Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Новости за 20.09.2020

Россиядә коронавирус сәбәпле кабаттан чикләүләр кертүгә алшартлар юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 20 сентябрьдән соң, коронавирус пандемиясе сәбәпле, Россия яңадан чикләүләр кертәчәк дигән имеш-мимешләр ишетелә, әмма кабат карантин булуга әлегә алшартлар юк. Бу хакта «Российская газета»га Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович хәбәр итте. Мелита Вуйнович фикеренчә, чикләүләр кертү өчен алшартлар юк. «Мин имеш-мимешләрне шәрехли алмыйм, фактлар белән эш итәргә кирәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 авыруын тоткарлау... Читать дальше...

Татарстан укучыларын веб-дизайн һәм блокчейн-технологияләрне өйрәнергә чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан укучыларын «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәккә билет» федераль проектында катнашырга чакыралар. Укучылар анда веб-дизайнга һәм блокчейн-технологияләрен кулланып төрле мәсьәләләрне чишү юлларын табарга өйрәнәчәк. Бу хакта ТР Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 6-11нче сыйныф укучылары Иннополис университеты базасында сынау уза ала. Проектта катнашу өчен... Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 авыруының 25 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус йоктыруның 25 яңа очрагы теркәлгән. 24 очрак элемтә юлы белән йоктырылган, берсе читтән кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ике кеше хастаханәгә салынды, 23 кеше өйдә дәвалана», — ди матбугат хезмәте. Авыручылар арасында 30 яшьтән 60 яшькә кадәр төркем вәкилләре өстенлек итә. Йоктыручылар саны буенча икенче урында 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге төркем ... Читать дальше...

Әлмәттә Ростовтан килгән машина катнашындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ростов шәһәреннән килгән чит ил машинасы Әлмәттә юл һәлакәтенә эләккән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте Аларның сүзләренә караганда, авария кичә кичке тугызлар тирәсендә Ленин урамында булган. «Мерседес» һәм Ростов өлкәсе номерлары белән «Тойота» кара-каршы бәрелешкән. Көчле бәрелешүдән «Мерседес» кузовының бер өлеше аерылган, һәм юл коймасына бәрелгән. «Тойота» юлга аркылы баскан. «Ким дигәндә өч кеше зыян күрде. Читать дальше...

Белгеч көзге кәеф төшенкелегенә каршы тору ысуллары турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Көзге кәеф төшенкелеге — ике сезон арасында була торган табигый хәл, әмма режимны үтәгәндә һәм актив булганда аңа каршы торып була. Бу хакта ТАСС агентлыгына Психолог Елена Пояркова сөйләгән. Елена Пояркова салкыннар башлану белән көннәр кыскаруны, ә төннәр озынаюын, шул сәбәпле организмга кояш нурлары һәм Д витамины җитми башлавын искәртте. «Ул апатия, йокы килү, кәеф начараюны китереп чыгарырга мөмкин. Шул рәвешле психика тышкы шартларның үзгәрүенә җайлаша», — ди психолог. Читать дальше...



Галимнәр өслекләрдән коронавирусны юк итүнең яңа ысулын ачыклаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Өслекләрдән коронавирусны юк итүдә ультрашәмәхә ярдәм итә ала. Япония галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә «Известия». Тикшеренүчеләрнең эше American Journal of Infection Control журналында басылып чыккан. Ультрашәмәхә коронавирус күзәнәкләренең 99,7 процентын юк итә ала. «Шул ук вакытта дулкынның озынлыгы 222 нанометр булырга тиеш, чөнки бу очракта ул тирегә үтеп керми һәм тере күзәнәкләрне җимерми», — дип белдерде галимнәр. Тикшеренүчеләр фикеренчә... Читать дальше...

Жительница Нурлата обратилась за помощью в городскую прокуратуру

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Нурлатская городская прокуратура Республики Татарстан провела проверку по обращению местной жительницы о необеспечении техническими средствами реабилитации ее престарелого отца-инвалида 1 группы.

Вирусолог Россиядә коронавирус таралуның үзенчәлеге турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Вирусолог, Россия фәннәр академиясе академигы Феликс Ершов Россиядә коронавирус эпидемиясенең башка илләрдәге кебек таралмавын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Россиядә коронавирус таралу үзенчәлекле. Башта зыян күрмәгән төбәкләрдә вирус таралу соңрак башланды», — дип белдерде табиб. Белгеч фикеренчә, Европа илләреннән аермалы буларак Россиядә коронавирусның икенче дулкыны башлану турында сүз бармый. Илдә коронавирус белән авыручылар санының артуы эпидемиянең беренче дулкынының үсеше белән бәйле. Читать дальше...

Россия Хезмәт кодексына дистанцион эшләүгә кагылышлы төзәтмәләр кертеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясенең Хезмәт кодексына дистанцион эшләүгә бәйле төзәтмәләр кертеләчәк. Бу хакта Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков илнең Бәйсез профсоюзлар Федерациясенең Генераль советы утырышында хәбәр итте, дип яза РИА Новости агентлыгы. «Яңалыклар күп кенә хезмәткәрләргә дистанцион рәвештә эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Без кертелә торган үзгәрешләрнең хезмәт мобильлеге өчен яңа алшартлар тудыруын яхшы аңлыйбыз», — дип билгеләп үтте ул. Читать дальше...

Чистайда яңа футбол мәйданчыгы ачтылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Чистайда автовокзалдан ерак түгел заманча футбол мәйданчыгы ачтылар. Ачык спорт объектын республика программасы буенча төзелгәннәр. Бу турыда «Чистопольские известия» газетасы яза. Мәйданчыкны ачу чарасында район башлыгы Дмитрий Иванов, предприятие һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре, төрле яшьтәге авыл кешеләре катнашты. Радель һәм  Радмир Валиуллиннар футбол мәйдданчыгына әбиләре белән килгән. «Безгә бик ошады. Футбол уйнау — безнең хыялыбыз. Монда көн саен киләчәкбез», — диде алар. Читать дальше...

Апаста яшәүче гаилә «Салават күпере» журналы бәйгесендә велосипед откан

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 20 сентябрь, «Татар-информ», « Апастово-информ », Ләлә Сафиуллина). Лилия һәм Рөстәм Бикмөхәммәтовлар улларына ел саен «Салават күпере» журналын яздыра. Бу юлы исә алар журнал редакциясе уздырган «Сәпит кирәк» бәйгесендә катнашып, бүләкле дә булганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Абыйлы-энеле Ранил һәм Рубин Бикмөхәммәтовлар «Салават күпере» журналы редакциясе уздырган «Сәпит кирәк» бәйгесендә җиңү яулаган. «Җиңәрбез дип һич уйламаган идек. Ә бәхет елмайды бит. Бүләккә бигрәк тә улларыбыз сөенде», — ди Лилия.

Кайбычта спорт-сәламәтләндерү комплексында электрон тир ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Кайбыч, 20 сентябрь, «Татар-информ», « Кайбыч таңнары », Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбычта спорт-сәламәтләндерү комплексында электрон тир ачылды. Бу турыда район бамасы хәбәр итә. Электрон тирны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, яшь армиячеләр хәрәкәте штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов, полиция бүлеге начальнигы урынбасары Илшат Сираҗетдинов, «Форпост» начальнигы Юрий Михайлов, Олы Кайбыч урта мәктәбенең яшь армиячеләре Риназ Гомәров, Риназ Лотфуллин, Ләйлә Зиннәтуллина һәм Лилия Әүхәтшина катнашты. Читать дальше...

Әлки районында тагын бер модульле кибет булачак

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Югары Әлки авылында блок-модуль кибете төзелеше төгәлләнеп килә. Төзелеш эшләренең төп өлеше инде башкарылган. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Тимур Билялов сүзләренә сылтама белән район басмасы хәбәр итә. Эчке бизәкләү эшләрен тәмамларга, җиһазлар урнаштырырга, коммуникацияләрне тоташтырырга һәм тирә-юньне төзекләндерергә генә кала. Блок-модуль кибетләре бөтен Татарстан буенча «Авыл кибетләре» республика программасы ярдәме белән ачыла. Читать дальше...

Алексеевск активистлары комлыкны җыештыруда катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Алексеевск, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Таң» , Алексей Вангаев). «Чиста яр» эко-акциясе көзге игелек атнасы кысаларында узды. Аграр көллият студентлары, «Форпост», «Синергия» яшьләр үзәге хезмәткәрләре яр буен җыештырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Аларга «Просторный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе һәм «Үзәк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисләре Светлана Некрасова һәм Әлфия Әхмәтова да кушылды. Алар бергә җәйге сезонда җыелган чүп-чардан яр буе зонасын җыештырды. «Бу акция елга ярын чистартып кына калмыйча... Читать дальше...

Актаныш делегациясе солдатларны татар халык ашлары белән сыйлады

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары» , Рузилә Хәсәнова). Бүген Актаныш районның махсус делегациясе Башкортстан Республикасының Алкино-2 бистәсендә Идел буе үзәк хәрби округының 12нче гвардия, инженер — сапер бригадасына «Татар халык ашлары көне» уздыру максатыннан килде. Биредә Актаныштан 16 егет хезмәт итә. Актанышлылар солдатларны татар халык ашлары белән сыйлады. Моңлы җырларын бүләк итте.

Аксубайда яшәүче китапханәгә яңа басмалар бүләк иткән

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 20 сентябрь, «Татар-информ», « Авыл таңнары », Зинаида Леонтьева). Аксубай үзәк китапханәсенең бердәм фонды яңа басмалар белән тулыланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Китапны укып чыкканннан соң, аны башка кешегә тәкъдим и — яхшы идея. Аксубай үзәк китапханәсе укучысы шулай эшләде дә. Ул китапханәгә төрле тематикага караган 17 данә китап бүләк итте. Бу басмалар үзәкләштерелгән китапханәләр системасының китап киштәләрендә лаеклы урыннарны алды һәм хәзер алардан һәр укучы файдалана ала.

Булат Йосыпов: "Кино күп төшерелергә һәм тамашачыга барып җитәргә тиеш"

Azatliq.org 

Быелгы Казан мөселман киносы фестивалендә гран-при Кытай режиссеры Ван Цзинның "Чанфэн шәһәре" фильмына бирелде. Ни өчен мөселман киносы фестивалендә мөселман мәдәниятенә бөтенләй кагылышы булмаган фильм җиңеп чыкты, аны нинди критерийларга нигезләнеп сайлаганнар – Азатлык шуны ачыкларга тырышты.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *