Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2022

Новости за 31.12.2022

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров балаларның Яңа ел теләкләрен чынга ашырды

Tatar-inform.tatar 

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Яңа Ишле авылыннан Аяз Габидуллинның, Иске Чүпрәледән Юлия, Николай һәм Владимир Савлюковларның Яңа ел теләкләрен чынга ашырды.

Читать дальше...

Фирдүс Гыймалтдинов «Татар-информ» турында: Милли тематика кызыклы яктыртыла

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ» 2022 елның икенче һәм өченче кварталларында «Медиалогия» версиясе буенча Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң күп сылтама ясалган басмалар рейтингы лидеры булды. Ягъни агентлык беренчелекне ярты ел дәвамында саклый.

Читать дальше...

«Зәкят» хәйрия фонды Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга генератор тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга генератор тапшырды. Әлеге җиһаз 2022нче елның декабрь башында Татарстан мөфтиятенә мобилизацияләнгән солдатның әнисеннән килгән хатка җавап итеп җибәрелде, анда ул генератор сатып алуда ярдәм сораган иде.

Читать дальше...



Саратов мөселманнары ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап футбол турниры уздырган

Tatar-inform.tatar 

Саратов өлкәсен Энгельс шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган футбол турниры булып узды, дип хәбәр итә Саратов дәүләт телерадиокомпаниясе.

Читать дальше...

Мишустин мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен бердәм пособие билгеләүгә ачыклык кертте

Tatar-inform.tatar 

Премьер-министр Михаил Мишустин мобилизациягә алынган кешеләрнең гаиләләрендәге балаларга ай саен түләнә торган бердәм пособие билгеләү кагыйдәләрен төгәлләштерде. «Российская газета» шул турыда яза.

Читать дальше...

Белгеч Яңа ел чыршысының ни өчен куркыныч булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Чыршының янып торган гирляндалары, әгәр аларны озак вакытка эшләтеп калдырсаң, янгын чыгарырга мөмкин, дип хәбәр итте «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Роскачество җитәкчесе урынбасары Ольга Шанаева. «РИА Новости» шул турыда яза.

Читать дальше...

Татарстанда татарлар саны арткан, процент нисбәтендә кимегән – җанисәп нәтиҗәләре

Tatar-inform.tatar 

Росстат җанисәп мәгълүматларын чыгарды. 2010 ел белән чагыштырганда, 2020 елгы (чынлыкта 2021 елда үткәрелде) халык санын алуда Татарстанда татарлар саны 78 604 кешегә арткан. 2010 елда 2 012 571 булса, ун соңгы җанисәптә 2 091 175 кеше үзенең милләтен татар дип күрсәткән.

Читать дальше...

Төркиядә Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре төрек телендә чыкты

Tatar-inform.tatar 

Төркиядә Евразия Язучылар берлегенең «Бәнгү» китап нәшрияты Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең төрекчәгә тәрҗемәсен җыентык итеп чыгарды. Ул «Галимҗан Ибраһимов. Сайланма әсәрләр» дип атала.

Читать дальше...

Мәскәү аэропортларында 42 рейс тоткарланган

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүнең «Внуково», «Домодедово» һәм «Шереметьево» аэропортларында шимбә иртәсендәге һава торышы аркасында ким дигәндә 42 рейс тоткарланган һәм 61 рейс башкарылмый. «Яндекс. Расписание» сервисы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Читать дальше...

«Миллиард.Татар» проекты «Ел татары»н бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

2022 елга йомгак ясап, «Миллиард.Татар» бу катлаулы елда татарлар тормышына мөһим өлеш керткән берничә төп шәхесне билгеләп үтәргә булды. Кичә дүрт номинациядә «Ел татары» премиясен тапшыру тантанасы узды.

Читать дальше...

Татарстан юлында алдагы машинаны узарга чыккан автомобиль юл билгесенә бәрелгән

Tatar-inform.tatar 

Бүген иртән республиканың Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәте булган. М5 трассасының 1256нчы чакрымында Dodge машинасын йөртүче алдагы автомобильне узарга чыккан һәм юл билгесенә бәрелгән. Шуннан соң машина трассадан кырыйга төшеп киткән.

Читать дальше...

Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановны Яңа ел белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Узып баручы ел җитди сынау чоры булды. Ул теләсә кайсы куркынычларга һәм авырлыкларга безнең бергәләп каршы тора алуыбызны күрсәтте. Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Яңа ел уңаеннан юллаган котлавында шундый сүзләр җиткерде.

Читать дальше...

Илшат Әминов «Татар-информ» турында: Бик җитди үзгәрешләр кертелде

Tatar-inform.tatar 

2022 елда «Татар-информ» ресурсларының уникаль кулланучылар саны 18 миллион кешегә җитте. tatar-inform.ru – мәгълүмат агентлыгы сайтының иң күп аудиториясе – 15 миллион кулланучы. Бер елда укучылар саны 38 процентка күбәйгән. Шул ук вакытта карау саны 30 миллионнан артып китте.

Читать дальше...

Медиа: Татарстанның Конституция мәхкәмәсе рәисен Болгар академиясенә ректор итеп куярга мөмкиннәр

Azatliq.org 

Бүген - 31 декабрьдә Фәрхәт Хөснетдинов Татарстанның конституция мәхкәмәсе рәисе вазифасында соңгы көнен эшли, 1 гыйнвардан, федераль канун таләбе белән конституция мәхкәмәсе бетереләчәк.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *