Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2020

Новости за 31.01.2020

Халыкның яртысы сайтларга мобиль телефоннардан керә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Халыкның яртысы сайтларга мобиль телефоннардан керә. Бу хакта бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков әйтте.

Читать дальше...

Шамил Садыйков мәгълүмат чаралары турында: Үзгәреш җиле безгә дә килеп җитте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары Интернет һәм социаль челтәрләргә кушылу нәтиҗәсендә генә исән кала ала. «Үзгәреш җиле безгә дә килеп җитте», — диде бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Читать дальше...

Айдар Сәлимгәрәев газета-журналлар сату нокталарын арттыру мәсьәләсен күтәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда газета-журналлар сату нокталарын арттыру кирәк. Бу хакта бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте.

Читать дальше...



Путин: Казан соңгы елларда бик үзгәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин Россия Президенты Владимир Путиннан муниципалитетлар халык сорауларына тиз арада җавап бирә алсын өчен җирле бюджетларны формалаштыру механизмнарына игътибар итүне сорады. Илсур Метшин үз тәкъдимен Мәскәү өлкәсендә Красногорскида җирле үзидарәне үстерү советы утырышында җиткерде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Шаляпин фестивален ачачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген берничә эшлекле очрашу уздырачак, шулай ук Федор Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивален ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстан шәһәрләреннән килгән 65 бала Түбән Камада «Хәтер маршы»нда катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Хәтер маршы-2020» уза. Яшьләрнең кышкы походында Казан, Чаллы, Зәй, Столбище һәм башка шәһәрләрдән 65 эзләнү отряды катнаша. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Түләүле табиблар түләүсез хезмәт күрсәтәчәк - «Ватаным Татарстан» газетасы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Фәния Арсланова). Караган өчен кешедән акча сорамаячаклар. Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысасында тәҗрибә рәвешендә яңа проект эшли башлаячак. «Озак вакыт хезмәт күрсәтү» дип аталган бу чарада хосусый медицина оешмаларында эшләүчеләр 65 яшьне узган кешеләрнең өенә барып ярдәм итәчәк.

Читать дальше...

Әлмәттә яңа футбол кыры төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 31 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Агымдагы елда Әлмәттә һәм Аксубай районнарында ике футбол кыры, ә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залы төзеләчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Кукмарада яшәүче гаиләләр балаларына Әмир, Камил, Аяз, Ясминә, Алинә исемнәрен кушкан

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 31 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмарада яшәүче гаиләләрнең күпчелеге узган ел балаларына Әмир, Камил, Аяз, Ясминә, Алинә исемнәрен сайлаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Чирмешән районының Иске Кади авылында шагыйрә якташлары белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 31 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Иске Кади авылында «Яратам сине, тормыш!» китабы авторы Рушания Әхмәдуллина (Чанышева) белән очраштылар. Әлеге чара авыл китапханәсендә узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Әлмәттә бер айда җитмештән артык кеше мошенниклар корбаны булган

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 31 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Кышның беренче аенда Әлмәттә дистанцион мошенниклар «кармагына» җитмешкә якын кеше эләккән. Бу хакта район газетасы Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Хәлил Хафизов сөйләде.

Читать дальше...

Ульяновскида татар театрлары фестивале башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Улльяновск өлкәсе мәдәният үзәгендә халык hәм үзешчән татар театрларының Барый Тарханов исемендәге төбәкара фестивале башланды. Бишенче тапкыр узучы фестиваль көннәрендә семберлеләр игътибарына татар драматургларының тугыз спектакле тәкъдим ителәчәк. Бу турыда «Өмет» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *