Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 29.12.2020

Гыйнварда Казаннан Воронежга яңа авиарейс ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). 26 гыйнварда Казаннан Воронежга яңа авиарейс ачылачак. Туры рейслар атнага ике тапкыр — сишәмбе һәм шимбә башкарылачак. Бу турыда «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Сишәмбе самолет Казаннан 19.25 сәгатьтә кузгала һәм 21.05 сәгатьтә Воронеж аэропортында булачак. Воронеждан кире рейс 22.05 сәгатькә билгеләнгән, самолет Татарстан башкаласына 23.05 сәгатьтә төшәчәк. Шимбә Казаннан рейс 16.50 сәгатькә планлаштырылган, 18.35 сәгатьтә Воронежда булачак. Читать дальше...

Яңа боерык: бер табибка 35 авыру, КТ авыр хәлдәгеләр өчен генә

Azatliq.org 

Яңа кагыйдәләргә ярашлы, авыру билгеләре булмаганнарга коронавируска тест ясалмаячак, компьютер томографиясе дә авыр хәлләрдәгеләр өчен генә булачак. Бу һәм башка үзгәрешләргә белгечләр бәя бирде.

Чаллыда яшәүче ир-ат мәчеттән 200 мең сум акча урлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда яшәүче ир-ат, икенче бер урлау очрагы өчен зыянны капларга барганда, мәчеттән 200 мең сум акча чәлдергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Автокалада гомер итүче 40 яшьлек ир-ат, полициягә мөрәҗәгать итеп, мәчеттә курткасыннан 200 мең акча югалуы хакында сөйләгән. Полицейскийлар каракның бик тиз эзенә төшкән. Ул Автокалада яшәүче моңарчы хөкем ителгән 46 яшьлек ир-ат булып чыккан. Ир-ат ул көнне икенче бер... Читать дальше...

Соңгы елларда Казанда зәмһәрир салкыннар һәм көчле бураннар дүрт тапкыр кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы елларда Казанда зәмһәрир салкыннар һәм көчле бураннар дүрт тапкыр кимегән. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде. «Климат үзгәрә, интенсив җылыну бара. Соңгы өч ел метеокүзәтүләр тарихында планетада иң җылысы. „Ла-Нинья“ күренеше булмаса, әле бу елда рекорд та куелган булыр иде», — диде Юрий Переведенцев. Эль-Ниньо һәм Ла Нинья ... Читать дальше...

Тимур Әүһәдиев: Узган яллардагы явым-төшемнәр безне нормага якынайтты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган шимбә-якшәмбедә яуган кар күпмедер күләмдә нормага якынайткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев әйтте. «Бу арада „кар аз“ дип сөйләштеләр. Былтыргы кебек аз булмаса да, бераз борчылу бар иде. Норма буенча кар катламы 23-24 см булырга тиеш, хәзер ул 18 см тәшкил итә. Узган шимбәдә 11 см кар ятты, якшәмбе тагын 4 см өстәлде. Читать дальше...

Белгечләр Төркиягә бару өчен белешмә кирәклеге турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Авиакомпанияләр һәм туроператорлар Төркиягә очу өчен коронавируска тестның тискәре нәтиҗәләре турында белешмә реквизитларына ачыклык кертте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Белгечләр мәгълүматы буенча, 30 декабрьдән Төркиягә очу өчен ковид анализының тискәре нәтиҗәсе турындагы белешмә инглиз телендә, мөһер сугылган һәм аңа табиб имзасы куелган булырга тиеш. Тест ПЦР ысулы белән алынган булырга тиеш, кандагы антитәнчекләргә анализ һәм антигенга эксперсс-тест туры килми. Читать дальше...

Рафис Хабибуллин: Боз нык, ләкин автотранспорт белән боз өстендә йөрү тыела

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Тотрыклы салкыннар урнашу сәбәпле, Татарстан сулыкларында боз ныгыган, курыкмыйча балык тотарга була. Шул ук вакытта, боз кичү урыннарыннан кала, автотранспорт белән сулыклар өстенә чыгу тыела. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде. «Кыш көне балык тоту — халкыбызның яраткан шөгыле. Озын ялларда боз өстенә балыкчыларның күпләп чыгуы көтелә. Читать дальше...



Песошинга 2020 елда «Татспиртпром» эшенең беренчел нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татспиртпром» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде. Анда 2020 елгы эшчәнлекнең беренчел нәтиҗәләре әйтелде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Утырыш барышында предприятиенең 9 ае һәм 2020 елның беренчел нәтиҗәләре, 2021 елга керем һәм чыгымнар бюджеты расланды», диелә хәбәрдә. Очрашуда катнашучылар шулай ук капиталь төзелеш планнары, җитештерү программасы һәм компания производстволарын... Читать дальше...

Сәламәтлеге һава басымына бәйле кешеләр өчен 2020 ел иң кулае булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сәламәтлеге, кәефе һава басымына бәйле кешеләр өчен 2020 ел иң кулае булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев сөйләде. «Метеорологиягә бәйле кешеләр өчен һава басымы тәүлегенә 8 гектапаскальдан артыгракка үзгәрсә — начар. Бу елга хас позитив күренеш: 2008 елдан башлап бу ел һава басымы кисәк үзгәреше ягыннан иң уңышлысы булган дип нәтиҗә ясарга була»... Читать дальше...

«Татмедиа» галереясендә «Татарстан» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татарстан» журналына 100 ел тулу уңаеннан «Татмедиа» бинасының беренче катындагы галереяда басманың тарихына багышланган фотокүргәзмә ачылды.  «Журнал — Республиканың яшьтәше. „Татарстан“ журналында республиканың гасырлык тарихы чагыла. Тулаем алганда, ул һәр дәвердәге халәтне чагылдырды. Эшчәнлеге дәверендә журнал тарих таләпләренә туры килеп, үзгәрде, ул тугыз тапкыр исемен үзгәртте», — дип сөйләде Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр... Читать дальше...

Быел явым-төшемсез чор ике атнадан да артыкка сузылганы булмаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев әйтүенчә, быел явым-төшемсез чор ике атнадан да артыкка сузылганы булмаган. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында сөйләде. «Явым-төшемсез озакка сузылган чорлар булмады. Быел явым-төшемнәр расписание буенча булды. Бу авыл хуҗалыгы өчен аеруча әһәмияткә ия», — диде Тимур Әүһәдиев. Ул 30 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр явым-төшем булмаганын, ә ел дәвамында бүтән андый очраклар булмаганын әйтте. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов аквапаркта булырга хыялланган 8 яшьлек Радмирның теләген үтәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 яшьлек Радмир Шәкүровның теләген үтәде. Малай «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, бер көнен «Ривьера» аквапаркында үткәрергә хыялланган. Шунысын да искәртик: Татарстан Президенты узган атнада Мәскәүдә РФ Дәүләт Советы Комиссиясе утырышында «Теләкләр чыршысы»ннан открытка алды. Ул Радмир Шәкүровка шалтыратып, ничек укуы белән кызыксынды, сәламәтлеге хакында белеште һәм малайны 28 декабрьдә Казандагы бер кунакханәдә көтәчәкләрен әйтте. Читать дальше...

Себер татарларына багышланган күргәзмәне бер ай эчендә 5 меңгә якын кеше караган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеендагы «Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» күргәзмәсендә бер ай эчендә 5 меңгә якын кеше булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан Кремле музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев хәбәр итте. «20 ноябрьдән бүгенге көнгә кадәр „Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр“ күргәзмәсен 5 меңләп кеше карады. Казаннан гына түгел, республикабызның төрле районнарыннан, Россия төбәкләреннән дә киләләр. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Бизнес-бергәлек коронавируска каршы көрәштә бушлай ярдәм итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстанның эшкуарлар бергәлеге читтә калмады һәм коронавирус пандемиясенә каршы көрәштә бушлай ярдәм күрсәтте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында оештырылган, үтеп баручы елга нәтиҗәләр ясауга багышланган бизнес-иртәнге ашта шундый фикерен белдерде. «Коронавирус проблемасына беркем дә битараф калмады, эшкуарлар бик актив булды һәм бушлай ярдәм кулы сузды», - дип искәртте парламент башлыгы. Мөхәммәтшин... Читать дальше...

КФУ професоры Яңа ел төнендә һава торышы нинди булачагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 31 декабрь-1 гыйнвар көннәрендә Казанда уртача -8,-9 градус салкынлык көтелә. Бу хакта «Татар-информ»агентлыгында матбугат конференциясендә КФУ профессоры Юрий Переведенцев сөйләде. «Һава температурасы күтәрелә, басым кими, бераз гына явым-төшем булырга мөмкин. Һава температурасы норма тирәсендә булачак», — диде профессор. Ул соңгы йөз еллыкта иң салкын Яңа ел төне 1978 елда булганын искәртте. «1979 елны каршы алганда Казанда 44 градус салкын... Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 100 яңа очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 82 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (35 кеше) аралыгында ачыкланган. Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (60 очрак) әйдәп бара. Читать дальше...

Камил Фәйзрахманов Курган зиратына җирләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Венера Ганиеваның ире, танылган тавыш режиссеры Камил Фәйзрахманов Курган зират комплексында җирләнә. Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату мәрасиме Мәрҗани мәчете ишегалдында булды. Мәрхүм белән хушлашу сүзләрен ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, гаилә дусты, танылган артист Равил Шәрәфиев әйтте. Татарстанның... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан - яңа гасыр» хәрәкәте эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Казанда «Татарстан – яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең 2020 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәрәкәт вәкилләрен республиканың сәяси тормышында активрак катнашырга чакырды. Мөхәммәтшин үз чыгышының башында коронавирус пандемиясе аркасында узып баручы елның гадиләрдән булмавын билгеләп үтте. Ул сәяси тормышның РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга еллык Юлламасы белән башланып китүен искәртте. Юлламада... Читать дальше...

Биектау районында котыру авыруына каршы карантин кертелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Биектау районының аерым территориясендә котыру авыруына каршы карантин кертелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалаган. «Татарстан Республикасы Биектау районы Биектау тимер юл станциясе һәм Биектау авылының Таһир Биккинеев урамы территориясендә хайваннарда котыру авыруына бәйле вазгыятьнең имин булмавы аркасында карантин кертергә», - диелә документта. Документта күрсәтелгән территорияләрдә йорт хайваннары белән сату итәргә, аларны читкә чыгарырга ярамый. Читать дальше...

Җәмәгатьчелек Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озатырга җыелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Мәрҗани мәчетендә Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату мәрасиме өйлә намазыннан соң башланачак. Күренекле тавыш операторын озатырга халык күп җыелган. Биредә Казан мәдәният институты хезмәткәрләре, татар эстрадасы артистлары бар. Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Венера Ганиеваның ире, танылган тавыш режиссеры Камил Фәйзрахманов кичә вафат булды . Камил Фәйзрахмановка 62 яшь иде.

Татарстанда янгыннар саны кимесә дә, үлүчеләр узган елдагыдан 16 кешегә күбрәк булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда быел янгыннар саны 1,8 процентка кимесә дә, аларда үлүчеләр саны 16 кешегә артып, 160ка җиткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте. Соңгы биш елга күз салсак, янгыннар саны 18 процентка, ә аларда һәлак булучылар 22 процентка кимегән. Дүрт ел буе кимеп барган динамиканы быелгы вазгыять кенә үзгәртте. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *