Казан боралак заводы һәм "Туполев" акционерлык җәмгыяте АКШ чикләүләре исемлегенә эләкте
АКШ Русия саклану өлкәсенә караган тагын 45 ширкәткә чикләүләр кертте.
АКШ Русия саклану өлкәсенә караган тагын 45 ширкәткә чикләүләр кертте.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанлылар 2020 елның төп вакыйгаларын атадылар. Сораштыру эш эзләү буенча сервис SuperJob үткәрде. Тикшеренү нәтиҗәләре «Татар-информ» карамагында бар. Казанда яшәүчеләрдән яңа коронавирус инфекциясеннән, үз-үзеңне изоляцияләү һәм чикләүләрдән тыш, 2020 нче ел тагын нәрсә белән истә калды, дип җавап бирүләрен сорадылар. «Казанда яшәүчеләр елның төп вакыйгасы дип ешрак Татарстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган чараларны атады (23%)», - дип билгеләп үтелде тикшеренүдә. Читать дальше...
Уважаемые ветераны и работники энергетической отрасли! Примите самые искренние поздравления с профессиональным праздником!
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда көнчелектән көндәшенең машинасына ут төрткән ир-атны шартлы рәвештә хөкем иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Судта ачыкланганча, 11 майга каршы төндә Чистайда яшәүче 43 яшьлек ир-ат исерек баштан танышының автомобиленә ут төрткән. Аны бу адымга хатыныннан көнләшүе этәргән. Нәтиҗәдә, машина тулысынча янып беткән. Зыянның күләме 437 мең сум тәшкил иткән. Ир-атны «Ут төртү ярдәмендә... Читать дальше...
Коронавирус пандемиясе сәбәпле американнарга һәм ширкәтләргә 900 миллиард долларлык ярдәм күздә тотыла
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Яңа типтагы коронавирус биш-җиде елдан соң тагын да йогышлырак авыруга әверелергә, әмма өзлегүләр азрак күзәтелергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаковка сылтама белән хәбәр итә. Шунысын да искәртик: Бөекбританиядә SARS-CoV-2 мутациясен ачыклаганнар. Ул бик зур тизлек белән тарала һәм гадәти вируска караганда күпкә йогышлырак. Йогышлы авырулар табибы билгеләп үткәнчә, коронавирус мутацияләре геномның үзгәрүе җәһәтеннән... Читать дальше...
Татарстанцы могут позвонить на телефон горячей линии с 21 декабря по 10 января и сообщить о нарушениях.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Россия Бөекбританиягә очуны туктатачак. Карар 22 декабрьдә төнлә үз көченә керде. Бу хакта коронавирус белән көрәш буенча федераль оперштабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Һава юллары бер атнага туктатылачак. Чара илдә санитар-эпидемиологик хәлнең начараюы аркасында кабул ителде. Элегрәк Британия Сәламәтлек саклау министрлыгы Англиянең көньяк-көнчыгышында Covid-19ның мутациясе табылуы турында хәбәр иткән иде. Бу вакыт эчендә ил белән 30дан артык дәүләт транспорт элемтәсен туктатты. Читать дальше...
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «Чана-шоу» креатив чаналар фестивале булды. Фестивальгә шәһәрдә яшәүчеләр җыелды. Бу турыда Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Фестивальдә «Җәмигъ» Үзәк мәчете командасы җиңде, алар хәрби самолет кебек чана ясаган. Мәчет командасы ел башында Мамадышның SUNNYФЕСТ фестивалендә катнашкан иде. Анда алар узып баручы ел лидеры булып танылды. Түбән Камада фестивальне Яшьләр эшләре идарәсе һәм Мәдәният» вейк-паркы оештырды.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Казанда өч бала сөрем газы белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә кичке уннар тирәсендә Годовиков урамындагы 14нче номерлы йортның бер фатирында балалар угар газы белән агуланган, дигән хәбәр килде. Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм медиклары 6, 12 һәм 16 яшьлек кыз балаларны республика клиник хастаханәсенә алып килә. Балаларга «җиңел авырлыктагы угар газы белән агулану» диагнозы куелды. Читать дальше...
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», « Шәһри Казан »). ТР буенча Роспотребнадзор коронавирус белән авыручылар саны артуын яңа ел алды мәшәкате белән бәйләде. Санитар табиблар сәүдә үзәкләрендә йөргәнда организмны төп яклау чаралары: битлек (маска) кию, социаль дистанцияне саклау һәм антисептиклар куллану дип кат-кат искә төшерә. ТР Баш дәүләт санитар табиб урынбасары Любовь Авдонина мәгълүматлары буенча, уку елы башыннан республикада 80 укучы, 71 студент һәм 134 педагог СОVID-19 белән чирләгән. Читать дальше...
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Яңа елдан соң коронавирус инфекциясенә каршы прививканы 60 яшьтә булган кешеләргә дә ясый башлаячаклар. Бу хакта Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән «Известия» хәбәр итә. 2021 ел башында «Спутник V» препаратының теркәү таныклыгына «аны 18 яшьтән алып һәм яшьне чикләмичә кулланырга» рөхсәт ителә дип, үзгәреш кертәчәкләр», — дип белдерде белгеч.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 31 декабрьнең эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак, әмма аны ял көне дә итәргә мөмкин. Бу хакта Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «2020 нче елда 31 нче декабрь пәнҗешәмбегә туры килә һәм эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне булып тора, шуңа бәйле рәвештә аның озынлыгы бер сәгатькә кими», — дип искә төшерде ведомство җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец. Шул ук вакытта 31 декабрь көнне хезмәткәрләр өчен өстәмә ял да бирелергә мөмкин. Читать дальше...
В связи с проведением работ по очистке города от снега сегодня, 22 декабря, с 7.00 до 9.00 будет перекрыто движение транспорта на перекрёстке улиц Салимжанова и Нурлатская.
(Чаллы, 22 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда 180 гаилә фатирлы булды. Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды ярдәме белән Чаллыда социаль ипотека программасы буенча 63/23 йорты файдалануга тапшырылды. Бу турыда Чаллы шәһәренең рәсми сайтында хәбәр ителә. Яңа фатир алучы шәһәрдәшләрнең шатлыгын уртаклашырга шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов һәм Татарстан яшьләр... Читать дальше...
(Әлмәт, 22 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәт «Форпост» үзәге 2020 ел нәтиҗәләре буенча 100 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләр категориясендә Татарстанда беренче урынны алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Республикада «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау үзәкләре арасында конкурс узган.
(Чүпрәле, 22 декабрь, «Татар-информ», « Туган як », Резидә Җамалетдинова). Чүпрәледә өч яклы килешүгә имза куелды. Тантаналы чарада район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре һәм профсоюз активы катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Татарстан Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты, Татарстан Чүпрәле муниципаль районы профсоюз оешмалары координацион советы һәм Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы эш бирүчеләре арасында 2021-2023 елларга социаль партнерлык... Читать дальше...
(Лениногорск, 22 декабрь, «Татар-информ», «Замана сулышы» ). Лениногорскида тиздән яңа балалар поликлиникасы эшли башлаячак. Бүгенге вакытта анда ремонт бара. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Яңа балалар поликлиникасында барган ремонт эшләре һәм биредә күрсәтеләчәк хезмәтләр белән якыннанрак таныштыру өчен Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров яшь әниләр белән очрашты. Балалар поликлиникасының яңа урыны эллеккеге хатын-кызлар консультациясе бинасында, бала тудыру йорты артында урнашкан. Читать дальше...
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). 21 декабрьдә Камал театрында Шамил Закиров исемендәге XX «Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Гран-прига Актаныш районының Киров авылы халык театры лаек булды. Коллективка 1 миллион сум бүләк ителде. Бәйгедә тагын бер гран-при иясе билгеләнде. Башкортстан Республикасы Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылының «Эстәрле» халык театрына 500 мең сум бүләк иттеләр. «Театр сәнгате безне бернәрсәгә дә карамыйча җыя. Читать дальше...
Быел Татарстан бюджетына 48 миллиард сумга кимрәк акча кергән. Икътисад белгече Наталья Зубаревич республика бюджеты ишелеп төште ди. Мәскәү төбәкләрне кыйммәтле кредитлар алырга мәҗбүр итәчәк, бюджет федерализмына өметләнәсе юк ди белгеч.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 18 декабрьдә республика конкурслары финалистларын бүләкләү булды, алар арасында түбәнкамалылар да бар. «Волонтерлыкны оештыручы» номинациясендә Түбән Кама волонтерлык үзәге һәм 35нче лицей лауреат булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Татарстан башкаласында 15 — 18 декабрь көннәрендә республика волонтерларының йомгаклау форумы узды. Форумда «Добрый Татарстан» һәм «Добрый край — Игелек җире» республика бәйгеләре финалистлары катнашты. Читать дальше...