Что делать, если разбился градусник
Информируем население г.Нурлат и Нурлатского района о действиях в случае, если разбился градусник, или иной ртуть содержащий прибор:
Информируем население г.Нурлат и Нурлатского района о действиях в случае, если разбился градусник, или иной ртуть содержащий прибор:
Русия хакимиятенең илнең Төп канунын үзгәртүенә һәм шул рәвешле хакимиятне үз кулында тотарга теләвенә каршы "Русия ватандашлары манифесты" дөнья күрде.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәттә карак хатын-кызга һөҗүм иткәннән соң, эзен буташтырыр өчен юл буйлап кием-салымын ташлап барган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...Минсвязи РФ подготовило предварительный список интернет-ресурсов, которые могут стать бесплатными для граждан РФ. Об этом сообщает «Татар-информ» со ссылкой на российское издание- газета «Извесия».
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эпизоотик иминлекне чик сакчылары кебек сакларга киңәш итте. Бу хакта ул Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышында әйтте.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда IX Мөселман яшьләре форумы башланды, ул Россиянең төрле почмакларыннан җитмешләп егет һәм кызны җыйды. Алты көнлек мавыктыргыч слетка Мәскәүдән, Уфадан, Екатеринбургтан, Оренбургтан, Самарадан, Чиләбедән, Марий Элдан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булган катнашучылар килде. Бу хакта ТР Мөселманнарының диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). 2019 елда «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча Чаллы шәһәрендә һәм Апас районында 2 футбол кыры һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелгән. Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ») Казанда Татарстанда чуваш мәдәнияте көннәре башланды. Ул Татарстан АССРның 100 еллыгына һәм Чуваш автономияле өлкәсенең 100 еллыгына багышланган. Шул уңайдан Халыклар Дуслыгы йортында рәссамнарның уртак күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Халыклар дуслыгы йорты мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 23 гыйнварда Татарстан мөфтиятенә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән мөхтәрәм кунаклар — Мөхәммәд V исемендәге университет ректоры профессор Фарук Мәхмүд Хамад һәм аның ярдәмчесе Рашед Әл-Менхали килде. Танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каршы алды. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»).Тәҗрибә алмашу максатларында Татарстан Арча муниципаль районы делегациясе эшлекле сәфәр белән Ленинград өлкәсенә килде. Эшлекле сәфәр программасына Ленинград өлкәсенең авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу кертелгән. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 31 гыйнварда Түбән Кама шәһәр зиратында туганнар каберлеге ачыла. Анда Бөек Ватан сугышы чорында Псков өлкәсендә барган сугышларда һәлак булган 19 солдат җәсәде күмеләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
(Әлмәт, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә «ТИСБИ» идарә институты юридик факультетының 3 нче курс студентлары Әлмәт полициясенең эксперт-криминалистика бүлегендә кунак булды. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең матбугат хезмәтенә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров кичә эш визиты белән Актаныш, Минзәлә һәм Азнакай районнарында булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
(Әгерҗе, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Дания Абзалиева). Бөек Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы каршы алу буенча Әлки районы башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә эшче комиссия төзелде, чаралар планы булдырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 27 февральдә Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22нче номерлы муниципаль бюджет гомуми белем бирү мәктәбендә I төбәкара «Гакыйль Сәгыйров укулары» фәнни-гамәли укучылар конференциясе уздырылачак. Анда Гакыйль Сәгыйровка багышланган фәнни-гамәли һәм иҗади эшләр каралачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Читать дальше...
(Чирмешән, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы Шешминка мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Матвей Чернышов ике тоннага якын макулатура җыйган өчен велосипед белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Читать дальше...23 гыйнвар "Гараж" музееның лекторийлар залында деколонизация темасына багышланган ачык дискуссияләр циклы башланды. Беренче очрашу тел сәясәтенә багышланган иде.