Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Июнь
2020

Новости за 30.06.2020

Казанның Совет районы буенча җәмәгать судьяларының территориаль суд эшчәнлеге үзгәрә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). 2020 елның 24 мартындагы 11-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керүгә бәйле рәвештә, 2020 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районы суды буенча җәмәгать судьяларының территориаль суд эшчәнлеге үзгәрә. Бу хакта Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы хәбәр итә. Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча җәмәгать судьяларының суд участокларының территориаль суд эшчәнлеге турында «Татарстан Республикасы... Читать дальше...

Народные приметы на 30 июня

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Мануил, Мануил-солнцестой, Мануйло, Савелий, Ярило, молодой Ярило: так этот день называли в старину.

Садыйков медицина ярдәме турында Конституциягә кертеләчәк төзәтмәнең мөһимлеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «үтемле медицина ярдәме» төшенчәсенең ни өчен РФ Конституциясе дәрәҗәсендә ныгытылырга тиешлеген аңлатты. Үз фикерләрен ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында әйтте. «Медицина ярдәменең һәркем өчен үтемле һәм үз вакытында булырга тиешлегендә бернинди дә шик юк. „үтемле медицина ярдәме“ төшенчәсен Россия Конституциясенә кертү гражданнар хокукларын яклауның өстәмә гарантиясе булачак»... Читать дальше...

Россиядә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң яхшы стажировкалар эзләү сервисы эшләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россиядә булачак чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң яхшы стажировкалар эзләү сервисы барлыкка киләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хезмәт базарындагы вәзгыять турында киңәшмәдә тиешле йөкләмә бирде. «РФ субъектларының, эш бирүчеләрнең булачак чыгарылыш сыйныф укучылары өчен сервислар, стажировкалар оештыру буенча иң яхшы тәҗрибәләре бар, — дип билгеләп үтте Мишустин. — Монда мин хезмәт министрлыгын „Россиядә эш“ порталында „шундый иң яхшы стажировкалар исемлеген“ булдыруны сорар идем». Читать дальше...

Казан уйлап табучылары күп булган Россиянең топ-10 шәһәрләре рәтенә керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Казан һәвәскәр уйлап табучылар иң күп яши торган Россия шәһәрләре рейтингында алтынчы урынны алды. Тикшеренү Tvil.ru сервис белгечләре тарафыннан үткәрелде. Сораштырылучыларның 7,41 проценты Татарстан башкаласын уйлап табучылар ватаны дип саный. Россия туристлары Кулибиннарны күпләп Новосибирскида — 20,37%, Екатеринбургта — 18,52% һәм Санкт-Петербургта — 14,81% очратты.

Кукмарада 930 миллион сумлык яңа мегаферма төзи башлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 30 июнь, «Татар-информ», « Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Кукмараның «Рассвет» хуҗалыгында 930 миллион сумлык яңа мегаферма төзи башлаганнар. Мегаферма 1500 баш савым сыерына исәпләнгән, ул заманча саву заллары белән җиһазландырылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Югары Күзмис авылында масштаблы төзелеш эшләре алып барыла. Әле төзеләчәк корылмаларның «кабыргалары» гына утырып тора, инде фермага таба, ялт иттереп, юл салып та куйганнар. Нинди эш башласаң да, иң элек юлы кирәк, шуңа күрә аны былтыр ук эшләттек, диделәр. Читать дальше...



Авыл халкы кырга да, клубка да өлгерә - «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дамир Бәдриев). Яшелчәләргә су сибергә, чүп үләннәрен дә утарга кирәк. Каен һәм җир җиләкләре дә кызыктыра, болынга да барып кайта авыл апалары һәм кызлары. Төзелеш яки төзекләндерү — үзе бер хикәят. — Авылдашларыбыз сәясәткә, ил тормышына да битараф түгел. Бездә 352 кеше сайлауларда катнашу яшендә. Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүдә 28 июньгә 250 кеше катнашты инде. Санитар таләпләр катгый үтәлә, тавыш бирергә килгән һәр кешегә медицина битлеге... Читать дальше...

Россиядә ихтыяҗ зур булган белгечлекләр аталды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Медиклар, педагоглар һәм IT-белгечләр — Россиядә ихтыяҗ зур булган һөнәрләр рәтендә. Бу хакта РФ Мәгариф һәм югары белем министрлыгы җитәкчесе Валерий Фальковка сылтама белән «Известия» хәбәр итә. Мәгариф һәм югары белем министры мәгълүматларына караганда, IT-өлкәдә мәгълүмат аналитикларына ихтыяҗ аеруча зур. Өстәвенә, бу белгечлек эш бирүчеләрдә Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда популяр. Шулай ук инженер белгечлекләрен тәмамлаучылар да тиз арада эш таба ала. «Белгәнебезчә... Читать дальше...

Әлки районында «Яшь имәннәр» балалар лагере июль башында эшли башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 30 июль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Агымдагы елның 1-2 июлендә «Яшь имәннәр» балалар лагере ачылачак. Хәзерге вакытта лагерь ял итү оешмаларының федераль реестрына кертү стадиясендә тора. Бу хакта балалар иҗат йорты директоры Әнисә Гайфуллина хәбәр итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әлеге реестрга кертелгәннән һәм эпидемиягә каршы санитария комиссиясе уңай карар кабул иткәннән соң лагерь эшли башлаячак. Роспотребнадзор тәкъдиме буенча 1 сменага 30 бала керү планлаштырыла. Бу лагерьның проект куәтенең яртысы. Читать дальше...

«Буа икмәк заводы» хезмәт хакы буенча 1 миллион сумнан артык бурыч түләгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). «Буа икмәк заводы» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять Татарстанда 1 миллион сумнан артык бурычны түләгән. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән үзара хезмәттәшлектә хезмәткәрләргә үз вакытында һәм тулысынча хезмәт хакын түләү... Читать дальше...

Менделеевск артистлары сайлаучылар өчен мини-концерт оештырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Менделеевскиның Сергей Гассар исемендәге мәдәният йорты артистлары тавыш бирүче якташлары өчен мини-концерт уздырды. Шәһәр ишегалларының берсендә тамашачылар җыелган. Бу хакта «Менделеевские новости» дип язалар. 25 июньнән 30 июньгә кадәр Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә үз мөнәсәбәтеңне күчмә сайлау участокларында да белдерергә мөмкин. 29 июньдә шундый участок Чоловский урамы буенча 8, 8а, 10 һәм 10а йортларында яшәүчеләрне кабул итте. Күчмә участокны автобуста оештырдылар. Читать дальше...

Чүпрәледә дүртенче тапкыр азык-төлек җыелмалары тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 30 июнь, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). «Ярдәм янәшәдә! Помощь рядом!» республика акциясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан пандемия шартларында тормышка ашырылды. Чүпрәледә дүртенче тапкыр азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Ярдәм янәшәдә! Помощь рядом!» республика акциясе кысаларында районга азык-төлек җыелмалары белән соңгы-дүртенче автопоезд килде. Азык-төлек җыелмаларын бушату һәм китерү бу юлы да традиция буенча волонтерлар ярдәме белән башкарылды. Читать дальше...

Аксубайлылар «Уяв» чуваш бәйрәмен онлайн билгеләп үтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 30 июнь, «Татар-информ», « Авыл таңнары», Анастасия Петрова). Аксубай районы авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре бәйрәмне онлайн режимда уздырырга әзерләнәләр. «Уяв» — борынгы чуваш бәйрәме, ул бүгенге көнгә кадәр саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бәйрәм чуаш халкын берләштерә һәм туганлык мохитен чагылдыра. Быел санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, районда Сабан туйларын үткәрмәскә дигән карар кабул ителде. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов белдергәнчә... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *