Ютазы районында янган мәчетне төзәтү өчен акча җыялар
(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). 4 апрельдә Татарстанның Ютазы мөхтәсибәтендә Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыккан. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды Иске Каразирек авылы мәчетен торгызу өчен акча җыю хакында игълан итте. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбуга хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...