Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Новости за 23.09.2020

Яшел Үзәннең Уразлы авылында илле кешелек мәдәният йорты ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 23 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). Яшел Үзәннең Уразлы авылында республика программасы буенча өр-яңа мәдәният йорты ачылды. Ул 50 кешегә исәпләнгән һәм монда китапханә дә урнашкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Клуб ачылу тантанасында район җитәкчесе Михаил Афанасьев, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, кунаклар һәм авыл халкы катнашты. Уразлыларның шатлыгын уртаклашырга Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә кайткан иде. Бәйрәм аларның дәртле җырлары һәм биюләре белән дәвам итте.

Апаста өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан «кайнар линия» телефоннары эшли

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 23 сентябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр районда өлкәннәр ункөнлеге уза. Аның кысаларында «кайнар линия» телефоннары эшли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әлеге чорда өлкәннәр өчен төрле чаралар оештырыла. Өлкәннәр өчен чәй табыннары әзерләнә, күчтәнәчләр таратыла. 4350 өлкән кешегә күчтәнәчләр әзерләнә. Мөмкинлеге чикләнгән өлкән кешеләр шулай ук игътибар үзәгендә булачак. Аларның өйләренә барып хәлләрен белү күздә тотыла. Бу хакта район башкарма... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *