Иран Украина очкычын ялгыш бәреп төшерүен таныды
Очкычны бәреп төшерүне Иран хәрбиләре "кеше хатасы" дип аңлата. Гаеплеләр хәрби трибуналга тартылачак диелә.
Очкычны бәреп төшерүне Иран хәрбиләре "кеше хатасы" дип аңлата. Гаеплеләр хәрби трибуналга тартылачак диелә.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда җиңел автомобиль, каршы як полосага чыгып, йөк машинасы белән бәрелешкән, шоферларның берсе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Читать дальше...
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның барлык районнарында Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган солдатлар турында мәгълүмат эзләү эшенә кураторлык итәчәк координация үзәкләре төзергә ниятлиләр. Татарстанның «Сугышчан дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов «Татар-информ» агентлыгы өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
Читать дальше...
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Моңа кадәр Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы вазифасын биләгән Айдар Әхтәриев Татарстанның Үзбәкстандагы яңа вәкиле итеп билгеләнде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкорт корылтае Шәехзадә Бабичның исән вакытта чыккан бердәнбер шигырьләр җыентыгын яңадан нәшер итте. Китап «Йәш Башҡортостан. Зәңгәр жырлар» («Молодой Башкортостан. Голубые песни») дип атала. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Әлмәт районында йөк төялгән автовоз кюветка төшеп киткән. Интернеттан файдаланучылар социаль челтәрләрдә авария урыныннан фотолар урнаштырган.
Читать дальше...
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камага Казаннан дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков киләчәк. Бу турыда Түбән Кама районының рәсми сайты хәбәр итте.
Читать дальше...
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Кама җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре Инстаграм социаль челтәрендә үз битләрен булдырды. Әлеге эш Айдар Метшин йөкләмәсе буенча башкарылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
(Чирмешән, 11 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында яшәүче бер төркем егетләр «Бердәмлек — Единство» хәйрия фондын оештырган. Алар актив эшчәнлек алып бара һәм байтак кешегә ярдәм кулы сузганнар.
Читать дальше...
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Актаныш районының алдынгы мөгаллимнәре хөрмәтләнде. Татарстан күләмендә үтәчәк «Ел укытучысы» республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрен Актанышта шушы рәвешле зурлау — аларга булган хөрмәт билгесе дә, зона, республика этапларында катнашып, уңышлы чыгыш ясаячакларына ышаныч та, этәргеч тә булып тора. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Уфа шәһәренең Дәүләткилдиев исемендәге Республика интернат-гимназиясендә татар, мари, чуваш, удмурт теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чара Башкортстанның Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылды. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Ижау шәһәренең Татар бистәсендә 12нче мәктәптә Рәзинә Муса кызы Җәлилева татар теле түгәрәге оештырды һәм уңышлы гына эшли. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасында Төмән өлкәсенең ун муниципаль берәмлегеннән мәктәп укучылары катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Читать дальше...
(Чүпрәле, 11 гыйнвар, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Бүген, 2020 нче елның 10 гыйнваренда Чүпрәле районы ЗАГС бүлегендә беренче парны теркәү тантанасы узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Читать дальше...9 гыйнвар Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка 90 яшь тулды. Шул уңайдан аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.