Татарстанда Иван Купала бәйрәме онлайн-форматта узачак
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстанда эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, славян мәдәниятенең «Иван Купала» бәйрәме онлайн-форматта узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген билгеләп үтеләчәк бәйрәм программасында түбәндәге чаралар көтелә: 11.00 сәгатьтә — ТР Мәдәният министрлыгы башлыгы Ирада Әюпова онлайн-бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикли. 10 минуттан соң шул ук форматта гражданнарга Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе, ТР Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов мөрәҗәгать итәчәк. Читать дальше...