Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 13.12.2020

Айдар Хафиз вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафиз вафат. Мәгълүматны Камал театры раслады. Айдар Хафиз хастаханәдә реанимациядә ята иде. Бүген йөрәге тибүдән туктаган. Күренекле актерга 77 яшь иде. Айдар Ха­фи­зов 1943 ел­ның 20 ма­ен­да Татарстанның Пит­рәч ра­йо­ны Күн авы­лын­да туа. 1970 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый. Камал театрында эшли башлый, соңрак төр­ле урын­нар­да: 1971-1974 ел­лар­да... Читать дальше...

Уфада рәссам-скульптор Ләлә Галиева вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Уфада декоратив-гамәли сәнгать рәссамы Ләлә Галиева 59 яшендә вафат булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Башкортстан Рәссамнар берлегенә сылтама белән хәбәр итә. Ләлә Галиеваның реанимациядә йөрәге тибүдән туктаган, ул коронавирус инфекциясеннән вафат булган дип фаразлана. Ләлә Галиева 1961 елда Уфада туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын (М.А.Назаров остаханәсе) тәмамлаган. Рәссам, керамист, скульптор һәм график. 1993 елдан Россия һәм Башкортстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Читать дальше...

Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булуның өч очрагы расланды», - дип белдерделәр министрлыкта. Коронавирус инфекциясеннән 1938 һәм 1939 елгы хатын-кызлар, шулай ук 1948 елгы ир-ат вафат булган. Ведомствода чирнең ничек узуына бәйле нечкәлекләрне атамадылар. Шулай да үлемнең сәбәбе патологоанатомик... Читать дальше...

Татарстанда ПЦР-тестларның 71 857 нәтиҗәсе Дәүләт хезмәтләре порталына кертелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда май аеннан башлап ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча бердәм лаборатор мәгълүмат системасы гамәлгә кертелә. Хәзерге вакытта аның беренче этабы уза. Бүген бердәм лаборатор мәгълүмат системасы республиканың 29 зур медицина учреждениесендә эшли. Шулай ук яңа коронавирус инфекциясенә тест нәтиҗәләрен алу һәм юнәлеш булдыруда аерым модуль буларак Татарстанның барлык поликлиникалары һәм хастаханәләрендә эшли. Читать дальше...

Саратов мөфтияте каршындагы «Зәйд бин Сабит» Коръән үзәге туры эфирда дәресләр үткәрә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зәйд бин Сабит» Коръән үзәге туры эфирда дәресләр үткәрә, анда Изге Китаптагы аятьләргә тәҗвид кагыйдәләре буенча җентекле аңлатма бирелә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә. Дәресләр туры эфирлар форматында Instagram социаль челтәрендә уза. Рамазан аенда башланган дәресләрдә Коръән текстының бер бите җентекләп тикшерелә. Бу – теләгән һәркем өчен Изге Китапны уку күнекмәләрен яхшыртуда уникаль мөмкинлек. Читать дальше...

Татар сценографиясенә багышланган китап театраль әдәбият премиясенә дәгъва итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рауза Солтанованың татар театры сценографиясенә тарихына багышланган китабы «Театр романы» премиясе номинантларының «Кыска исемлегенә» үткән. Исемлек Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музее сайтына урнаштырылган. Театр турындагы әдәбиятка бирелә торган «Театр романы» премиясе конкурсын Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музее оештыра. Быел финалга чыккан ун китап арасында сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанованың «Сценография татарского театра... Читать дальше...

Татарстан юлларында бер тәүлек эчендә ике хатын-кыз машина астында калып һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан юлларында бер тәүлек эчендә ике хатын-кыз машина астында калып һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. М7 «Волга» трассасының 813нче чакрымында Уфага таба хәрәкәт иткән «ДАФ» йөк автомобиленең йөртүчесе көйләнмәгән җәяүлеләр кичүе буйлап юл аркылы чыгып барган 64 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Шуннан соң йөк машинасы сул як полоса буйлап шул ук юнәлештә хәрәкәт иткән «Рено Меган» автомобиленә ышкылып узган. Читать дальше...



Кукмарада капиталь ремонттан соң муниципаль архив ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 13 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Ризилә Корбанова). Кукмара муниципаль архивының төзекләндерелгән бинасын ачу тантанасы булды. Бина «Татарстан Республикасы муниципаль архивларын капиталь ремонтлау программасы» кысаларында «Стройком Плюс» оешмасы тарафыннан төзекләндерелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, район архивының җитәкчесе Гөлнара Касыймова һәм башкалар катнашты. Читать дальше...

Бөгелмә кызы «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 13 декабрь, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Икътисад фәннәре кандидаты, IV чакырылыш Бөгелмә шәһәр Советы депутаты Гүзәл Мөдәрис кызы Рәхимова «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Гүзәл Мөдәрис кызы икътисади структураларны формалаштыру процессларында яңа технологияләр өлкәсендә, икътисадның инновацион үсешен өйрәнү, икътисади процессның цикликлыгы һәм кече шәһәрләр яшьләрен эшкә урнаштыру проблемалары буенча фәнни-тикшеренү эшен алып бара. Читать дальше...

Алабуга мөхтәсибәте янгын нәтиҗәсендә торакларын югалтучыларга ярдәм итүне сорый

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 13 декабрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуга мөхтәсибәте, «Алабуга» хәйрия фонды белән берлектә, йортлары янучыларга ярдәм итү буенча акча җыю игълан итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 2020 елның 9 декабрендә Мәскәү урамындагы 151 йорт адресы буенча урнашкан торак тулысынча янып бетә. Кешеләр бары тик эчке киемнәрдә генә котыла ала. Алар бер мизгелдә түбәсез, киемсез һәм акчасыз кала. Барлык битараф булмаган кешеләргә чит бәлагә битараф калмаска һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итү турында мөрәҗәгать итәбез. Читать дальше...

Нурлат китапханәсе Туган телләр елы эстафетасын кабул итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Нурлат шәһәре китапханәсе каршында бизәлгән этнографик чыршылар куелган. Нурлат та Туган телләр елы эстафетасын кабул итте. Бу турыда «Дружба» газетасы кабул итә. Китапханә директоры Роза Липатова сүзләренчә, чыршылар Нурлат районының төп халык — татар, рус һәм чувашларның милли бизәкләре белән бизәлгән. «Алар Нурлатның милли бердәмлеген символлаштыра», — диде ул. Яңа елны бәйрәм итүгә мондый әзерлек дуслык һәм халыклар бердәмлеге турында искәртә. Коронавирус... Читать дальше...

Зәйдә «Безгә тынычлыкны сакларга васыять ителгән» фестивалендә җиңүчеләр бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Зәй, 13 декабрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары» , Ләйлә Мостафина). Зәйдә «Безгә тынычлыкны сакларга васыять ителгән» фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Җиңүчеләргә дипломнарны район башлыгы Разиф Кәримов Яңа ел чыршысын ачу тантанасында тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. ТАССРның 100 еллыгын һәм Зәй муниципаль районында Хәтер һәм Дан елын бәйрәм итү кысаларында «Безгә тынычлыкны сакларга васыять ителгән» дигән шәһәр һәм район фестивале узды. Билгеле эпидемиологик вазгыять аркасында... Читать дальше...

Чүпрәле районында Яңа ел чаралары башланды

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 13 декабрь, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). 11 декабрьдә, үзәк мәйдандагы «Чүпрәле» паркында булачак яңа ел тантаналарына, шулай ук «Игелекле эшләр» марафонына старт бирелде. Яңа ел чаралары башлану турында рәсми рәвештә игълан итәргә Кыш Бабай һәм Кар кызы, шулай ук район мәдәният йорты халык театрының персонажлары килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бәйрәм итәргә килүчеләр шактый иде.  Чүпрәлеләрне концерт номерлары, күңел ачу, бию, шулай ук ачык шугалакта конкурс — уен программасы көтте. Читать дальше...

"Башкортстан Конституциясенә татар теле статусын кайтарырга кирәк"

Azatliq.org 

12 декабрь Уфада Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Башкортстан Конституциясендә татар теле статусыннан алып киләсе елда узачак җанисәпкә кадәр мәсьәләләр тикшерелде. Чарадан безнең репортаж.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *