“Алтын балык” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр гадәти булмаган дәрескә җыелды
Ул юл йөрү кагыйдәләрен кабатлауга багышланды.
Ул юл йөрү кагыйдәләрен кабатлауга багышланды.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Бер сыйныфта укучы яки балалар бакчасында бер төркемгә йөрүче балалар гына кулга-кул тотынышып, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнә ала. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Әгәр бу балалар бакчасында бер төркемдәге бәйрәм икән, кулга кул тотынышып әйлән-бәйлән уйнарга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова).Татарстанда Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2021 елга өстенлекле максатлары һәм бурычлары ачык онлайн-сораштыру нәтиҗәләре буенча сайлап алынган. Бу хакта бүген министрлык каршындагы иҗтимагый совет утырышында билгеле булды. «15 өстенлекле максат һәм бурыч ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарылды. Алар халыкны эш белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм кешеләрне яклау мәсьәләләренә кагыла. Сораштыру Татарстан... Читать дальше...
Коррупциягә каршы көрәшү комиссиясе утырышында эш нәтиҗәләре барланды.
Участница студии «Мedia Star»желает нурлатцам хорошей погоды на выходные.
За 11 месяцев текущего года совершено 472 преступления, что на 41 больше, чем в прошлом году.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда беренче боз кичүе ачылды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Яшел Үзән - Түбән Карамалы маршруты буенча Идел аша боз юлы тәүлек буе эшләячәк. Кичү буенча авырлыгы 3,5 тоннадан артмаган транспорт чаралары уза ала. Якын көннәрдә республикада тагын өч боз кичүе ачарга планлаштыралар. Чулман аша Соколка бистәсеннән Яңа Кама аръягы авылына кадәр кичүне техник тикшерү 14 декабрьгә планлаштырылган. Читать дальше...
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җәмгатьчелек урыннарында агымсудан һәм өслекләр өстеннән алынган меңнән артык үрнәкне тикшергәннәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына ведомство җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Без әйләнә-тирәдә вирус һәм инфекция эпидмониторингын ясауны дәвам итәбез. Бүгенгә барлыгы 1074 үрнәк алынган. Аларның 114е агып торган судан һәм 960ы өслекләр өстеннән»... Читать дальше...
Мәшгульлек үзәге 50 яштән узганнар өчен компьютер нигезләренә өйрәтү курслары оештырды.
Внеклассные часы посвящены Дню Конституции Российской Федерации. Праздник в стране проводится в 27-й раз.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанга коронавирустан «Спутник V» вакцинасының беренче партиясе кайтты. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләделәр. «Спутник V» вакцинасы республикага кайтарылды. Хәзер аны бушаталар һәм маркировакалыйлар. Иртәгә «Таттехмедфарм» вакцинаны поликлиникаларга тарата башлаячак», — диделәр ведомствода. Вакцинация дүшәмбедән башланачак. Беренче чиратта вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитальләренең «кызыл»... Читать дальше...
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә узган очрашуда татар блогерлары басмалар белән хезмәттәшлекнең укучылар санын арттырырга мөмкинлеген билгеләп үтте. Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә «МАКСАТ» яшь татар лидеры мәктәбе һәм «ZAMAN» блогерлар мәктәбенә кергән 70тән артык делегат белән очрашу узды. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков блогерларны «Татар-информ» һәм башка басмалар белән актив рәвештә мәгълүмат... Читать дальше...
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Салават күпере» редакциясе «Күңелле әлифба» дип исемләнгән проект башлап җибәрә. Проектта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Алмаз Гәрәев һәм аның кызы Зөбәйдә катнаша. Бу хакта «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде. «Хәзер балаларның игътибарын җәлеп итү авыр, алар күбесенчә мультфильмнар карый, телефонда уеннар уйный. Укуга һәм белемгә өндәү җиңелләрдән түгел. YouTube хостингының... Читать дальше...
Здесь пройдут основные городские торжества Нового 2021 года.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Актанышта Иске Богадыда капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды. Мәдәният йортын ачу тантанасында Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты, дип хәбәр итә Актаныш районы мәгълүмат үзәге. Ачылу тантанасына килгән халыкны Кыш Бабай белән Кар Кызы сәламләде. Район мәдәният йорты сәнгатькәрләре, Богады халык театры, мәктәп укучылары әзерләгән музыкаль чыгышлар тантанага Яңа ел, бәйрәм төсмерләре өстәде. Читать дальше...
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр ведомство матбугат хезмәтендә. Бу юлы Татарстанда яшәүче 1951, 1941 һәм 1925 елда туган кешеләр вирус корбаны булган. Шулай итеп, республикада пандемия башланганнан алып 161 кеше үлгән.
Активистлар Татарстан депутатларыннан федераль хөкүмәт белән бюджет мөнәсәбәтләрен киредән карап чыгуны башлауларын таләп итә.
Нурлатской городской прокуратурой совместно со специалистами Приволжского управления Ростехнадзора проведена проверка соблюдения законодательства о промышленной безопасности в деятельности нефтегазодобывающего управления «Нурлатнефть» ПАО «Татнефть» им. В.Д. Шашина.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «КАМАЗ» йөк автомобильләре өчен рам әзерләү линиясен монтажлау барышы белән танышты. Татарстан Хөкүмәте җитәкчесенә предприятиегә яңа җиһазларның нинди нәтиҗә бирәчәге турында сөйләделәр. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Чаллы автозаводында рамнар әзерләү буенча заманча производство төзелә, аңа лонжероннар әзерләүнең автомат линиясе, лонжерон һәм рам детальләрен буяу линиясе, шулай ук рам җыю конвейеры өч төп линия керә»... Читать дальше...
Заявка Нурлатского района в конкурсном отборе "Моя дорога" принята и уже доступна для голосования.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). «Смена»ның Кышкы китап фестивале кысаларында ТР Милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган көндәлек һәм истәлекләрне уку, тәрҗемә итү һәм цифрлаштыру буенча лабораторияләр сериясен башлап җибәрә. Фестиваль кунаклары беренче тапкыр лабораториядә катнаша һәм гарәп графикасында тарихи чыганаклар белән эшләү күнекмәләрен үзләштерә алачак. Катнашучылар түбәндәге чыганакларны классификацияләргә, тәрҗемә итәргә һәм бастыруга әзерләргә тиеш... Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды янәдән мохтаҗлар өчен ачык һавада хәйрия ашлары уздыруны башлап җибәрде. Бушлай кайнар ризык порцияләре бүгеннән башлап һәм һәр изге җомга көнендә 10.30да гадәттәгечә Казанның Борһан Шаһиди урамындагы скверда (Борһан Шаһиди урамы, 26) таратылачак. Мохтаҗларга салат, кайнар беренче һәм икенче аш, ипи, чәй тәкъдим ителә. Бүген “Зәкят” фонды хезмәткәрләре бер сәгать дәвамында илледән артык мохтаҗ һәм сукбай кешене ашатты. Читать дальше...
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Арчадагы «Казан арты» музеенда Татарстаннын халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә. Әлеге чарага Казаннан әдипнең кызы, галимә, тәрҗемәче, язучы-прозаик, Татарстан Фәннәр академиясенең фәнни оештыру бүлеге мөдире Гәүһәр Хәсәнова-Мәһдиева белән язучы-прозаик, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев кайтты.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Уку елы башыннан Татарстанда 61 студентта, 66 укучыда һәм 123 укытучыда яңа коронавирус инфекциясен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «66 укучы, 61 студент һәм 123 педагог авырып китте. Гомуми санда бу белем бирү оешмаларында 250 чыганак», - диде спикер. Бүгенге көндә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе хезмәткәрләре 215 чыганакны япкан инде. Читать дальше...