Добавить новость
smi24.net
World News
Март
2015

Үз фатирында янып үлгән

0

Элеккеге тулай торакның бер бүлмәсендә яшәүче 31 яшьлек егет тереләй янып үлә.

Янгын Яр Чаллыда Яңа шәһәрнең 1/17 нче йортында була. Янгын сүндерүчеләр фаҗигагә китергән сәбәпне тәмәке тарткан килеш йоклап китү сәбәпле урын-җиргә ут кабу дип фаразлыйлар. Егет беркайда да эшләмәгән, еш кына хәмер куллана торган булган.

Коткаручылар йорттан тугыз кешене эвакуациялиләр. Күршедә генә яшәүче 29 яшьлек ханым исле газ белән агулану сәбәпле шифаханәгә озатыла, аны реанимациягә салалар. Шулай ук 38 яшьлек ирне дә шифаханәгә озаталар, аның тормышына куркыныч янамый.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *