул. Өстәвенә полиция хезмәткәрләре белән берлектә тәмәке эшләнмәләре сатучыларга, кальян залларын даими контрольдә тотуга басым ясалды.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *