Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Июль
2020

Новости за 25.07.2020

Ирада Әюпова Заманча сәнгать галереясенә үз рәссамнарыбыз да куелырга тиеш дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Заманча сәнгать галереясе Татарстан рәссамнарының күргәзмәләрен оештыра башлады һәм алга таба да шулай булачак. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Заманча сәнгать галереясендә республика рәссамнарына урын булырга тиешлеге турында әйтте. Мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Рәссамнар берлеге оештырган «Со-творение»/ ӨМӘ бөтенроссия плэнер-симпозиумында катнашучылар белән очрашып, рәссамнарның эш юнәлеше һәм аларны борчыган проблемалар турында сөйләште. Читать дальше...

Кукмара лагеренда «Фестиваль Нараткай Live» дигән иҗади смена ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 25 июль, «Татар-информ», « Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). Кукмараның «Нараткай» лагеренда «Фестиваль Нараткай Live» дигән иҗади смена ачылды Анда 23 июльдән 9 августка кадәр сәламәтләндерү лагеренда 43 бала ял итәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Лагерьда ике йорт бар: «Tik tok house һәм «Like house». Балалар 18 көн дәвамында үзләренең артист, иҗади, интеллектуаль икәнлекләрен, спорт, музыка өлкәсендәге сәләтләрен ачыклап ярышачак. Аларга бу эштә баш продюсер-лагерь директоры, продюсер-смена начальнигы... Читать дальше...

Түбән Камада «Чулман Арена» футбол манежы ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). «Нефтехимик» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә ябык футбол манежына исем табылды. Тавыш бирү берьюлы берничә шәһәр пабликында узды, нәтиҗәдә, «Чулман Арена» варианты иң яхшысы дип танылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Ул 420 тавыш белән җиңде, икенче урында — «Победа» исеме (362 тавыш). «Чулман» — безнең шәһәр яныннан ага торган Кама елгасы исеменең борынгы варианты. Ә мондый манежлар Казанда һәм Яр Чаллыда төзелә. Бу кечкенә... Читать дальше...

Зәй районында уңыш формуласы турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Зәй районында Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Рәзиф Кәримов катнашында һәм республиканың башка кызыксынучы аграрийлары катнашында семинар узды. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, җир уңдырышлылыкка, нәтиҗәлелеккә эшләсен өчен технологик процессларны комбинацияләргә кирәк, диде. Бу бер үк... Читать дальше...

Апаста ашлык кабул итү пунктында тәүге олаулар кайтты

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 25 июль, «Татар-информ», « Апастово-информ», Гүзәл Хилавиева). Апаста ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Кызыл олау» бәйрәм чарасы узды. Каратун ашлык кабул итү пунктында тәүге олауларны район башлыгы Равил Хисаметдинов каршы алды.Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Хөрмәтле райондашлар! Җиң сызганып урып-җыю эшенә керешеп киттек. Бүген менә ашлык кабул итү пунктында беренче олаулар кайта башлады. Уңыш әйбәт чыга. Бүгенге көндә бар көчебезне куеп ун мең тонна икмәкне вакытында җыеп алып, амбарларга салу төп бурыч булып тора»... Читать дальше...

Чирмешәндә районында имтиханда 100 балл җыйган зирәк егет экологка укырга ниятли

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 25 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында Иске Кади урта мәктәбе укучысы Алмаз Шәрифуллин география фәне буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган. Бу фәннән мондый нәтиҗә алган районда беренче укучы эколог булырга ниятли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Географиядән 100 балл булса, рус теленнән — 91 балл. Быел алар мәктәпне икәү тәмамлаганнар, ике Шәрифуллин: берсе Алмаз, икенчесе Ильяс. Гел бишлегә генә укыган Алмаз өчен география аерым урын алып торган. Читать дальше...

Әлки районының истәлекле урыннарында автобус экскурсияләре ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Базарлы Матакта Лисенков исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музее Әлки районының күренекле урыннары буенча ике юнәлештә автобус экскурсияләре оештырды. Аларның берсе «Космик биеклекләрдән башлап Чувашстан АССР халык шагыйре П.П.Хузангайның ватанына кадәр» дип атала. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасы яза. Маршрут С. М. Лисенков музееннан башлана. Аннары экскурсиядә катнашучылар автобуста Сиктермә-Хузангай авылына юл тота, анда Чувашиянең танылган шагыйре Петр Хузангай музее белән танышалар. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *