Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Апрель
2020

Новости за 22.04.2020

Мари Иле мөфтие һәм журналистлар ике имамга яла ягу маддәсе нигезендә тикшереләчәк

Azatliq.org 

Март башында вазифаларыннан алынган имамнар Рафаил Сафин һәм Фәрит Шаһиев турында аларның “Сөләйманчылар” оешмасына катнашы бар дип телевидениедән күрсәткән журналистларга һәм төбәк мөфтиенә карата җинаять эше ачылырга мөмкин.

Рамазан аенда «Ярдәм» фонды ике меңләп мохтаҗны кайнар аш белән тукландырырга ниятли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Ике меңнән артык татарстанлы «Ярдәм» хәйрия фондыннан «Тормыш юлы» проекты ярдәмендә Рамазан аенда кайнар ашлар алачак. «Татар-информ»га «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр белән бергә өлкәннәргә дә ярдәм булачак, дип сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты нигезендә 600 гектарда урман торгызылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ») Ел башыннан алып 20 апрельгә кадәр Татарстанда урманнарны торгызу эшләре 611 гектар мәйданда башкарылган. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Винера Ганиева: Популярлашып китү өчен талантлы да булырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева эстрадада танылып китәр өчен, талант та кирәк дип саный. Бу хакта ул #айдадомой онлайн концертының туры эфиры вакытында сөйләде.

Читать дальше...

22 апреля исполняется 150 лет со дня рождения вождя мирового пролетариата — Владимира Ильича Ленина

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Празднование дня рождения Ленина коммунисты назвали для себя делом чести даже в условиях эпидемии коронавирусной инфекции, но массовых мероприятий в связи с датой  эпидемией коронавируса не планируется.



Милли музейның аккаунтларына керүчеләр саны үзизоляция чорында өч тапкыр арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", Марат Ишкильдин). Үз-үзеңне изоляцияләү чорында Татарстан Милли музееның социаль челтәрләрдәге аккаунтларына керүчеләр саны өч тапкырга арткан. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына учреждениенең генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова хәбәр итте.

Читать дальше...

Зәй пляжы туристларны җәлеп итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Зәй, 22 апрель, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Николай Шамионов). Иске Зәй яр буен төзекләндерү буенча башкарылган эшләрне күргән һәр кеше биредән сокланып үтә. Яр буе зонасы туристларны да җәлеп итәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Табиб Covid-19ның гадәти салкын тиюдән төп аермасын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Яңа Covid-19 тибындагы коронавирус йогышы еш кына гади салкын тиюне хәтерләтә, тик аннан җәфа чигүче кеше исләрне сизмәскә мөмкин. Бу хакта ФМБАның Федераль фәнни-клиник үзәгендә пульмонология үзәге җитәкчесе Александр Аверьянов YouTube-каналында коронавирустан сәламәтләнгән журналист Максим Шевченко сөйләде.

Читать дальше...

Баулының Татар Кандызы авылы мәктәбе укучылары быел да кыяр үстергән

Tatar-inform.tatar 

(Баулы, 22 апрель', «Татар-информ», «Баулы-информ», Индира Сәйфуллина). Баулы районы Татар Кандызы авылы укучылары мәктәп яны теплицасында унбиш елдан артык үзләре кыяр һәм яшел тәмләткечләр үстерәләр. Укучыларның февраль аенда утырткан кыярлары уңыш бирә башлаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Балтач мәктәбе укучысы «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды һәм агач утыртты

Tatar-inform.tatar 

(Балтач, 22 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Балтач урта мәктәбенең 5 б сыйныфы укучысы Дилбәр Газизуллина үз участокларында чия агачы утыртып, «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Ютазы районы Яссытугай авылы механизаторлары көнбагыш чәчә

Tatar-inform.tatar 

(Ютазы, 22 апрель, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Илмира Галиева). Ютазы районының Яссытугай авылы «Уңыш» җәмгыяте язгы чәчү 101 гектарлы кырда көнбагыш чәчүдән башланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Чирмешәннең Бәркәтә авылында Азатлык сугышчысы һәйкәле тирәсен тәртипкә китерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 22 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешәннең Бәркәтәдә Азатлык сугышчысы һәйкәле тирәсен матурларга керешәләр. Бу авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл Бөек Җиңү көненә кадәр, нефтьчеләр ярдәме белән, яңа төс алачак.

Читать дальше...

Апаста үзизоляция таләпләрен бозган 45 кешегә беркетмә төзелгән

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 22 апрель, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләйлә Шиһабиева). Апаста үзизоляция таләпләрен бозган 45 кешегә беркетмә төзелгән. Юлларда, урамнарда ике сменада патруль торулар оешкан. Хокук сакчылары тарафыннан үзизоляция режимын бозучыларны ачыклау дәвам итә. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Айрат Нигъмәтҗанов белдерде. Бу хакта «Апастовво-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *