Добавить новость
smi24.net
World News
Март
2015

Уттан ничек исән-имин котылырга?

0
 konibodom.ru 
Соңгы елларда сирәгәйсәләр дә, көнкүрештә янгыннар чыгып тора. Әгәр шундый бәлага юлыксагыз, өегез янып китсә, нишләргә? Уттан ничек исән-имин котылырга?
 
 
Өй эчендә ут чыкса, тәрәзәне ачарга ярамый, чөнки кислород янгынга көч-куәт өсти. Тизрәк балаларны, әби-бабайларны куркынычсыз урынга озатыгыз һәм янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз (телефон 01, 2-23-91). Электрны, газны өзегез. Ә ут чыккан җиргә су сибегез. Төтенле бинада үрмәләп я иелеп, авыз-борынны  юеш чүпрәк белән каплап йөрергә кирәк. Кешенең киеменә ут капса су сибеп я палас, куртка, пальто ишеләр белән каплап, утны сүндерегез. Утлы өйдән чыгып котылуның юлы бер генә – тәрәзәдән сикерү икән, башта җиргә матрас, мендәр кебек сикереп төшүнең нәтиҗәсен йомшартырдай әйберләр ташлагыз. Ут белән сак булыгыз. Аңа каршы көрәшкә караганда, янгынны булдырмау ансатрак.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *