Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Май
2020

Новости за 05.05.2020

Марина Патяшина: Иң борчыганы – 196 очракта чир ничек күчкәне билгесез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда теркәлгән коронавирус очракларының 20 процентка якын өлешендә чир нинди юл белән йокканы билгеле түгел. «Иң борчыганы — 196 очракта чир ничек күчкәне билгесез, һәм бу күрсәткеч һаман арта бара», — диде ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Читать дальше...

Татарстанда май аенда коронавирус йоктыручылар саны 6 меңнән артып китәргә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуын киметү өчен кисәтү чараларын төгәл үтәргә кирәк. Юкса, авыруның иң югары ноктасына җиткәч, инфекция йоктыручылар саны 6 меңнән күпкә артырга мөмкин. InnoSTage компанияләр төркеменең бизнес-карарлар юнәлеше җитәкчесе Федор Селезнев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

В Нурлате дневная температура воздуха 6 мая достигнет 25 град.С

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Консультация-метеопрогноз: Неблагоприятные метеорологические явления 6 мая 2020 года местами на территории Нурлатского района ожидается сильный юго-восточный, южный ветер порывами 15-17 м/с.

Татарстанда интеллектуаль транспорт системалары буенча онлайн-хакатон узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстанда республика Хөкүмәте ярдәмендә «Интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәк элементлары» дигән онлайн-хакатон узачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда коронавирус очраклары теркәлмәгән районнар билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирус очраклары теркәлмәгән районнар билгеле. Бу Балык Бистәсе, Әлки, Зәй, Кама Тамагы, Минзәлә, Мөслим районнары. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта мәгълүм булды.

Читать дальше...

Мөфти Равил Гайнетдиннең урынбасары коронавирус белән авыруы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең урынбасары Рәфыйк Фәттәхетдинов коронавирус белән авырган. Бу хакта ул Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтындагы видеомөрәҗәгатендә сөйли.

Читать дальше...

Татарстанга Россия төбәкләреннән килгән 5 меңнән артык кеше изоляциядә яши

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирус белән бәйле изоляциядә Россиянең башка төбәкләреннән килгән 5 мең 635 кеше исәпләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

Читать дальше...



Мордовиядә заводта компрессор шартлау нәтиҗәсендә өч эшче зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Мордовиядә химик машина төзелеше заводында ремонт вакытында компрессор шартлау нәтиҗәсендә өч эшче зыян күргән. Аларның барысын да хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Дагыстан мөфтие һәм аның гаиләсе коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Дагыстан мөфтие Әхмәт Абдулаев бөтен гаиләсе белән коронавирус инфекциясе йоктырган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Дагыстан рухи лидерының хатыны һәм киңәшчесе Айна Гамзатовага сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Актаныш гимназиясе: онлайн укыту, TED Circles, проектлар форматы

Azatliq.org 

Пандемия аркасында онлайн укытуга күчкән Актаныш гимназиясе бу көннәрдә эшчәнлеген тагы да арттырган. Проектлар форматына күчкәннәр. Дөньякүләм танылган TED хәрәкәтенә кушылганнар. Азатлык гимназиянең хәлләрен белеште.

Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул — «Сөембикә»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ», «Сөембикә», Чулпан Галиәхмәтова). Яратышып яшәгән икәүнең арасы көннәрдән бер көнне шартлап өзелә. Карашлары төрле булганга, диләр. Ләкин тормыш диңгезендәге айсбергның өсте генә түгел микән бу? Төптә бит бөтенләй башка сәбәп… Һәм ул, гадәттә, өченче бер кешегә килеп тоташа. Арага ятлар керү мәхәббәтне үтерә шул ул. «Йөрәктәге яралар да төзәлә, гафу да итәсең, тик ярату юк икән, аны кире кабул итә алмыйсың», — ди «Болгар радиосы» алып баручысы Дилбәр Фәез. Аерылышуларына... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов беренче укытучысын 75 яшьлек юбилее белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче укытучысы Римма Закирҗанованы туган көне — 75 яшьлек юбилее белән котлый. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә язды.

Читать дальше...

Миңнеханов йогышлы авырулар хастаханәсенең 2нче чиратын төзү темпын киметмәскә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзү эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

3 дня до памятной исторической даты: малоизвестные факты о 9 мая

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Вокруг Дня Победу, как любого исторического события, со временем выросло множество мифов. Некоторые из них, как знаменитое постановочное фото с Красным флагом на Рейхстаге, были созданы специально.

Апас районында дүрт кешене сугышка озаткан гаилә яшәгән йорт каршына агач утырттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Апас районы Чирмешән авылында берьюлы дүрт кеше сугышка киткән йорт каршына «Йолдыз» район газетасы хәбәрчесе Азат Мөхәммәтҗанов дүрт зәңгәр чыршы утырткан. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *