Татарстанда бер ир-ат, үз йортында чыккан янгыннан котылырга тырышып, аягын пешергән
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бер ир-ат, үз йортында чыккан янгыннан котылырга тырышып, аягын пешергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Республиканың Биектау районы Өнсә авылында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 3.55 сәгатьтә килгән. Биредә бер катлы агач йортны һәм янәшәдәге корылмаларны ялкын телләре ялмап алган. 61 яшьлек йорт хуҗасы янгыннан урамга чыгып котылган... Читать дальше...