Язучы Зифа Кадыйрованың Чаллыдагы бакча йорты янган
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Язучы Зифа Кадыйрованың танылган әсәрләрен иҗат иткән урыны - бакча йорты янган. Бу турыда «Челнинский известия» газетасы хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Язучы Зифа Кадыйрованың танылган әсәрләрен иҗат иткән урыны - бакча йорты янган. Бу турыда «Челнинский известия» газетасы хәбәр итә.
Читать дальше...Вчера рейдовая группа в составе руководителя исполнительного комитета Нурлатского муниципального района Линара Маняпова, сотрудников 125 ПСЧ и отдела МВД России по Нурлатскому району провела очередной рейд по предупреждению опасности тонкого льда.
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов үзенең 70 яшьлеге хөрмәтенә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында концерт бирде.
Читать дальше...
(Чаллы, 24 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов спорт автомобильләрен шәхсән сынап карау һәм «Дакар-2020» ралли-рейдында «КАМАЗ-мастер» командасын озату өчен Тарловка сынау полигонына килде.
Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Измир шәһәренең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр төрки халыклар рәтенә кергән караимнәр юкка чыга бара дип исәпли. Бу фикерен ул КФУда үткән «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» VII Халыкара фәнни-гамәли форумда сөйләде.
Читать дальше...
(Әлки, 24 ноябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы Базарлы Матак авыл җирлегендә бүген 7.00 сәгатьтә җиде сайлау участогы ачылды. Референдумда тавыш биреп, халык үзара салым мәсьәләсе буенча үз фикерен белдерәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры Яңа елда балаларга күрсәтәчәк әкиятенең премьерасын чыгарды. Премьера театрда ике көн барды.
Читать дальше...
(Кукмара, 24 ноябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмараның Зур Сәрдек, Чишмәбаш, Кара Елга, Купка, Аш.Буҗи, Адай авылларын берләштерүче Зур Сәрдек җирлегендә бүген үзара салым кертү буенча референдум уза. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнисе Вәсига Мөбәрәковнаны Әниләр көне белән котлады. Әнисен котлавын һәм аның фотосурәтен ул үзенең Instagram битенә куйды.
Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре докторы, Казахстандагы Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия университеты профессоры Нурилә Шәймердинова Казахстан яшьләренең 80 проценты казах телен белүен әйтте. Бу хакта ул КФУда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» VII Халыкара фәнни-гамәли форумында сөйләде.
Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). 12 декабрьдә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы гражданнарны гомумроссия кабул итү көнен уздыруда катнашачак. Бу турыда ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда рейд вакытында Идел һәм Зөя елгаларына юка бозга чыккан балыкчыларны штрафка тарттылар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда битараф булмаган кешеләр Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына күчмә кошларның җирле сулыкта кышларга калуы буенча ешрак мөрәҗәгать итә башлады.
Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Измир шәһәренең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр дөньяда булган барлык телләрнең яртысы гасыр ахырында юкка чыгачак дигән фаразын әйтте. Бу хакта ул КФУда үткән «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» VII Халыкара фәнни-гамәли форумда сөйләде.
Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Совет һәм Россия эстрада җырчысы, РСФСРның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альберт Әсадуллин белән очрашу үткәрде. Бу турыда вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). 29 ноябрьдә Түбән Кама консультация-диагностика сырхауханәсендә белгечләр яман шеш авырулы кешеләр һәм аларның туганнары өчен махсус дәрес уздырачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген, 24 ноябрьдә Актаныш авылында үзара салым җыю буенча референдум узачак. Референдум иртәнге 7 сәгатьтә башланып, 20 сәгатькә кадәр барачак. Бу турыда Актаныш муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
(Балык Бистәсе, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл офыклары"). 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр Балык Бистәсе районында Равил Шәрәфиев исемендәге үзешчән театр коллективларының беренче тапкыр район фестивале узды. Тәбрикләү сүзләреннән соң фестиваль җиңүчеләренең исемнәрен игълан иттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә Ульяновск өлкәсенең Чардаклы авылы мәдәният йортында «Чардаклы татарлары» дип исемләнгән китап бәйрәме үткәрделәр. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). 26 ноябрьдә Түбән Камада «Бердәм Россия» партиясе бүлекчәсе вәкилләре һәм, гомумән, инвалидлык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...