Аксубай районында ит эшләнмәләре җитештерү буенча кооператив ачылды
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Аксубай районында ит эшләнмәләре җитештерү буенча кооператив ачылды. Фермерлар гаиләсенә эш башларга Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәм иткән. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә. 2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» программасы буенча предприятие 5 млн сум күләмендә грант ота. Грант акчасына бина һәм җайланмалар сатып алалар. Читать дальше...