Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 16.11.2020

Чирмешән мәктәпләре укучылары быел 43 тонна макулатура җыйган

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 16 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән район мәктәпләре укучылары ноябрьнең беренче атнасында гына да 2 тоннага якын макулатура җыйган. Ел башыннан 43 тоннадан күбрәк кәгазь калдыгы тупланган. Райондагы 27 мәгариф учреждениесендә 2247 укучы белем ала. Әлеге икенчел чимал бер укучыга бүлеп исәпләгәндә 19 килограмм туры килә. Җыелган чималның 32 тоннага якынын тапшырып, 83 мең сум чамасы керем алганнар. «Макулатура җыю кечкенә мәктәпләрдә яхшырак оештырылганУтыз Имән... Читать дальше...

Татарстанда 24 градуска кадәр салкынайтачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 ноябрьдә Татарстанда салкын һәм коры һава торышы булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төбәк территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Җил уртача тизлектә исәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -12…-17 градус, аязганда -19…-24 градус фаразлана. Көндез һава температурасы -5…-10 градуска кадәр булуы көтелә.

Татарстанда ана капиталына 29 меңнән артык сертификат бирелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел, 1 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда ана капиталына 29 меңнән артык сертификат бирелгән, аларның 10,6 меңнән артыгы беренче бала өчен. Бу хакта Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова әйтте. «Быел 10 ай эчендә беренче балага ана капиталы бирелә башлагач, узган ел белән чагыштырганда, сертификатлар саны ике тапкыр артты», — диде ул. Читать дальше...

Гүзәл Яхинаның чираттагы китабы Идел буендагы ачлык турында роман булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Язучы Гүзәл Яхинаның чираттагы китабы Идел буендагы ачлык турында роман булачак. Бу хакта язучы социаль челтәрләрдә хәбәр итә. «Китап март аенда басылып чыгар дип уйлыйм. Эшче исеме — „Эшелон на Самарканд“. Әлегә шуны гына әйтә алам», — дип язган ул. «Бу китап балаларын Идел буендагы ачлыктан коткару турында. Вакыйга 12923 елда „Дзержинский поездларының“ берсендә бара. Ачлыктан интеккән балаларны туграк регионнарга илткән эшелоннар шулай аталган. Сүз алты атнага сузылган юлга чыккан эшелон турында»... Читать дальше...

Капитан Данис Зариповсыз узган матчта «Ак Барс» бер алка да керттермичә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургның «Автомобилист» командасына каршы уйнады. Матчта 3:0 исәбе белән Казан командасы җиңде. Әлеге уенда «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов бозга чыкмады. Ул, бер айдан артык уйнамыйча торганнан соң, ноябрь аеның ике матчында катнашкан иде, тик бүген Данис Зарипов составта булмады. Капитан вазифасын Джастин Азеведо башкарды. Беренче период. Сигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глухов гол кертте (1:0). Читать дальше...

Роспотребнадзорда Яңа ел бәйрәмнәренә чикләүләр кертү мөмкинлегенә бәя бирделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа ел бәйрәмнәренә яңа чикләү чаралар кертү турындагы карар кабул иткәндә кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ), шул исәптән Covid-19 коронавирус белән авыручылар саны хәлиткеч роль уйнаячак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Без Covid-19 белән авыручылар санын гына түгел... Читать дальше...

Путин: Covid-19 сәбәпле, Россиядә наркотиклар контрабандасы кимеде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус таралу сәбәпле, чикләүләр халыкара наркотрафик кимүгә китерде. Россиядә наркотик контрабандасы 30 процентка диярлек кимегән. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин Россия Куркынычсызлык советы утырышында хәбәр итте. «Быел пандемия сәбәпле, барлык дәүләт чикләре диярлек ябылды. 2020 елның беренче ярты елында Россиядә наркотиклар контрабандасы өчтән бер өлештән артыкка кимеде», — диде Владимир Путин. Илләр арасында элемтәләр яңартылгач, контрабанданы үстерү омтылышлары яңартылачак. Читать дальше...

Татарстанда әби кеше оныгын тыңламаганы өчен кыйнаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда әби кеше оныгын тыңламаган өчен каты итеп кыйнаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде. Тикшерүчеләр ачыклаганча, республиканың Югары Ослан районында яшәүче 71 яшьлек әби 2020 елның апреленнән алып ноябрьгә кадәр 9 яшьлек оныгын кыйнап торган. Моңа баланың тыңламавы сәбәп булган. Бу турыда полицейскийларга әбинең күршесе сөйләгән... Читать дальше...



Татарстан Президенты санитайзерларны тикшерергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан кибетләре киштәләрендә сыйфатсыз антисептиклар очрый, аларда глицерин күләме 70 процентка кадәр җитә. Шуңа күрә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) сәүдә челтәрләрен тикшерергә һәм санитайзерларның сыйфатын бәяләргә тиеш. Бу турыда Татарстан Президенты эшмәкәрләр белән очрашуда хәбәр итте. «Кызганычка, контрафакт антисептиклар күп. Күптән түгел миңа, анализ ясаганнан соң... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан үлгән кешеләрнең күбесе 70 яшьтән өлкәнрәк булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән күп очракта 70 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге кешеләр үлә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте. «Статистика буенча, коронавирустан үлүчеләрнең 33 процентын 70-80 яшьлек кешеләр, 26 процентын 60-70 яшьтәгеләр тәшкил итә», — диде спикер. Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, яңа коронавирустан үлүчеләрнең уртача яше яшәрмәгән... Читать дальше...

Миңнеханов Россия Хөкүмәтеннән хезмәт хакына кредит алу шартларын йомшартуны сораячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Кече һәм урта бизнес хезмәткәрләрне саклап калу өчен ташламалы кредит шартларын йомшартуны сорады. Элек персоналның 90 процентын саклап калган очракта 2 процентлы кредитны түләтмиләр иде. Киләчәктә бизнесменнар хезмәткәрләрнең 60 процентын гына саклап калган очракта да бурычны түләтмәүләрен тели. Эшмәкәрләр Татарстан Президентына шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте һәм Дәүләт Думасы белән бергә бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә итте. Читать дальше...

Оренбургның «Туган тел» мохтәрияте Президиумы әгъзасы Мансур Сәгъдиев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 14 ноябрь көнне иртән Мансур Габидулла улы Сәгъдиев вакытсыз бакыйлыкка күчте, дип хәбәр итә Оренбург шәһәренең «Яңа Вакыт» редакциясе. «Мансур Сәгъдиев 1946 елның 11 декабрендә данлыклы Муса Җәлилебез Ватаны — Мостафа авылында туган. Оренбур педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлый. Авыл мәктәбендә укытучы, завуч, директор була. 1976 ел ахырыннан Оренбургта яшәде. Ул Оренбург шәһәренең «Туган тел» татар милли-мәдәни мохтәрияте Президиумы әгъзасы булып торды. Читать дальше...

Татарстанда ферма хезмәткәрләре янгыннан 130 терлекне коткарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ферма хезмәткәрләре янгыннан 130 сыерны һәм бозауны коткарган. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 14.53 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Арча районының Божа торак пунктында ферма януы турында хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, фермада эшләүчеләр 130 терлекне абзардан чыгара алган. Янгын сүндерүчеләр якындагы ферманы янгыннан саклап калган. Читать дальше...

Татарстанның сәүдә үзәкләрендә өстәмә намаз уку бүлмәләре булдыру ниятләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның сәүдә үзәкләрендә мөселманнар өчен өстәмә гыйбадәт бүлмәләре булдыру ниятләнә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика эшмәкәрләре белән очрашуда гыйбадәт кылу урыннары кирәк булган объектлар исемлеген төзү бурычын куйды. «Гыйбадәт бүлмәләре — яхшы эш. Альберт Әнвәрович (ТР сәнәгать һәм сәүдә министры — Т.И. искәрмәсе), әйдәгез, шундый урыннар булдыру мәсьәләсендә мөрәҗәгать итик. Сәүдә үзәкләренә килүчеләр саны да артачак, чөнки кешеләр намаз вакытында да йөри алачак. Читать дальше...

Миңнеханов Татарстанда фудтракларга мәйданчык өчен проект эшләргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда фудтракларга яки тәгәрмәчле кухняларга мәйданчык өчен проект эшләргә кушты. Бу турыда республика җитәкчесе эшмәкәрләр белән очрашуда хәбәр итте. «Без сезгә шундый мәйданчыкларны урнаштырырга теләгән урыннарны билгеләргә тәкъдим итәбез. Бездә сәүдә өчен оештырылган урыннар бар, хәзер Казанда алар — җиде. Без аларның санын Казанда гына түгел, Болгар, Зөя, Биләр һәм башка шәһәрләрдә дә арттыра алабыз», — диде Рөстәм Миңнеханов. Читать дальше...

Пациентларны коронавируска бер тискәре тесттан соң хастаханәдән чыгарачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусыннан дәваланган пациентларны бер тискәре тестан соң хастаханәдән чыгарачаклар. Тиешле карарны Россиянең баш санитар табибы Анна Попова имзалады. «Пациентлар дәвалаудан соң коронавируска бирелгән тест тискәре булган очракта, аларга хезмәт эшчәнлеге (уку) белән шөгыльләнүгә, коллективта эшләүгә рөхсәт биреләчәк», диелә хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыккан документта. Уңай нәтиҗә булган очракта, чираттагы тестны өч тәүлектән соң гына тапшырырга мөмкин булачак. Читать дальше...

Илсур Һадиуллин: Завуч һәр укытучының җитешмәгән якларын карарга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Завуч һәр укытучының мөмкинлеген, һәрберсенең дефицит якларын карарга тиеш. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгына интервьюда сөйләде. «Бәлки, укытучының балалар белән аңлашуы җитми торгандыр, бәлки, ул катырактыр, бәлки, аңа йомшаклык кирәктер, бәлки, аңа баланың күңеленә керү өчен юл салып җибәрергә кирәктер. Бәлки, предмет өлкәсендә компетенциясе җитеп бетмидер. Боларның барысы да исәпкә алынырга тиеш», — диде министр. Читать дальше...

Татарстанда, көз башы белән чагыштырганда, эшсезләр саны кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда, көз башы белән чагыштырганда, эшсезләр саны кимегән. «Ел башында 14 мең эшсез булса, 1 сентябрьгә 79 меңгә җитте. 13 ноябрьгә эшсезләр саны кимүе күзәтелә. Бүген 65 меңгә якын кеше эшсез», — дип белдерде ТР Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева. Ул Сovid-19 таралганлыктан, эшсезлек шактый үскәнен искәртте. «Теркәлгән эшсезлек эшче көч саныннан 3,2 процент дәрәҗәсендә. Читать дальше...

Үзбәкстанда кабактан пешерелгән татар милли ризыклары күргәзмәсе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 11 ноябрьдә Үзбәкстан Республикасының Карши шәһәрендә татар халкының кабактан пешерелгән милли ризыклары тәкъдим ителде. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Кашкадәрья өлкәсенең Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге җирле хакимият белән бергә кабактан пешерелгән татар халык ризыклары күргәзмәсен оештырды. Анда кабактан пешерелгән бәлеш, белен, өчпочмак, бөккән һәм башка ризыкларны татып карарга мөмкин иде. Күргәзмәдә чәкчәк тә тәкъдим ителде. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Иң нәтиҗәле ярдәм — бизнесменнарга онлайн эшләргә мөмкинлек бирү

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Коронавирус вазгыяте Татарстан сайлаган электрон сәүдә стратегиясенең урынлы һәм нәтиҗәле булуын күрсәтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашуда шундый фикер белән уртаклашты. «Безнең күз алдында бизнесның җитди трансформациясе, цифрлы мохиткә күчү бара. Безне яңа идеяләр һәм карарлар көтә. Яңа сәүдә базарларын тәэмин итү республика эшмәкәрләренә иң нәтиҗәле ярдәм булып тора», — диде Татарстан Президенты. Татарстанда... Читать дальше...

Мәскәү татарлары автономиясе татар теле курслары оештыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Төбәк иҗтимагый оешмасы — Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе теләге булган һәркемгә татар телен бушлай һәм уңайлы форматта — Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә, шулай ук онлайн форматта өйрәнү мөмкинлеген тәкъдим итә. Бу турыда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе матбугат үзәге хәбәр итте. Оештыручылар сүзләренчә, хәзер Мәскәү шәһәренең татар автономиясендә илледән артык кеше татар телен өйрәнә. Барлыгы 5 төркем бар. Шуларның берсе — көндезге... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *